«Кояш та - мәхлук, таш та - мәхлук»
Башкортстанның Илеш районындагы Дөмәй авылында яшәүче филология фәннәре кандидаты, җирле мәчет мөгаллимәсе Зәмзәмия Казыйхановадан вәгазь.
Бер елны Чаллыда таныш ханым очрады. 2000 нче еллар башында, бик күп акча биреп, малаен армиядән алып калган бу. Шунда, җинаятьчел төркемнәр атышкан чагында, өе янында, очраклы пуля эләгеп, теге егет үлә. Әнисе елый: армиягә киткән булса, балакаем исән калган булыр иде, ди. Исән каламы? Калмый. Чөнки аңа шул хәтле генә гомер бирелгән. Икенче нәрсә – ризык. Һәрбер кешегә күпмедер ризык билгеләнгән. Ярый, мин төш вакытында өч йөз сумлык ризык ашыйм. Мәскәүдә берәү көндез ресторанга кереп биш мең долларлык ашап чыга. Булмас дисезме? Әнә дуңгызлар чокчынып эзләп таба торган трюфель дигән гөмбәдән әзерләнгән ризык ике мең доллар тора. Әмма Аллаһы Тәгаләдән бирелгәннән артыгын беркем дә ашый алмый (Пәйгамбәребез, кешенең туймый торган бер әгъзасы – ашказаны бар, ди. Нәфес туймый, туйдырмый). Шуның өчен кемнең кайчан китәсен белеп булмый.
Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 12 нче саныннан (28 март) укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев