Мәдәни җомга

АВЫЛ БЕТКӘНГӘ МӘКТӘП БЕТӘ

Биектау районы Казанга терәлеп торуы белән ота да, оттыра да, дияр идем. Ота, чөнки шәһәргә йомышың төшсә, ярты көндә барып, әйләнеп кайтырга була, хәтта кала кешесе генә тиенә торган концерт-спектакльләрне дә калдырмыйча карап барырга мөмкин. Авылда үзең җитештергән продукцияңне шәһәр халкына илтеп сату җае да күбрәк. Беркадәр оттыра, чөнки халык...

Авылның хәл-халәтен анда туган балалар саны да ачык күрсәтә. Биектау районы мәгариф идарәсе биргән саннарга караганда, соңгы 10 елда елына бер бала да тумаган авыллар да бар икән. Мәсәлән, 2007 елга кадәр Мамонино, Ювас, Кондырлы авылларында башлангыч мәктәптә бер укучы да калмаган, ә 2007-08 уку елында Кодаш, Татар Урматы, Өмбе, Кече Кавал башлангыч мәктәпләренең ишегенә йозак салынган. Быел Бикнарат, Каракүл, Сасмак, Урыс-Татар Әйшәсе, Яңа Авыл мәктәпләре ябылган. Барлыгы 15 мәктәп. Сәбәбе - балалар юк. Ә менә Чуаш Иле авылы укучылары, билгеле сәбәпләр аркасында, үз авыл мәктәпләрен калдырып, 10 чакрымдагы күрше Зур Кавал авылына йөреп укый башлаган. "Берсеннән күреп, башкалары йөри башлады. Укыйм, дип килгән баланы кире борып булмый инде. Хәзер безгә Чуаш Иленнән 26 бала килеп укый. Автобус белән йөртәбез. Аңа кадәр дә, автобус булмаганда да йөрделәр", - дип сөйли Зур Кавал авылы урта мәктәбе директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары Наилә Насыйбуллина. Чуаш Иленнән килеп укучы балалар белән дә аралаштык. "Шушындый зур, заманча мәктәп үз авылыбызда булса икән", - ди алар. Укып бетергәч тә, үз авылыгызга кайтырсызмы, дигәч, әйе, кайтырбыз диләр. Ләкин, гадәттә, үзе юл йөреп азапланган кеше киләчәктә үзәккә якынрак җиргә урнашырга тырыша, яки шәһәргә үк китеп бара. Кыскасы, бу авылның киләчәге бик томанлы.

Районда киләсе елларда "табигый" рәвештә мәктәбе ябылачак авыллар тагын да бар әле. Методик мәгълүмат үзәге җитәкчесе Гөлнур Зиннурова санап күрсәтте аларны. Кече Битаман башлангыч мәктәбендә 4 нче сыйныфта 3 бала укып йөри. Беренчегә килүче юк, шул өчәү укуын тәмамлап китсә, мәктәп ябыла. Зур Починокта 3 нчедә укучылар бар, аннан соң - юк. Кече Бөреледә 1нчедә - 1, 3нчедә 2 бала укый, Кече Рәчтә 2нчедә - 2, 3нчедә -2, 4нчедә - 1 бала, ә киләсе елдан килүчеләр әлегә күренми. "Бу мәктәпләрнең күбесенең биналары да иске түгел, һәммәсенә дә кампитрлар да кайтарткан идек. Хәзер мәктәп бетсә, авыл бетә, дип сөйлиләр. Киресенчә, авыл беткәнгә - мәктәп бетә", - ди Биектау районы мәгариф идарәсе башлыгы Ринат Хәсәнов. Авыл халкын эшсез калдырган ябылулар күп булган шул биредә. Әлдермеш авылында зур сөт комбинаты һәм лимонад җитештерү комбинаты эшләгән - икесе дә ябылган. Инде хәзер мәктәпләр һәм бакчалар ябыла. Зур Кавал җирлеге җитәкчесе Фәрит Зәбиров әйтүенчә, аларда колхоз беткәндә 80 механизатор эшсез калган. 380 сыеры булган ферма юкка чыгарылган. Менә хәзер мәктәпләр һәм балалар бакчалары ябыла. Быел районда укучы балалар саны 169га кимегән.

Мәктәпләрне ябу кампаниясе башланганнан соң аның барлык уңай һәм тискәре якларын фаш иткән вакыйга - ул Өнсә авылы мәктәбен ябарга тырышу булды. Өнсә 9 еллык мәктәбен ябарга карар кылуның сәбәпләре түбәндәгеләр: түбә тишек, чардакның эчке ягы яна торган материал белән тышланган (такта), ишегалдына үлән үскән, асфальт түшәлмәгән, лампочкаларның плафоннары юк, су белән тәэмин итү һәм канализация чокырлары юк, спорт залы юк. Мәктәпне 27 ел буе тарих укытучысы, тарих фәннәре кандидаты Нәҗип Ваһапов җитәкли. Бу җитешсезлекләрнең күбесе дөреслеккә туры килми, ди директор. "Түбәдән су акканы юк. Ул калай белән ябылган. Мәктәпкә уку әсбаплары алырга 20 еллап акча бирелгәне юк. Ишегалдындагы үләнне җәенә берничә кат үзем чабам. Физкультура дәресләрен шунда үткәреп килдек. Кышын чаңгыда йөрибез", - дип сөйли ул. Шулай ук мәктәптә укытучыларның 45 проценты 1 нче категорияле булырга тиеш, дигән таләп тә бар. Ә Өнсәдә 20 проценты гына 1 нче категорияле икән. "Су кертү, канализация ясау өчен РОНОдан акча сорадым, бирмәделәр. Ә укытуыбызның сыйфаты начар түгел иде. Районда олимпиадаларда җиңүләребез буенча 2 нче урында бардык. Тарих, география, биология фәннәреннән еш кына 1 нче урыннарны ала идек. Быел мәктәптә 28 бала укырга тиеш иде. Мин үзем сыйныфта балалар саны азрак булуны хуп күрәм. Бу очракта һәр балага индивидуаль якын килеп, кирәккәндә һәрберсенә аерым аңлатып, укытып була", - ди Нәҗип абый Ваһапов.

Быелгы уку елы башыннан мәктәпне ябу карары белән авыл халкы килешмәгән. Район судына мөрәҗәгать итеп, аны саклап калганнар. "Ликвидировать" урынына башка карар чыгарылган. Хәзер Өнсәдә башлангыч мәктәп. 3 сыйныфтагы 7 баланы 2 укытучы укыта. Калган 8 укытучы эшсез калган. "Сезгә башка җирдә эш тәкъдим итмәделәрмени?" - дим. "25-30 чакрым ераклыктагы авылларда тәкъдим иттеләр. Әмма без алай ерак йөри алмыйбыз. Мал-туар асрап торабыз, өйдә кайсыбызның кечкенә баласы, кайсыбызның авыру өлкәннәре бар. Авыл җирендә эшеңне югалту гаиләгә бик зур авырлык китерә. Ярый ла шәһәрдә эшләр күп ул. Авылны ташлап, күченеп китәсе дә килми. Без бит шушы җир кешеләре", - дип бик нык ачынып сөйләде эшсез калган мөгаллимнәр. Яшь укытучы Ләйсән Галиева исә: "Без ирем белән Биектауга күченеп китәргә карар кылдык инде. Чөнки балалар саны азая барганга, берничә елдан бакчаны да ябулары ихтимал. Эшсез яшәп булмас. Безнең дә кешечә яшисе, балалар үстерәсе килә. Югыйсә, югары уку йорты тәмамлап, икебез дә авылда яшәргә, эшләргә кайткан идек", - дип үз планнары белән уртаклашты.

Бүгенге көндә Өнсәнең 4-11 нче сыйныф укучылары Әлдермеш урта мәктәбенә автобус белән йөреп укый. Уку елы башланыр алдыннан Өнсә мәктәбен ябылганга санап, биредәге мал-мөлкәтне Әлдермешкә ташыганнар. Мәгариф идарәсе мөдире, барысы да акт буенча алынды, ди, ә Өнсә укытучылары, үзебез эшләп, мәктәп бакчасында карлыганнар үстереп, сатып алган әйберләребезне дә, алып киттеләр, дип бара. Ә мәктәп үзе, канализация чокырлары, асфальт юклыкка күз йомганда, шыңгырдап торган бүрәнәдән салынган, 5 уку бүлмәсе, ашханәсе, остаханәсе бар.

Ярый, боларын куеп торыйк. Ә иң мөһиме - ошбу оптимальләштерүдән соң балаларның хәлләре яхшырганмы, укулары әйбәтләнгәнме? Район мәгариф идарәсе башлыгы Ринат Хәсәнов аңлатуынча, автобус белән өзеклекләр булганы юк, балалар ияләшеп, укып киткән. Дөрес булса, өлкән сыйныфларга кызыгып, 4нчеләр дә Әлдермешкә йөреп укуга күчкән. Белемнәре башкаларныкыннан һич тә ким түгел. Димәк, Өнсәдәге апа-абыйлары аларны яхшы укыткан. Биредә мәктәп заманча җиһазланган. Хәзер заманча җиһаз дигәнебез шул - теләсә кая күчереп куеп була торган кампитр, Интернет , интерактив такта. Мәгариф һәм фән министрыбыз әйтмешли, яхшы укытучыдан башка тимер-томыр өеме булып каласы нәрсәләр.

Ә хәзер мәсьәләнең "төп" дип әйтергә ярамый торган төп ягына килик. Мәктәпләрне ябу-кушудан соң Биектау районында дәүләтнең күпме акчасы янга кала соң? Район мәгариф идарәсе икътисадчысы Светлана Паранина исәпләп күрсәткәнчә, районда 2011 елда 3,5 миллион сум акча экономияләнгән. Районда әлегә бер сыйныфка уртача 11,2 бала туры килә. Ә норматив буенча ул 14 булырга тиеш. Шул сәбәпле, узган ел 24 миллион сум акча җитмәгән булган. "Авыл саен автобус тоту үзе шул бәягә төшмиме соң?" - дип сорадык без. Өнсә авылы мисалында аңлатып бирделәр. Хәзер 8 кешегә хезмәт хакы түлисе юк. 1 кешенең акчасы шоферга түләнә, якынча 2 кешенең хезмәт хакы бензинга тотыла. Ә 5 кешенеке янга кала булып чыга. Дөрес, теләсә кайсы эшкуар шушы юлны сайлар иде. Акчаны сак тоту дип атала бу. Ләкин бу сакчыллык авыл халкының үзенә үк бик кыйммәткә төшәчәген уйлап эш йөртергә иде. Мәктәбе дә булмаган җиргә кем берексен? Татарстан балаларына заманча белем бирәбез, дип, буш нигезләр, тигәнәк, алабута үскән буш кырлар республикасына әйләнеп калмабызмы соң?

Нәзирә РӘХМӘТУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: