Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Апуш» татар театр студиясе казанлыларга «Әбүгалисина» мюзиклын тәкъдим итә

Тамашада «Чулпан» мәдәни үзәгендә шөгыльләнүче 23 бала катнаша.

Иртәгә, 18 нче гыйнварда, Казанның «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Апуш» балалар татар театр студиясе танылган мәгърифәтче, галим, педагог, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре буенча өченче спектакль – «Әбүгалисина» мюзиклын тәкъдим итәчәк. Бу – «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Апуш» театр студиясендә шөгыльләнүче балалар өчен беренче спектакль, анда 23 укучы катнашачак.

 

Мюзикл Әбүгалисина һәм Әбелхарис персонажлары тарихын сөйли, алар ел дәвамында мәгарәдә бикләнеп белем алалар. Әбүгалисина гади халык вәкиленә – хәлвәфрүшкә ярдәм итә. Әбелхәрис, киресенчә, үз мәнфәгатьләре турында гына кайгырта, патшага хезмәт итә, белемен бары тик начар ниятләрне тормышка ашыру өчен генә куллана, яхшылыкка каршы чыга.

Әлеге мюзикл өчен композитор Зөлфәт Вәлиуллин музыка язды, җырларга шигырьләрне шагыйрә Гөлүсә Батталова иҗат итте. Инсценировка авторы – Айгөл Әхмәтгалиева. Сценограф, спектакльнең рәссамы – Анна Новикова. Премьера өчен яңа костюмнар тегелде.

Балаларны чыгышка Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актеры, ТРның атказанган артисты, актерлык осталыгы буенча педагог Алмаз Сабирҗанов, Казан театр училищесының вокал буенча педагогы Гөлнара Шәйхетдинова, бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, сәхнә хәрәкәте буенча педагог Миләүшә Гыйльметдинова әзерләде.

Спектакль 18:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле, дип хәбәр иттеләр шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне тормышка ашыру бүлегендә.

Исегезгә төшерәбез, Казан Мэры патронажы астында төзелгән «Апуш» студиясе хәзер шәһәрнең өч мәдәни үзәгендә – «Сәйдәш», «Чулпан» һәм Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында эшли. 90 га якын укучы бушлай актерлык осталыгы, сәхнә сөйләме, сәхнә хәрәкәте һәм вокал белән шөгыльләнә. «Әбүгалисина» мюзиклы студиянең зур сәхнәдә тәкъдим ителгән өченче спектакле булачак. Моңа кадәр актерлар казанлыларга «Апушның тылсымлы төшләре» һәм «Зоопарк-Әлифба» спектакльләрен күрсәтте.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев