Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

"Әллүки" спектакле "Тантана" театр премиясендә бер номинация дә алмады

Татарстанның иң дәрәҗәле театр бүләгенә дәгъва итүчеләр билгеле булды. "Алтын битлек" бүләгенә дәгъва кылучы "Әллүки" номинантлар арасында юк.

Март ахырында Казанда Татарстан республикасының “Тантана” театр премиясе тапшырыла. Быелга бүләккә дәгъва итүчеләр арасында Бөгелмәнең Баталов исемендәге урыс драма театры, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, “Угол” иҗат лабораториясе, Буа драма театры, Казан яшь тамашачылар театры, Әлмәт татар драма театры, Качалов исемендәге рус драма театры, Кариев исемендәге татар дәүләт яшь тамашачы театры, Тукай исемендәге Әтнә драма театры, “Әкият” курчак театры, Чаллы дәүләт курчак театры, “Мастеровые” рус драма театры, “Пантера” камера балеты, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, Яшел Үзән муыка театры, “Sforzando” фонды, Минзәләнең Өметбаев исемендәге татар драма театры, Түбән Кама татар драма театры, Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бар. Тулы исемлекне Татарстанның театр эшлеклеләре берелге сайтыннан карарга мөмкин.

Режиссер Туфан Имаметдиновның “Әллүки” спектакле Татарстан республикасының “Тантана” театр премиясендә бер номинация дә алмады. Шул ук вакытта бу спектакль быел берьюлы өч номинациядә "Алтын битлек" театр бүләгенә дәгъва итә. Спектакль үзе "Опера спектакле" номинациясендә катнаша, моннан тыш, Туфан Имаметдинов "Режиссер эше", Эльмир Низамов "Музыкаль театрда композитор эше" дигән номинацияләрдә бүләккә тәкъдим ителгән. "Әллүки" – үлеп барган төрки телләргә тәрҗемә ителгән Тукай шигырьләреннән төзелгән спектакль.

2018 елда Туфан Имаметдиновның “Әлиф” спектаклендәге роле өчен Нурбәк Батулла “Алтын битлек” илкүләм театр бүләгенә лаек булган иде.

Республиканың “Тантана” премиясенә номинантлар арасына Туфан Имаметдиновның “Дәрдмәнд” спектакле дә кермәгән.

Татарстан театр әһелләренә "Тантана" бүләкләрен 27 март – Халыкара театр көнендә тапшыралар. Быел ул тугызынчы мәртәбә үткәрелә. Бүләкнең акчалата өлеше 50 мең сум тәшкил итә.

Коронавирус сәбәпле “Әллүки” спектакле Мәскәүдә 4 апрельдә күрсәтелмәячәк. “Алтын битлек” фестивале шәһәр мэриясы карары нигезендә 10 апрельгә кадәр Мәскәүдә спектакльләрен уздырмаячак.

 

Азатлык

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев