Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Арчада 87 яшьлек Гөлара Сөләйманова авылда күпер төзелешенә 100 мең сум биргән

Бүген Арча район Мәдәният йортында “Арча батырларын данлый” дип исемләнгән алдынгылар слетында 87 яшьлек Гөлара апа Сөләйманова «Ел хәйриячесе» республикакүләм конкурсның «Физик затлар» номинациясендә бүләкләнде. Ул туган авылында күпер төзелешенә 100 мең сум акча биргән.

Өлкән яшьтә булуына да карамастан туган авылының бүгенге көненә битараф түгел ул, авылның яшәеше өчен җан атып яши. Утар-Аты авылы халкын җәяүлеләр өчен яңа күпер төзү мәсьәләсе борчыган. Гөлара апа да читтә калмаган, төзелеш эшләре өчен 100 мең сум акчасын биргән. Авылда яңа күпер тиз арада сафка баскан.

 

Алдынгылар слетында Гөлара Сөләйманованы Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев бүләкләде. “Гөлара апаның мондый күркәм гамәле соклану һәм горурлык хисе уята. Нәкъ менә шундый кешеләр кешелеклелек һәм игелеклелек үрнәге булып торалар”, – диде ул.

  • Бүгенге бәйрәмдә хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирешеп эшләгән алдынгылар бүләкләнде, дип язган идек.

 

Ләйлә Хәкимова

"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев