Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

ҮЗЕ УЙНЫЙ, ҮЗЕ ҖЫРЛЫЙ, ҮЗЕ БИИ

Филармония грек теленнән гармониягә мәхәббәт дип тәрҗемә ителә. Бу оешма классик музыканы пропагандалау өчен барлыкка килгән. Шушы изге максатка хезмәт итүче Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оешканга да быел 75 ел тулды. Филармониядә сәхнә түрендә балкучы солистлар, тамашачыларга бигүк билгеле булмаган гап-гади музыкантлар бар. Берәүләр - фольклор, икенчеләр - джаз,...

Филармония грек теленнән гармониягә мәхәббәт дип тәрҗемә ителә. Бу оешма классик музыканы пропагандалау өчен барлыкка килгән. Шушы изге максатка хезмәт итүче Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оешканга да быел 75 ел тулды.


Филармониядә сәхнә түрендә балкучы солистлар, тамашачыларга бигүк билгеле булмаган гап-гади музыкантлар бар. Берәүләр - фольклор, икенчеләр - джаз, өченчеләр классик опералардан арияләр башкара. Берәүләре җырлый, икенче берәүләре бии, ә конферансьелар нәфис сүз сөйли. Ни генә эшләсәләр дә, матурлыкка гашыйк бу кешеләр тамашачы күңеленә сәнгатькә, мәдәнияткә мәхәббәт орлыгы салырга омтылып яши.

Ә алар арасында һәм биюче, һәм җырлаучы, һәм музыка уен коралларында уйнаучылар бар. Шундыйларның берсе - Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле солисты Әлфия Мөхәммәдиева. Ул ансамбльдә беренче көннәрдән үк эшли. Татар дәүләт филармониясенең юбилее уңаеннан Әлфиягә "Татарстанның атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелде.

Әлфия үзе Башкортстан якларыннан. Кечкенәдән үк җыр, биюгә һәвәс булып үсә. Ә бер көнне, өйдә ялгызы гына вакыт уздырулары авыр булгач, әнисе кайтышка көй дә чыгарып куя. Көннәрдән бер көнне аларның авылына укытырга музыка училищесы тәмамлаган Хәснә исемле кыз килә. Авыл җирендә махсус музыка белемле кеше зур хәзинә, билгеле. Укытучы сәләтле Әлфияне биергә өйрәтә башлый. Хәснә апасы белән еш очраша торгач, кызда сәнгатькяр булу хыялы бөреләнә һәм ул, музыка мәктәбенә бирүен сорап, әнисенең башын әйләндереп бетерә. Нинди музыка, нинди мәктәп, бер бакча суган чүбе утыйсы бар, ди хуҗалык эшләренә башы-аягы белән чумган ана кеше. Ә бакча эшен бетерсәм, мәктәпкә бараммы соң, дип, һаман аптырата кыз. Утап бетерсәң, барырсың, дип җавап бирә ул. Әмма катгый карарга килгән кешегә уталмаган суган бакчасы гына киртә була алмый.

Менә, ниһаять, Әлфия - музыка мәктәбе укучысы. Ул сольфеджио, музыка теориясен, гармонияне тырышып үзләштерә, домбра, фортепианода уйнарга өйрәнә, хорга йөри. Мәктәп хоры Уфа шәһәрендә узган бәйгеләрдә гел беренче урын ала торган була. Сәнгать белән бер җенләнгән кеше аны гомер буена ташлый алмый.

Мәктәптән соң Ә.Мөхәммәдиева Стәрлетамак мәдәни-агарту училищесының бию бүлегенә укырга керә. Аннары бию театрында осталыгын чарлый. Укытучысының, сиңа Казанга барып, укуыңны дәвам итәргә кирәк, дигән сүзләрен истә тотып, ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының бию бүлегенә укырга керә. Һәм моннан 13 ел элек Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татар дәүләт филармониясе һәм аның ул чактагы сәнгать җитәкчесе Илһам Шакиров тырышлыгы белән Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле оешкан вакытта беренчеләрдән булып шунда эшкә кабул ителә. Анда иң кыены җыр белән биюне берләштерү булгандыр, мөгаен. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистларына бу җәһәттән җиңелрәк, чөнки җырчылар җырлый торганда биючеләр сәхнә артында хәл ала. Фольклор ансамблендә исә бии-бии җырларга кирәк. Билгеле булганча, җырчы - корсак белән, биюче күкрәк белән сулый. Төрле сулыш алу ысулларын бер-берсе белән бутамау, һәркайсын кирәк урында кулланырга өйрәнү өчен генә дә 2-3 ел вакыт сорала.

Әйтергә кирәк, Әлфия - ансамбльдә махсус һөнәри белемле бердәнбер биюче, башкаларга үрнәк тә ул, яңа биюләр иҗат иткәндә булышчы да. Шулай итеп, аның иҗатының әһәмияте гади биюченекенә караганда да зуррак. Әлфия Мөхәммәдиева ансамбль белән 30 лап чит илдә булды. Кая гына барса да, Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбль артистлары мәктәп балалары белән очрашулар да үткәрә. Татар сәнгатенә соклану хисен, борынгы музыка уен кораллары, милли костюмнар белән кызыксынуны күреп, үзеңне дөньяда кирәкле, җәмгыятькә файдалы кеше итеп тоясың һәм бу тойгы яшәргә көч, дәрт бирә, иҗатка илһам өсти, ди Әлфия. Менә шундый ул гармониягә, матурлыкка гашыйк Әлфия.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

.Татарстанның атказанган артисты Әлфия Мөхәммәдиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев