Мәдәни җомга

ТЕЛ ХӘЗИНӘҢ САУМЫ, КАРДӘШЕМ?!

Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Ләкин соңгы 2 гасыр арасында күп кенә телләрнең акрынлап бетә баруы күзәтелә. Ел саен 10 тел юкка чыга икән. ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, татар теле үзенең төзеклеге, формасы һәм эзлеклелеге буенча дөньяда дүртенче, ә күпьяклы,киң танылган булуы белән ундүртенче урында тора. Безнең телебез компьютер...

Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Ләкин соңгы 2 гасыр арасында күп кенә телләрнең акрынлап бетә баруы күзәтелә. Ел саен 10 тел юкка чыга икән.

ЮНЕСКО мәгълүматларына караганда, татар теле үзенең төзеклеге, формасы һәм эзлеклелеге буенча дөньяда дүртенче, ә күпьяклы,киң танылган булуы белән ундүртенче урында тора. Безнең телебез компьютер теле буларак та кулланышта.Телебез төрле халыклар белән аралашу өчен дә җайлы. Телләр дәрьясында билгеле урын алган татар теле , ни кызганыч, соңгы вакытларда кагылу-сугылуларга дучар булып, мәктәп-гимназияләребездән, уку йортларыннан кысрыклана бара. Тел ул аралашу чарасы гына түгел, тел яшәгәндә генә милләт яши, теле булган халык кына дөньяда үз урынын алырга сәләтле. Тел - милләтнең җанын дәвалаучы, аны яшәтүче илаһи могҗизадыр! Ана телебез дәрьясында гына адәм баласы җанында моң туа. Юкка гына борынгылар, телен җуйган -моңын җуяр, димәгәндер. Кешенең җанын нәкъ менә ана сөте белән иңдерелгән туган теле дәвалый.

Бала яралганда ук ишетә башлый, ди белгечләр. Иң элек ул әнисенең тавышын таный, бишек җырларын яратып тыңлый икән. Инде дөньяга аваз салгач та, сабыена үз ана телендә бәхет теләп, телеңне онытма, балам, дип күкрәк сөте аша тел тәмен иңдергән ананың үгет-нәсихәте юкка чыкса, аның гарьлеген кая куярсың? Телсез, денсез калсаң, бу дөньяда ничекләр яшәрсең дә, гөнаһын кая куярсың?!.

Уян, кешем!
Телен зурлаган әти-әни генә телен сөйгән бала тәрбияли ала. Сабыйларыбыз рухына да шушы хисне салыйкчы! Ана телебезне зурламасак, бездән туган балаларыбыз үзләрен нинди милләт вәкилләре дип танырлар соң? Туган телгә мәхәббәт нәкъ менә гаиләдә туа, моның өчен әти-әни җаваплы. Сабыйларыбыз рухына да шушы җаваплы вазифаны иңдерә алсак иде. Телсез калсак, безнең хакны кем хаклар да, милләтнең абруен кем саклар?

Ана теле!

Синдә генә урманнар шавын, чишмәләр җырын, игеннәр тирбәлешен тоемлап буладыр. Халкым күңелендә йолдыз җеме булып урын алган ана телен бернинди матди байлыклар да алыштыра алмый. Тел - безне башка милләтләрдән аерып тора торган хикмәтле тылсым ул.

Күпне күргән, күпне кичергән газиз халкым!

Телебез бетсә, хәтер дә, моң дәрьябыз да , дәүләтебез дә бетәр. Телсез халык - таш бәгырьгә әйләнер.Телебез матурлыгына, бөтенлегенә, моңлы һәм кодрәтле булуына сокланып, әдәби җәүһәрләребезнең көч-кодрәтенә горурланып яшәү балачактан ук сабыйларыбызның күңел түренә салына барсын иде.

И татар туганым!

Йортыңда ана телебез хөрмәтлеме, урыны түрдәме аның? Тәме, моңы җуелмадымы? Затлы-зиннәтле җиһазлар белән тулы йортыбызда үз ана телебездә язылган китапларга урын бармы? Сабыйларыбыз үз ана телебездә язылган әсәрләр аша, телнең камиллеген тоеп, мондый матур сүзләр татар әдәбиятендә генә бар, дип горурлана алалармы?

И газиз халкым!

Телебезгә, рухи кыйммәтләребезгә бу кадәр гамьсез булмыйк әле.Ана телебезгә үги караш булганда балаларыбыз яшәүнең бөеклеген аңламаслар бит! Тел яшәгәндә генә милләт яши ала.

Хөрмәтле кардәшем!

Халкымның рухын рәнҗетмик, тел байлыгыбызны кадерсезләмик. Бала-оныкларыбыз үз ана телебездә аралашып, аның матурлыгына сокланып, горур ана телебезне күңелләренә иңдергәнебез өчен үзебезгә үк туган телебездә рәхмәт әйтерлек булсын иде.Тел дәрьясының кадере олы хәзинә икәнен онытмыйк әле, кардәшем!

Дания ГАЙНЕТДИНОВА.

РЕДАКЦИЯДӘН. 2012 елның 2 гыйнварында - язучы, радио журналисты, рәссам Дания Гайнетдинованың күркәм юбилее. Каләмдәшебезне ихластан котлыйбыз, аңа нык сәламәтлек, иҗат куанычлары телибез!

РЕДАКЦИЯДӘН. 2012 елның 2 гыйнварында - язучы, радио журналисты, рәссам Дания Гайнетдинованың күркәм юбилее. Каләмдәшебезне ихластан котлыйбыз, аңа нык сәламәтлек, иҗат куанычлары телибез!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: