Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Якут театры көнләштерә

Казаныбызда бер атна дәвамында төрки халыкларның XIII халыкара театр фестивале гөрләде. Миллилеккә сусаган театр сөючеләр Камал, Тинчурин, «Әкият» һәм Яшь тамашачы театрлары арасында йөгереп хәлдән тайгандыр. Әмма күңелләр барыбер күтәренке иде. Хәер, фестивальнең программасы шактый кысыла төшкән. Быел, әллә кризис, әллә бүтән сәбәп белән алтайлар, төркмән һәм төрекләр килмәгән. Шулай...

Казаныбызда бер атна дәвамында төрки халыкларның XIII халыкара театр фестивале гөрләде. Миллилеккә сусаган театр сөючеләр Камал, Тинчурин, «Әкият» һәм Яшь тамашачы театрлары арасында йөгереп хәлдән тайгандыр. Әмма күңелләр барыбер күтәренке иде. Хәер, фестивальнең программасы шактый кысыла төшкән. Быел, әллә кризис, әллә бүтән сәбәп белән алтайлар, төркмән һәм төрекләр килмәгән. Шулай да, тамашачыларга якут, казах, хакас, башкорт, чуаш театрларының комедиядән алып трагифарска кадәр төрледән-төрле жанрда куелган кызыклы спектакльләр тәкъдим ителде. Репертуар да төрле булды: милли дастаннардан башлап дөнья классикасына кадәр. 18 спектакль арасында рус һәм чит ил әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән спектакльләр бишәү. Төрки халыкларның театр фестивале өчен бу, әлбәттә, артык зур сан. Репертуарларында Шекспир, Чехов әсәрләренең күп булуы, бер яктан, төрки театрларда заманча драматургия кытлыгын күрсәтсә, бер үк вакытта фестивальне оештыручыларның теләге белән бәйле. Алар төрки театры бәйрәмен мөмкин кадәр баерак, төрлерәк күрсәтергә омтылган булса кирәк. Татарстан театрлары «Агыла да болыт агыла...», «Җилкәнсезләр» (Камал театры), «Кароль» (Тинчурин театры), «Бүре җиләге» («Әкият»), «Ай тотылган төндә» (Чаллы), «Качаклар» (Әлмәт) спектакльләре белән катнашты.

Иң сөендергәне шул, «Нәүрүз» фестиваленең үз тамашачысы барлыкка килгән. Моннан дүрт-биш ел элек спектакльләр ярым буш залларда уйнала торган булса, быел, мәсәлән, һәр спектакльдә диярлек заллар тулы иде. «Нәүрүз» фестиваленә кунак итеп төрки булмаган берәр илдән кунак чакыру гадәте керде. Быел казанлылар алдында «R.A.A.M.» эстон театры «имтихан тотты».

«Нәүрүз» инде икенче тапкыр бер төрки илнең театрларына багышлап үткәрелә. Былтыр Казанда казахлар гөрләде. Казахстанда бүген 57 театр эшләп килә. Шуларның кырыклабы - казахныкы. Быел да шуларның унҗидесе фестивальдә катнашырга теләк белдергән. Әмма оештыручыларның әйтүләренә караганда, нибары өчесенең генә спектакльләре кызыксыну уяткан. Казахстанда театрлар үсеш чоры кичерсә дә, драматургия проблемалары аларны да читләтеп үтмәгән, күрәсең. Әллә режиссерлары эзләнү юлына басарга куркамы икән?

Быелгы «Нәүрүз»дә исә якутлар сәхнә тотты. Соңгы елларда радио, телевидениедән якут киносы, якут театры турында сөйләгәннәрне тыңлап колаклар кабарды, газеталардан укып, күзләр камаша башлады. Чөнки Саха (Якутия) Республикасында камера тота белгән һәркем кино төшерә, якутлар үзләре төшергән киноларга ябырылып йөри, ди. 1 миллион чамасы халкы булган республикада 10 театр бар. Театр­лары кино сәнгатеннән бер дә калышмый. Юкса 5 «Алтын битлек» премиясе бирмәсләр иде. Үсешнең серен «Нәүрүз» ачты.

Беренчеләрдән булып, Г.Камал сәхнәсендә Олонхо театрының "Сугышчы кыз - Джырыбына" спектаклен карау бәхетенә ия булдык. Олонхо театрын моннан 9 ел элек ул чактагы мәдәният һәм рухи үсеш министры, танылган актер һәм режиссер Андрей Борисов һәм аның хатыны - якутларның милли җыры - тойук остасы Степанида Борисова оештырган була. Олонхо - якут дастаны. Эчтәлеге бик күп төрле, яңалары һаман табыла тора. Олонхоны тойук дип исемләнгән үзенә бер төрле көйгә салып башкаралар. Ул - Себер, Монголия халыкларына хас тамак белән җырлауның иң камил төре. Шулай итеп, олонхо һәм тойук бер-берсе белән тыгыз бәйләнгән.

Беренче карашка, бу театрның спектакльләре операларны хәтерләтә кебек. Әмма тамашаны караган саен, бу фикердән кире кайтасың, чөнки операда башкаручылар үзләренә билгеләнгән музыкаль партиядән ерак китә алмый. Тойук исә көн саен яңа төрле яңгырарга мөмкин. Озын сүзнең кыскасы, Олонхо театрында бөтен артистлар да якутларның милли җыр төрләре - тойук осталары. Театрга эшкә алганда беренче итеп актерның тойук башкару сәләтен тикшерәләр.

Яхшылык белән явызлык көрәшенә корылган спектакльдә актерлар милли музыка уен кораллары хомус (кубыз), кылысак (кыллы уен коралы), бубенга кушылып җырлый. Якут халкының табигать белән якынлыгы ярылып ята. Атлар, кошлар, каргалар күпләп катнашкан спектакльдә артистларның хайваннар пластикасын, тавышларын тас­вирлавы сокландыра. Якутиядә җәй кыска, кыш бик зәһәр һәм озын булганга, якутлар терек­леккә карата аеруча сизгердер, күрәсең.

"Сугышчы кыз - Джырыбына" спектакле тәмамланганчы, баш героиняның идәннән сөйрәлгән озын чәченнән күзләрне ала алмадык. Гомумән, театрның бөтен актрисалары да озын толымлы. Баксаң, Якутиядә озын толым әле һаман да кызларның матурлык билгесе санала һәм кыр­кылган чәчле туташ, ханымнар бик сирәк очрый икән.

Олонхо театрының әлегә үз бинасы юк. Ул Саха Республикасының академия театры бинасында урнашкан. Шуңа да карамастан, драма труппасыннан кала, Олонхо театрының якут биюләрен куючы үзенә аерым бию һәм музыкантлар төркемнәре бар.

Юк, Олонхо гап-гади театр түгел, күбрәк фәнни-тикшеренү үзәген хәтерләтә. Чөнки тойук милли җыр төрен, милли гадәт-йолаларны өйрәнү өчен, әллә ничаклы белгеч, традиция­ләрне саклаган әби-бабайларны җәлеп итәләр.

Саха Республикасында Олонхо да, опера да, драма театры да һәркайсы үз урынында, бер-берсенә комачауламый. Хәер, мәдәният министры үз өстенә халыкны рухи үстерү вазифасын алган республикада мондый театрлар барлыкка килү гаҗәп түгел. Мәдәният өлкәсен 25 ел буе, гади артисттан башлап, дөньякүләмдә зур режиссер дәрәҗәсенә күтәрелгән Андрей Борисов җитәкләсен әле! Бүген бу мөхтәрәм шәхес республика башлыгы киңәшчесе вазифасын башкара. Шулай булгач, театр­ларның үсми хәле юк.

Олонхоның гап-гади театр түгел, чып-чын милли тәрбия үзәге булганына «Күн Эрили» дип исемләнгән балалар спектаклен караганнан соң тагын бер кат инанасың. Балалар спектакльләрен дә шул ук драма актерлары башкара. Алар да олонхога нигезләнеп куелган һәм тойук белән башкарыла. Якут балалары милли мәдәниятләрен белеп, аңлап, яратып үсә дигән сүз бу. Репертуарларында 6 балалар спектакле бар. Тамашачыга кытлык юк, чөнки Якутск шәһәренә иң якын курчак театры 900 километр ерак­лыктагы Нерюнгри шәһәрендә урнашкан.

Фестивальдә Олонхога иң әүвәл курчак театры вәкилләре көнләшеп карагандыр. Чөнки олонхолар күп, димәк, театр әсәрләр кытлыгы кичерми. Бүтәннәр драматургия юклыгын кем ничек булдыра ала, шулай тулыландыра. Чуашлар, әнә, әкиятләр куя. Быел танылган шагыйрьләре Петр Хузангайның 100 еллыгы уңаеннан аның шигъри сүз белән иҗат ителгән 5 әкиятен сәхнәләштермәкчеләр. Алма пеш, авызга төш, дип көтмәсәң, мәсьәләне чишеп була. Бу кытлык бит, чынлыкта, драматурглар кытлыгы. Драматургларыбыз театр­ларга йөрми. «Нәүрүз» фестивальләре гөрләп уза тора, тик драматурглар анда бик сирәк кунак. Нәтиҗәсе күз алдыбызда. Татарстан Язучылар берлеге балалар пьесаларына бәйге үткәргән булган. «Әкият»нең баш режиссеры Илдус Зиннуров 19 пьеса арасыннан сәхнәгә куярлык бер пьеса да сайлап ала алмаган. Чуашларда да шул ук хәл. Шулай бервакыт күренекле драматурглары театрларына «Светофор һәм Москвич» дип исемләнгән «даһи» әсәр китергән. Театрда борып җибәргәч, бер унбиш ел үпкәләп йөргән дә «Светофор һәм Мерседес» исемле яңа «гениаль» әсәрен тәкъдим иткән. Замана үзгәрә, драматурглар гына әнә шулай бер урында кала бирә.

Курчак театрында тел мәсьәлә­сенә аерым тукталмыйча мөмкин түгел. Чуашлар, әнә, театр биналарында аена ике генә тапкыр милли телләрендә спектакль уйный. Авыллардан балаларны җыеп китерү мәсьәләсе авыр торганга, артистларга мәгърифәт нурын үзләренә алып барып җиткерергә туры килә. Акча юк, кунакханәләрдә төн куну кыйммәт булу сәбәпле, авыл сабыйлары бер-ике артистны гына күрә ала. Шуның өчен махсус кечкенә күләмле спектакльләр куялар.

Балалар театрында проб­лема тагын да тирәндәрәк икәне Алматы дәүләт курчак театрының «Алтын кеше» спектаклен караганнан соң расланды. Спектакль казах ханлыгы оешуның 550 һәм курчак театрының 80 еллыгына багышлап куелган, казах халкының горурлыгы - 1970 елларда табылган скиф сугышчысы - «алтын кеше» турында бәян итә. Балаларда милли горурлык, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләрлек бер дигән спектакль. Милли музыка, җыр, казах костюмнары, сугышчыларның гаярьлеге теләсә кайсы халыкны сокландырырлык. Курчак театрында табигатькә сакчыл карарга, җәнлекләрне кыерсытмаска өйрәткән спектакльләр белән бергә менә шундый халыкның милли йөзен ачкан тарихи спектакльләр дә кирәк шул. Ә бәлки «Алтын кеше»ләр кирәг­рәктер дә әле. Шуңа күрә казахлар казахча сөйләшә белгән балаларны авыллардан эзләп йөрми. Атнасына 6 көн буе казах һәм рус телләрендә икешәр спектакль күрсәтәләр.

Якутларга кайтыйк, Саха Рес­публикасында сокландырган тагын бер күренеш - дәүләт Эстрада театрлары. 2015 елга кадәр ул концерт бюросы буларак иҗат итсә, Алексей Егоров атлы тәвәккәл егет аннан театр оештыра һәм Якутиянең иң танылган 33 эстрада җырчысын үз кубызына биетә. Егет - Якутиянең халык җырчылары Екатерина һәм Алексей Егоровларның улы. Сәхнә тузанын сулап, сәнгать белән «агуланып» үскән. Мәскәүдә Щепкин институтын тәмамлагач, 10 еллап Саха театрында драма артисты булып эшләгән. Аннары ГИТИСта продюсерга укып кайткан. 13 кинофильм төшергән. Халкыма тагын нинди игелек эшли алам, дип утырып уйлаган да, эстрадачыларны театр серләренә өйрәтергә хәл кылган. «Дөрес, мин концерт бюросын үземә акча эшләү өчен дә файдалана ала идем. Әмма дөнья йөзендә 500 меңгә дә тулмаган якут халкы алдында бу бик зур җинаять булачак иде», - дип егет ихлас фикерләре белән уртаклашты.

Бүгенге көндә репертуарларында 6 спектакль бар. Мәсәлән, танылган җырчы, музыкантлары Христофор Максимовның якынлашып килгән 100 еллыгы уңаеннан аның турында спектакль куйганнар. Эстрада театрының үз бинасы юк. Саха (Якутия) театрлары эстрада артистларын үзләренә сыйдыра. Әлегә режиссерларны да читтән чакыралар. Христофор Максимов турындагы мюзиклны, мәсәлән, атаклы режиссер Сергей Потапов куйган. Беренче вакытларда танылган җыр­чылар белән эшләве җиңел булмаган, әлбәттә. 33 җырчының һәркайсы үзен йолдыз итеп тоя бит. Югыйсә, режиссер Сергей Потапов үзе дә кечкенә кеше түгел, аны бөтен театр, кино дөньясы белә. «Ханым, микрофонны түргәрәк күчереп куегыз әле, дип бер җырчыга мөрәҗәгать иткән идем, аның сөзәргә җыенган үгез кебек акаеп каравы әле дә күз алдымда», - дип сөйләде С.Потапов. «Эстрада»чылар, «Аршин мал алан» спектаклен бик яратып уйный. Озакламый якут шагыйре, язучы, бик күп җыр текстлары авторы Семен Данилов иҗатына нигезләнеп спектакль куймакчылар.

Шулай итеп, Саха дәүләт эстрада театрының төп максаты - якут этно-поп музыкасын популярлаштыру. Спектакльләр кую иҗат эшчәнлекләрендә бер юнәлеш кенә. Моннан тыш «Бир кен» (Бер кояш астында) дип исемләнгән этно-поп музыкасы фестивале үткәрү гадәтен кертмәкчеләр. Ул быел беренче тапкыр уза. Анда Россиянең 11 төбәгеннән җырчы, музыкантлар катнашачак. Татарстаныбыздан да бер кояш астына сыенырга теләүчеләр бар.

Саха (Якутия) Республикасында олысы, кечесе әнә шулай милли мәдәниятләрен саклау, үстерү өстендә баш вата. Шулар рәтендә, билгеле, дөньякүләм танылган режиссер күпләгән спектакльләр, кинофильмнар авторы Сергей Потапов та бар. Фестивальдә күрсәтелгән спектакльләре онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Режиссер тел мәсьәләсенә аеруча таләпчән. «Рус теле милли театрларда аралашу теленә әйләнергә тиеш түгел. Минем артистларым күбесе русча юньләп сөйләшә дә белми. Тел театрдан китсә, халыктан да китә. Театр - милли телнең соңгы бастионы», - дип ул, бу мәсьәләгә үзенең карашын ап-ачык белдерде. 40 яшьлек бу режиссерның иҗат күәсе шаккатыра. Фестивальдә генә дә казахларда куйган «Чия»сен («Вишневый сад»), хакасларда сәхнәләштергән «Акылдан язган Муклай» спектаклен карадык. П.Ойунский исемендәге Саха академия театры Потаповның «Уяну» абсурд драмасын алып килгән иде. Хәтта эстоннарның «Убыр»ын да С.Потапов куйган. Никадәр тема! Төрледән-төрле жанрлар, сурәтләү чаралары белән оста эш итә. Спектакльләре заманча рухта куелган булса да, җанны уята. Чөнки режиссер тамырларыннан аерылмаган. Якут теле өчен әнә ничек җан ата! «Хакасларда милләттәшем П.Ойунский исеме («Акылдан язган Муклай»ның авторы) яңгыраса, мин бик бәхетле булачакмын», - дип ул хакас спектакле уңаеннан үзенең фикерен белдерде. Ә традиция заманчалыкны сугара. Традиция һәм заман яңалыгы бергә кушылганда гына Сергей Потапов спектакльләре һәм якут театры кебек «тере» театр барлыкка килергә мөмкин.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев