Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Республикада

Антип, Диас, Афдалия һәм Сальма. Бу атнада Казанда яңа туган сабыйларга кушылган сирәк исемнәр аталды

Әлеге чорда 410 бала дөньяга килгән

Узган атнада, 24-30 нчы июльдә, Татарстан башкаласында 410 бала туган: 205 малай һәм шул ук санда кызлар. Иң кечкенә авырлыктагы бала 550 грамм булган, иң зурысы – 5560 грамм.

 

Казанлылар үз балаларына Артем, Тимур, Арсений, Дмитрий, Роман, Михаил, Лев, Амелия, Ясминә, Милана, Әминә, Кира, Анна һәм Ева исемнәрен аеруча яратып кушканнар, Антип, Гәрәй, Ролан, Вильдан, Диас, Яромир, Ясения, Афдалия, Амилина, Яминә һәм Сальма кебек сирәк исемнәр дә бирелгән.

Узган атнада 377 никах теркәлгән, дип хәбәр итә Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның беренче яртыеллыгында Казанда 9,2 меңнән артык бала туган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,1% ка күбрәк. Яңа туган балалар арасында 4801 малай һәм 4399 кыз булган.

 

KZN.RU

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев