Мәдәни җомга

ШПИОН МӘРӘКӘЛӘРЕ

Узган җәй Русиянең Америкада берьюлы фаш ителгән 11 яшерен агенты белән бәйле "шпион җәнҗалы" соңгы көннәрдә кабат игътибар үзәгенә чыкты. Узган атнада АКШ ФБРы әлеге шпион челтәренең эшчәнлеге белән бәйле материалларны киң җәмәгатьчелек игътибарына чыгарды. Русиядәге сәяси даирәләрдә бу адым төрлечә бәяләнде: берәүләр аңа ике арадагы киеренкелекне саклау өчен ясалган...

Узган җәй Русиянең Америкада берьюлы фаш ителгән 11 яшерен агенты белән бәйле "шпион җәнҗалы" соңгы көннәрдә кабат игътибар үзәгенә чыкты. Узган атнада АКШ ФБРы әлеге шпион челтәренең эшчәнлеге белән бәйле материалларны киң җәмәгатьчелек игътибарына чыгарды. Русиядәге сәяси даирәләрдә бу адым төрлечә бәяләнде: берәүләр аңа ике арадагы киеренкелекне саклау өчен ясалган сәяси басым итеп караса, икенчеләре исә ошбу серле гамәлне Америкада һәм Русиядә булачак сайлаулар белән бәйләп тә аңлатырга тырышты.

Утсыз төтен чыкмый, диләр. Күрәсең, бу очракта да океан артында чыккан төтеннең үз сәбәпләре бар. АКШ Юстиция министрлыгы Русия агентларының кулга алынуы турында 2010 елның 28 июнендә белдерде. Мәскәү башта моңа ниндидер аңлашылмаучылык итеп кенә карарга тырышса да, соңрак шпионнарның үз ватандашлары икәнлеген танырга мәҗбүр булды. Бер айдан соң ул аларны, ике арада ирешелгән килешү буенча, чит ил файдасына шпионлык итүдә гаепләнеп төрмәгә утыртылган 4 кешегә (алары да Русия ватандашлары) алыштырып та алды. Америкадагы агентларны ФБР кулына Русия Тышкы разведка хезмәтендәге (СВР) "С" идарәсенең (легаль булмаган разведка) Америка бүлеге башлыгы урынбасары, полковник А.Потеев тапшырган булып чыкты.

Әлбәттә, мондый зур шпион челтәренең читләр кулына эләгүен тышкы разведка тарихындагы иң зур "провал"ларның берсе, дип карарга кирәктер. Элеккеге агентларны соңрак хәтта Русия хөкүмәте башлыгы В.Путин да кабул итте. Анда әле алар, бергәләп, "Щит и меч" фильмыннан "С чего начинается Родина" дигән җырны да җырлап юанды кебек. Әмма соң иде шул инде... Ул чакта "Предатели всегда плохо кончают", дип белдерелгән иде. Чыннан да, соңгы елларда читкә тайпылучылар арасында андыйларның саны шактый ук булып чыкты. Сәбәпләре дә төрле икән. Кайбер мәгълүматларга караганда, кемнедер ваннада коенганда ток бәреп үтергән, кемдер су коенганда батып үлгән, ә кемдер тамагына бифштекс тыгылып та җан тәслим кылган... Шуңа элеккеге полковник Потеевны хәзер ФБР саклый икән. Ә иң шау-шулы үлем, мөгаен, 2000 елда Англиягә качкан ФСБ хезмәткәре А.Литвиненконыкы булгандыр. Лондон 2006 елда аны полоний-210 белән агулап үтерүдә элек Русия махсус хезмәтендә булган А.Луговойны гаепли.

Фаш ителгән агентлар исә гел яңа үрләр яулый. Андрей Безруков, әйтик, «Роснефть»нең топ-менеджеры булып урнашкан. Башкалары да эшсез түгел. Әмма бүген иң танылганы, мөгаен, Анна Чапмандыр. Ул Фондсервисбанк идарәсе киңәшчесе һәм "Молодая гвардия" дигән яшьләр оешмасы активисты да. Өстәвенә, телевидениедә әле "Тайны мира с Анной Чапман" дигән тапшыру да алып бара. Ә А.Луговойга килгәндә, ул бүген РФ Дәүләт Думасы депутаты (ЛДПР фракциясе).

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: