Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

«Өрә белмәгән көчек»

«Әкият» Татар дәүләт курчак театрында Рүзәл Мөхәммәтшинның әсәре буенча куелган «Өрә белмәгән көчек» спектак­ленең премьерасы булды. Габдулла Тукайның «Гали белән Кәҗә», «Кызыклы шәкерт» шигырьләреннән башланып киткән тамаша көтелмәгән борылыш ала. Гали исемле малай алып кайткан көчек өрә белми икән. Кәҗә бәтие, сарык бәрәне белән ямь-яшел болында аунап рәхәт чиккәндә өрә...

«Әкият» Татар дәүләт курчак театрында Рүзәл Мөхәммәтшинның әсәре буенча куелган «Өрә белмәгән көчек» спектак­ленең премьерасы булды. Габдулла Тукайның «Гали белән Кәҗә», «Кызыклы шәкерт» шигырьләреннән башланып киткән тамаша көтелмәгән борылыш ала. Гали исемле малай алып кайткан көчек өрә белми икән. Кәҗә бәтие, сарык бәрәне белән ямь-яшел болында аунап рәхәт чиккәндә өрә белмәүнең бер зыяны да юк. Әмма һич көтмәгәндә бүре килеп чыга һәм кәҗә бәтиен караңгы урманга алып кереп китә. Шул вакытта Акбайның өрүе бик кирәк иде дә бит... Акбай һәм сарык бәрәне дуслык хакына караңгы урманга да бара. Һәм шунда көчек өреп, дусты кәҗә бәтиен явыз бүредән коткара.
Курчаклар сабыйларга аңлаешлы, күңелләренә хуш килерлек итеп эшләнгән. Сәхнә бизәлешләре дә гади, җете төсле, матур (рәссам Сергей Рябинин). Сюжеты катлаулы түгел, вакыйгалар эзлекле бара. Театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров әсәрне нәни тамашачыларга аңлаешлы итеп куйган.
Спектакльдә дуслык темасы күтәрелә. Геройлар балаларны җебегән булмаска, кирәк чакта, сүзеңне кычкырып әйтә белергә өйрәтә. Үз туган телен белгәннәр әллә нинди авыр хәлләрдән дә исән-имин котылачак, дигән фикер үткәрелә. Татар теле мәктәпләрдән кысрыклап чыгарылган бу шомлы көннәрдә «Өрә белмәгән көчек» спектакле бигрәк тә көчле тәэсир итә.
«Өрә белмәгән көчек» спектаклендә музыка да игътибарга лаек. Аны яшь композитор Эльмир Низамов спектакль өчен махсус иҗат иткән. Кәҗәгә, сарыкка, бүрегә, Акбайга үзләренә аерып музыкаль партияләр тәгаенләнгән. Кызганыч, композиторларыбыз нәниләр өчен куелган спектакльләргә махсус музыканы бик сирәк иҗат итә. Һәр геройның үз лейтмотивы, әсәрнең эчтәлеге туры китереп язылган җырлар булганда спектакль уңышлырак килеп чыга. Композиторлар Мәсгудә Шәмсетдинова, Луиза Батыр-Болгари, Резидә Ахиярова җырлары, көйләре белән үрелеп барган спектакльләрне нәни тамашачыларыбыз бик яратып карый, үзләре дә кушылып җырлый. Шуңа күрә яшь композиторның балалар театры белән кызыксынып китүе һәм бу өлкәдә осталыгын сынарга алынуы шатлыклы күренеш.
Спектакль геройларын «бәэлдәткән», «мәэлдәткән» Фәнзилә Сабирова (Гали), Марс Гайфуллин (Акбай), Рәмзия Фәйзуллина (кәҗә бәтие), Альбина Шагалиева (сарык бәрәне), бүре (Юрий Чуктиев), Рузилә Зарипова (тычкан) үзләренең рольләрен оста башкарды. Тискәре герой булса да, бүрегә куштанланып йөргән тычкан аеруча сөйкемле килеп чыкты. Бүрегә дә гашыйк булмыйча һич мөмкин түгел.
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев