Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Якут эстрадасы театр уйный

Актер, җырчы продюсер Алексей Егоров Саха Республикасының концерт бюросы нигезендә эстрада театры оештыра һәм бүгенге көндә Якутиянең иң танылган 33 җырчысы спектакльләр куя. Алексей - Якутиянең халык җырчылары Екатерина һәм Алексей Егоровларның улы. Сәхнә тузанын сулап, сәнгать белән «агуланып» үскән. Мәскәүдә Щепкин институтында укыганда аңа җирсү хисе тыңгылык бирмәгән. Туган...

Актер, җырчы продюсер Алексей Егоров Саха Республикасының концерт бюросы нигезендә эстрада театры оештыра һәм бүгенге көндә Якутиянең иң танылган 33 җырчысы спектакльләр куя.
Алексей - Якутиянең халык җырчылары Екатерина һәм Алексей Егоровларның улы. Сәхнә тузанын сулап, сәнгать белән «агуланып» үскән. Мәскәүдә Щепкин институтында укыганда аңа җирсү хисе тыңгылык бирмәгән. Туган ягына әйләнеп кайткач, иҗат эшчәнлеген үз халкының телен, мәдәниятен саклауга юнәлдерергә булган. Һәм концерт бюросы нигезендә эстрада театры оештырган. Бүгенге көндә репертуарларында 6 спектакль бар. Мәсәлән, танылган җырчы, музыкант Христофор Максимовның якынлашып килгән 100 еллыгы уңаеннан аның турында спектакль куйганнар. Әлегә эстрада театрының үз бинасы юк. Саха (Якут) театрлары эстрада артистларын үзләренә сыйдыра. Әлегә режиссерларны да читтән чакыралар. Христофор Максимов турындагы мюзиклны, мәсәлән, атаклы режиссер Сергей Потапов куйган. Беренче вакытларда танылган җырчылар белән эшләве җиңел булмаган, әлбәттә.
33 җырчының һәркайсы үзен йолдыз итеп тоя бит. Югыйсә режиссер Сергей Потапов үзе дә кечкенә кеше түгел, аны бөтен театр дөньясы белә. «Ханым, микрофонны түргәрәк күчереп куегыз әле, дип бер җырчыга мөрәҗәгать иткән идем, аның сөзәргә җыенган үгез кебек акаеп каравы әле дә төшләремә кереп бимазалый», - дип сөйләде Потапов, эстрада театрында мюзикл куйганын исенә төшереп.
Театр репертуарында чит ил авторларының әсәрләре дә бар. Барыннан да бигрәк төркиләргә өстенлек бирәләр. Мәсәлән, «Аршин мал алан» спектакльләрен бик яратып уйныйлар. Озакламый якут шагыйре, язучы, бик күп җыр текстлары авторы Семен Данилов иҗатына нигезләнеп спектакль куймакчылар.
Саха дәүләт эстрада театрының төп максаты - якут этно-поп музыкасын популярлаштыру. Спектакльләр кую иҗат эшчәнлекләрендә бер юнәлеш кенә. Моннан тыш «Бир кен» (Бер кояш астында) дип исемләнгән этно-поп музыкасы фестивале үткәрү гадәтен кертмәкчеләр. Ул быел беренче тапкыр уза. Анда Россиянең 11 төбәгеннән җырчы, музыкантлар катнашачак. Татарстаныбыздан да бер кояш астына сыенырга теләүчеләр бар.
«Нәүрүз» фестивалендә эстрада театры «Мин очам» дип исемләнгән моно спектакль башкарды. Җырчы Валентина Романова- сөйгәнен көткән ялгыз хатынның өзгәләнүләрен Чыскыырай бер сәгать дәвамында җыр телендә тасвирлады. Спектакльдә компьютер графикасы, инсталляцияләр уңышлы кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев