Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Үзәк яңалыклар

Ни өчен ВИЧ-статусыңны белү мөһим?

ВИЧ-инфекция үлемгә китерми, ә хроник авыруга әверелә.

Татарстанның СПИД үзәгендә ВИЧ-инфекция йөртүче 15 меңнән артык кеше исәптә тора. Табиблар эпидемиологик вәзгыятьне тотрыклы дип бәяли. Бу инфекция инде күптән халыкның социаль яктан имин булмаган катламын борчый торган проблема гына түгел, диләр. Ул хроник авыруларның берсенә әверелгән. Ничек ВИЧ йоктырмаска һәм ни өчен гел тикшеренеп торырга кирәк? Сүз шул хакта барачак.

«Тикшеренү өчен бөтен мөмкинлекләр бар»

Кешенең иммунитетын какшата торган ВИЧ инфекциясе бер кешедән икенчесенә күп очракта җенси мөнәсәбәтләр аша күчә. Бу — соңгы 10 елдагы статистика: ун авыру кешенең сигезе вирусны шул рәвешле иярткән, дип белдерә Татарстанның СПИД үзәге хезмәткәрләре.

Стериль булмаган кораллардан файдаланганда, кан тамырына психоактив матдәләр кадаган вакытта да ВИЧ йоктыру куркынычы бар. Инфекция йөртүче авырлы хатын-кыздан (әгәр ул антиретровируслы дарулар кабул итмәсә) вирус баласына да күчәргә мөмкин. Бүтән юллар белән ВИЧ башка кешегә йокмый.

Бүгенге көндә Татарстанда ВИЧ-инфекция йөртүче 15 меңнән артык кеше исәптә тора. Казандагы СПИД үзәгенә көн саен 150дән артык кеше тикшеренү узарга килә.

«Шунысын белеп тору мөһим: дәвалансаң — ВИЧ-инфекция үлемгә китерми, ә хроник авыруга әверелә. ВИЧ-инфекция йөртүче кеше үз гомерендә бер тапкыр да анализ тапшырмаган кешедән нәрсәсе белән аерыла соң? Анализ нәтиҗәсен белүе белән аерыла. Берсе үзенең ВИЧ-статусын белә, икенчесе — юк. Шуңа күрә тикшеренеп тору — кешенең үзе һәм якыннары иминлеге өчен дә кирәк», — дип аңлатты ТР СПИД үзәгенең медицина-социаль тернәкләндерү бүлегендә эшләүче медицина психологы Фирдәвес Назыйрова. 

Белгеч сүзләренчә, анализ нәтиҗәсен белүдән куркып, күпләр тест узарга теләми. Ә бүген тикшеренү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, теләк кенә булсын. Теләгән һәркем СПИД үзәгенә яки яшәү урыны буенча сырхауханәгә мөрәҗәгать итеп, ВИЧ-инфекциягә бушлай анализ тапшыра ала. Тест тапшырганда һәм аннан соң да медицина хезмәткәрләренә бөтен кызыксындырган, борчыган сорауларыңны бирергә була.

Моннан тыш, төрле акцияләр үткәрелгәндә мобиль пунктларда бушлай һәм аноним рәвештә экспресс-тест тапшыра аласың. Мәсәлән, соңгы ел ярымда җәмәгать урыннарында 6 770 кеше экспресс-тест узган, шулар арасында 8 анализ ВИЧка уңай нәтиҗә күрсәткән.

«ВИЧ-статусыңны белү генә түгел, аны кабул итәргә дә кирәк»

«ВИЧ» диагнозы күпләр өчен көтелмәгән, авыр хәбәр. «Кемдер шок хәлендә кала, кемдер кире кага. Ә кайберәүләр шикләре расланганын әйтә — андый очраклар да бар», — ди Фирдәвес Назыйрова.

Медицина стандартлары кешегә тест үткәргәнче консультация бирүне таләп итә. Медицина хезмәткәре яки медицина психологы, пациент белән сөйләшеп, ВИЧ-инфекция, аны йоктыру ихтималына китерә торган очраклар, тест тапшыру мөмкинлекләре турында сөйли. «Әгәр тест тискәре нәтиҗә күрсәтә икән, кеше ВИЧ йоктырмаган дип фаразлыйбыз. Ә инде әлеге вирусны йоктыру ихтималы булган очрактан соң әле 3 ай узмаса (вирус үзен организмда күрсәтсен өчен күпмедер вакыт кирәк), бераздан икенче тапкыр тест узарга киңәш итәбез. Беренче анализның нәтиҗәсе уңай булса, табиб-эпидемиолог тагын да җентеклерәк анализ билгели. Ә без пациент белән сөйләшүне дәвам итәбез, бу вируска кагылышлы мәгълүматларны аңлатырга тырышабыз», — диде СПИД үзәгенең медицина психологы.

ВИЧка анализ нәтиҗәсен көткәндә борчулардан ничек арынырга һәм нәтиҗә уңай булса нишләргә? 

Стресска дучар булган кеше чынбарлыкны кабул иткәндә, гадәттә, берничә стадияне үтә: башта вәзгыятьне кире кага, ярсый, үз-үзе белән сатулаша башлый, депрессиягә бирелә һәм, ниһаять, аны кабул итәргә мәҗбүр була. «Әлбәттә, стрессны һәркем төрлечә кичерергә, кемдер һаман да бер стадиядә таптанып торырга да мөмкин. Шуңа күрә борчуга салган вәзгыятьне кабул итәргә булыша торган гомуми киңәшләр бирәсе килә», — диде Фирдәвес Назыйрова.

1. Тыныч булырга

«Сәламәтлекне какшатучы түгел, ә саклый торган акыллы гамәлләр кылыйм дисәң, тыныч булырга кирәк. Салкын акыл белән эш итү тормышны дәвам итәргә булыша. Билгесезлектә яшәү зур борчуларга китерергә, үкенерлек гамәлләр кылырга этәрергә мөмкин, моңа юл куярга ярамый», — ди психолог. 

2. ВИЧ турында тулы мәгълүмат алырга 

Психолог сүзләренчә, вирус турында төгәл һәм дөрес мәгълүматларны мөмкин кадәр тизрәк алырга кирәк. Моның өчен СПИД үзәгенә мөрәҗәгать итәргә була. Анда бөтен кирәкле мәгълүматлар тупланган сайтларга сылтамалар да тәкъдим итәләр. Белгечләр үз белдегең белән интернеттагы теләсә нинди форумнардан, социаль челтәрләрдәге язулардан гына мәгълүмат җыярга киңәш итми. Чөнки анда ялган экспертлар тараткан мифларга һәм чынбарлыктан ерак торган теорияләргә юлыгуың, вакытны юкка әрәм итүең бар.

«Проблема шунда: кеше үзен — яхшы, ә вирусны начар, дип саный. ВИЧ ачыклануын белү белән үзен дә начар кешегә тиңли башлый. Ләкин вирус — нейтраль, ул кешене сайлап тормый — теләсә кемгә йогарга мөмкин. ВИЧ-инфекция эләктергән кеше башкалардан бернәрсәсе белән дә аерылмый», — дип искәртте Фирдәвес Назыйрова.

3. СПИД үзәгенә мөрәҗәгать итәргә

«Консультация ничек үтә соң? Очрашу вакытында консультация бирүче белгеч билгеле булган бөтен мәгълүматны җиткерә, ә мөрәҗәгать иткән кеше әлеге мәгълүматларны башына сеңдерә һәм алга таба карарларны аңлап кабул итә», — дип аңлатты Фирдәвес Назыйрова.

ВИЧ-инфекциягә кагылышлы сораулар белән ышаныч телефонына шалтыратырга була: 8 (843) 272-70-90.

ГАУЗ «РЦПБ СПИД и ИЗ МЗ РТ»

Реклама 16+

КАРШЫ ЙОГЫНТЫСЫ БАР. 
БЕЛГЕЧ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШҮ ТАЛӘП ИТЕЛӘ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев