Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

«Апуш» татар балалар театр студиясе үзенең беренче туган көнен билгеләп үтте

Тәрбияләнүчеләрне котларга «Сәйдәш» мәдәният үзәгенә 600 гә якын кеше килде.

«Апуш» татар балалар театр студиясенә бер ел булды. Аның хөрмәтенә 13 нче мартта «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә музыкаль-театральләштерелгән тамаша булды, анда 600 гә якын кеше җыелды.

Бәйрәм автор-башкаручы Илгиз Шәйхразыев һәм «Апуш» шәкертләре катнашында «Ә син әзерме?» җырыннан башланып китте. Балалар бөтен сәхнәне һәм залны тутырып, тамашачыны бер дулкынга көйләп куйды. 

«Һәрбер әйбернең вакыты булган кебек «Апуш» та туарга тиеш булгандыр. Ул югары көчләрнең фатыйхасыннандыр дип уйлыйм. Чөнки вакыты килеп җитмәсә, идеяне тормышка ашыру авыр. Ә монда Казан шәһәре Мэры Илсур Рәисовичның хуплавы булды, без аны Алия Фәйзрахманова һәм педагоглар ярдәмендә тормышка да ашыра башладык. Әлбәттә, бик сөенәбез, бу безнең горурлана торган зур эшебез. Шуңа күрә «Апуш»ның киләчәге бары тик якты булсын иде. Аңа зур өметләр баглыйбыз. Әти-әниләрдән дә шундый күп рәхмәт сүзләре ишетәбез, алар балаларының күбрәк татарча сөйләшә башлауларына үзләре дә сөенә. «Апуш»ка бик теләп, ашкынып йөриләр. «Кайчан яңа студияләр ачасыз?» дип сораучылар да бар, димәк, кызыксыну арта һәм без моңа бик шатбыз», – дип уртаклашты Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. 

Резеда Зәйниева сценарие буенча куелган музыкаль-театраль тамашаның алып баручылары балалар үзләре иде. Чара барышында шәкертләр 1 ел буе өйрәнгән осталыкларын һәм премьералардан өзекләр күрсәттеләр. Бәйрәмдә остазлар үзләре дә катнашты. Тамашачылар сәхнә теле, сәхнә хәрәкәте, вокал, актерлык осталыгы дәресләренең ничек узуын күрделәр. 

Шәһәрнең өч мәдәни үзәгендә – «Сәйдәш», «Чулпан» һәм Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында – атнага өч тапкыр 90 бала шөгыльләнә. Вокал, сәхнә хәрәкәте, актерлык осталыгы һәм сәхнә теленә аларны 11 профессиональ оста – театр актерлары өйрәтә. Бәйрәм кичәсендә аларга Казан Мэры Илсур Метшинның һәм шәһәр Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

«Шәкертләребезнең үсешен күреп шатланабыз! Хәтта сентябрьдә генә шөгыльләнә башлаган балалар да бик күп адым алга ясадылар. Киеренкелекләре бетте, сәхнәдән курку хисләре юкка чыкты, бары тик җаваплылык, җиңелчә дулкынлану гына калды. Барлык 3 төркем укучылары да бердәм уртак процессны аңлап, бер-берсенә ярдәмләшеп эшләргә өйрәнделәр», – дип сөйләде студия җитәкчесе Алия Фәйзрахманова. 

Бәйрәмдә студиядә шөгыльләнүче шәкертләрнең һәм остазларның фотоларыннан стендлар урнаштырылган иде. Вәгъдә ителгәнчә, тамашачылар арасында уен-викторина да оештырылды, бүләккә «Апуш» кепкасын уйнаттылар. Туган көн чарасы шагыйрә Гөлүсә Батталова сүзләренә композитор Зөлфәт Вәлиуллин иҗат иткән «Апуш» гимны премьерасы белән тәмамланды. 

Исегезгә төшерәбез, «Апуш» татар балалар театр студиясе Казан Мэриясе патронажы астында ачылды. Балалар дәресләргә бушлай йөри. Алар белән танылган артистлар шөгыльләнә. Балалар педагоглар белән бергә татар телендә спектакльләр әзерлиләр, мастер-классларда катнашалар.

 KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев