Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Республикада

29 нчы апрельдән Казаннан Таулы Алтайга туры авиарейслар җибәреләчәк

Очышлар атнага өч тапкыр башкарылачак.

29 нчы апрельдән Nordwind авиакомпаниясе Алтай Республикасына туры рейслар башкара башлый. Очышлар атнага өч тапкыр – дүшәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә башкарылачак.

Казаннан самолет 00:45 сәгатьтә китәчәк һәм Таулы Алтай аэропортына 8:10 сәгатьтә киләчәк. Кире очыш 9:15 тә башкарылачак, Казан аэропортына төшү 8:50 дә планлаштырылган. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Пассажирлар юлда өч сәгать ярым булачак. 

Очышлар Boeing 737-800 самолетларында башкарылачак, аларда урыннар 189 пассажир өчен каралган, дип хәбәр итә авиакомпаниянең матбугат хезмәте.

 

KZN.RU

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев