Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Республикада

8 Март алдыннан Татарстан мәктәпләрендә шалтыратуларны хатын-кызларга багышланган җырларга алмаштырдылар

Котлау «Кыңгырау урынына музыка» проекты белән башланып китте.

8 Март бәйрәме уңаеннан Татарстан мәгариф учреждениеләрендә кыңгырауларны хатын-кызларга багышланган җырларга алмаштырдылар. Бу хакта ТР Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


Музыкаль композицияләр арасында «Песенка мамонтенка», «Мама – первое слово», «Из чего же...», «Наши мамы», «Дарите женщинам цветы», «Солнечный круг» һәм башкалар яңгырый. Әсәрләрдән өзекләр белән сылтама буенча танышырга була.

Россия Мәгариф министрлыгы шулай ук 8 Мартка хор һәм җыр төркемнәренең Бөтенроссия конкурсы финалистларының җыелма хоры катнашында видеокотлау әзерләде.

«Кыңгыраулар урынына музыка» проекты Россия мәктәпләрендә 2024 елның ноябрендә эшли башлады. Аны РФ Мәгариф министрлыгы Бөтенроссия сәнгать иҗатын һәм гуманитар технологияләрне үстерү үзәге белән берлектә гамәлгә ашыра, – дип хәбәр итә Казан Мэриясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев