Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Оренбургта «Татар моңы» бәйгесенә иң лаеклыларны сайлап алдылар

Ел саен фестивальнең форматы үзгәрә, шулай да туган тел номинациясе саклана.

Оренбург төбәгенең Әсәкәй районында «Татар моңы» бәйгесенә сайлап алу туры башланды. Әсәкәй район үзәгендә «Ак хисләр — 2020» бәйгесе кысаларында I турга иң яхшы җырчыларны сайлап алдылар. Бу фестиваль татар халкының гореф-гадәтләре, җырлары, моңнары, туган телебез саклансын, яшьләребез белсен дигән теләк белән үткәрелә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Фестиваль яшь башкаручыларны җәлеп итү һәм аларда татар рухын уяту, татар телен үстерү максатыннан үткәрелә. Жюри составында — Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина, «Ак хисләр» проекты авторы Зәйтүнә Вәлишина.

Әсәкәй — Оренбург өлкәсенең татарлар иң күп яши торган районы. Татар мәдәни тормышы әлеге җирлектә кайный. Бу биредә гомер итүче актив милләттәшләр тырышлыгына бәйле.

Әлеге елны фестивальдә сәләтләрен Оренбург шәһәре белән ике район вәкилләре күрсәтте. Әсәкәй һәм Сакмар районнарыннан катнашучылар арасында җырчылар белән бергә нәфис сүз осталары һәм музыка коралларында уйнаучылар булды.

Ел саен фестивальнең форматы үзгәрә, шулай да туган тел номинациясе саклана. Шулай итеп, бу юлы Оренбур өлкәсеннән «Татар моңы» бәйгесенең икенче турына өч яшь җырчы үтте.

Рафаэль Яросланов, Илнур Латыйпов- Әсәкәй районыннан. Ринат Инсапов — Оренбургтан.

 

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев