Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Заманча “Ләйлә вә Мәҗнүн”

15,16 декабрьдә 18.00 сәгатьтә Г. Кариев театрында “Ләйлә һәм мәҗнун” спектакленең премьерасы була. Россиядә иң популяр яшь драматургларның берсе Юлия Тупикина Низаминың “Ләйлә вә Мәҗнүн” поэмасына нигезләнеп, махсус Кариев театры өчен заманча пьеса иҗат итте.

Ике вакыт. Ике йөрәк. Танылган Ләйлә белән Мәҗнүн һәм әле беркемгә дә билгеле булмаган Йолдыз белән Булатның мәхәббәт тарихлары. Гашыйкларның аянычлы язмышы хәл ителгән кебек, әмма әлеге тарих гади түгел.

Заманча “Ләйлә вә Мәҗнүн”не 15-16 декабрь көнне  тамашачылар сәхнәдә карарга тиеш була, аларның саны илледән артмаячак.

“Бу безнең өчен зур сынау, дип уйлыйм, чөнки мондый кечкенә форматта уйнаган юк иде әле. Тамашачылар белән без бер киңлектә булабыз. Ә бу артистлар өчен психологик яктан да шактый кыен”, – дип фикерләре белән уртаклашты режиссер Ренат Әюпов.

Спектакльдә 6 артист катнаша: Алсу Фәйзуллина (Ләйлә), Илфат Гыйбадуллин (Мәҗнүн), Наилә Кәримова, Булат Гатаулин, Халидә Сөнгатуллина һәм Эльдар Гатауллин. Театрның яшь артисты Наилә Кәримова спектакльдә  хәзерге заман Ләйләсен - Йолдыз ролен башкара. Бу артистның театрда беренче зур роле.

Эльмир Низамовның да Кариев театрында дебюты – ул беренче тапкыр спектакль өчен махсус рэп-дуэт иҗат иткән. Премьера көнне электрофортепианода композитор үзе уйнаячак. Спектакльдә заманча альтернатив музыка юнәлешендә эшләүче  башка иҗат төркемнәренә дә мөрәҗәгать ителә.

Спектакль “Бердәм Россия” партиясенең “Театр-балаларга” Гранты ярдәмендә сәхнәләштерелде.

Чыганак: Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев