Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Апрель аенда Казан паркларында яңа гына эт тота башлаучылар өчен дәресләр сериясе үткәреләчәк

Катнашучылар хайваннарны дөрес социальләштерергә һәм дүрт аяклы дусларын аңларга өйрәнәчәкләр.

Апрель аенда Казан паркларында яңа гына эт тота башлаучылар өчен дәресләр узачак. Дәресләрне йорт хайваннарының үз-үзләрен тотышы буенча белгеч Полина Кучеева үткәрәчәк.

 

Ул дүрт аяклы дусларны дөрес социальләштерергә һәм аңларга өйрәтәчәк. Дәресләр хуҗа белән эт арасында эмоциональ бәйләнешне ныгытырга ярдәм итәчәк.

«Крылья Советов» паркында теләүчеләрне 7 нче апрельдә көтәчәкләр, ә бер атнадан соң, 14 нче апрельдә, Горки-Әмәт урманында да дәрес узачак. «Весна» торак комплексы янындагы паркта очрашу 21 нче апрельдә оештырыла. Салават Күпере торак районының җәмәгать киңлегендә белгеч белән 28 нче апрельдә аралашырга мөмкин булачак. Дәресләр 13:00 сәгатьтә йорт хайваннарын йөртү мәйданчыкларында башланачак.

Катнашу бушлай, әмма Полина Кучеевага язылырга кирәк. Дәресләргә карантин чорын узган, вакцинацияләнгән һәм паразитлары булмаган 3,5 айдан зуррак яшьтәге көчекләр кертелә, дип хәбәр итә шәһәрнең парклар һәм скверлар дирекциясе.

 

kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев