Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Әллә күңел нечкәргән...

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына Н.Исәнбәт әсәре буенча куелган «Миркәй белән Айсылу» спектакле кайтты. Беренче тапкыр ул 1936 елда Гомәр Исмәгыйлев тарафыннан сәхнәләштерелгән була. Утыз елдан соң аңа режиссер Марсель Сәлимҗанов җан өрә. Бу юлы «Миркәй белән Айсылу»ны яшь режиссер Илгиз Зәйниев «терелтте». Спектакль бәйрәм арасында өч көн рәттән...

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына Н.Исәнбәт әсәре буенча куелган «Миркәй белән Айсылу» спектакле кайтты. Беренче тапкыр ул 1936 елда Гомәр Исмәгыйлев тарафыннан сәхнәләштерелгән була. Утыз елдан соң аңа режиссер Марсель Сәлимҗанов җан өрә. Бу юлы «Миркәй белән Айсылу»ны яшь режиссер Илгиз Зәйниев «терелтте».
Спектакль бәйрәм арасында өч көн рәттән күрсәтелде. Өчесендә дә залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Декабрьдә буласы спектакльгә дә билетлар сатылып беткән диярлек. Бу хәл театр сөючеләребезнең татар классикасына никадәр сусаганын күрсәтә.
Спектакльдә революциягә кадәрге татар авылы сурәтләнә. Чибәр кыз Айсылуга күп авыл егетләре гашыйк, алар арасында бөтен авылның канын эчеп рәхәт яшәгән бай малае Дәүли дә, бөкре Гариф тә, бәхет эзләп Урал якларына китәргә мәҗбүр булган ярлы крестьян малае Миркәй дә бар. Көндәшләре Миркәй белән Айсылуның серләшүләрен күзәтеп, соңыннан аларны бөтен авыл халкы алдында фаш итә. Нәкъ шул вакытта корылыктан тилмергән авыл халкы, ике гашыйкны җәзага тартып, Аллаһның рәхмәтенә ирешербез, дип уйлый. Ялгыша, бик нык ялгыша алар! Бу хәлләргә түзә алмыйча, Айсылу акылдан яза. Спектакль ике гашыйкның үлеме белән тәмамлана. Режиссер дини наданлыкны читләтеп, фаҗигале мәхәббәт тарихына басым ясаган.
Ул мәхәббәт тарихы гына булып калган да булыр иде, бәлки. Әгәр дә күмәк күренеш­ләрдә сәхнәгә өлкән буын артистларыбыз чыкмаса. Ниһаять, Г.Камал сәхнәсендә «Зәңгәр шәл» кадәр үк булмаса да, аның кебек күп артистлар катнашында куелган тулы канлы татар классик спектакле сәхнәләштерелде. Ниһаять, тамашачы Хәлимә Искәндәрова, Зөлфирә Зариповаларны, Илдус Әхмәтҗан, Әсхәт Хисмәтләрне, Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләйләрне, Наил Дунай, Айдар Хафиз, Илдар Хәйруллиннарны күрә алды. Телебезнең тәмен тоеп сөйли белгән, сәхнәдә судагы балыктай йөзгән бу артистларны спектакльдә күз кырые белән генә күреп калу да зур сөенеч бит! Һәм чыннан да, башта кытыршырак барган спектакль өлкәннәребез чыгу белән җанланып, сәхнәбез исә нурланып киткәндәй булды. Әллә соңгы айларда тел тирәсендә барган бузадан күңел тулганга, әллә өлкәннәребезне сагынудан, аларның һәр репликалары үтә мәгънәле булып ишетелде. «Ярлыга гаеп ташлау да җитә», дип, бәгырьләргә үтәрлек итеп, Җәләйләр, Әзһәр Шакир, Дунай, Хафизлар гына әйтә ала торгандыр. Чөнки алар - шушы классик әсәрләребезне укып үскән буын. Бу әсәрләр буенча куелган спектакльләрдә уйнап сәләтләрен чарлаган артистлар. Татар сүзе, татар моңы аларның бәгырьләренә уелган. Һәм телгә, моңга ясин чыккан бу көннәрдә, гасырлар буе изелеп яшәгән татарны кабат кысалар дип, бәгырьләрне айкарлык итеп әйтергә алар гына булдыра. Чыннан да, мәктәпләрдән ана телебезне кысрыклап чыгару өчен, белем алырга теләмичә, бары мич өстендә бот кашып ятарга хыялланган берничә ата-ананың шикаяте җитте ләбаса!
Яшьләрне битләренә корым ягып авыл буйлап йөрткәнгә, авыл халкы соңыннан үкенә. «Без йөртмәдек, ил йөртте», дип үз-үзләрен акламакчы була. Күренекле артистларыбызның бу сүзләре бүгенге хәтәр вакыйгаларга туры килмәсә (ә татарның хәтәрдән арынганы да юк) шулкадәр үкенечле яңгырар идемени! Сәхнәне дер селкеткән, тулы канлы татар классик спектакльләре ешрак куелса, хәтта милли театрларда русча сөйләшүче, фикер йөртүче яшьләр барлыкка килмәгән булыр иде, бәлки...
Хәер, бу тамашада яшьләр сынатмады. Иркә кыздан, сөйгән ярдан үз-үзен белештерми торган диванага әйләнгән Айсылуны уйнарга, аһ-һай, осталык кирәк! Тиле дигәч тә, ни теләсәң шуны кыланырга ярамый, чама белү сорала. Ләйсән Фәйзуллина бер халәттән икенчесенә бик табигый күчә белде, ясалмалылыкның әсәре дә юк иде. Айсылу, һичшиксез, Ләйсәннең иң шәп рольләренең берсе булып тамашачылар күңеленә уелып калачак! Театр сөючеләр Эмиль Талиповны сәхнәдә күрүгә үк сөенә торгандыр, чөнки бу егетнең сөйкемле сөяге бар. Уңай рольгә Эмильне билгелисең икән, ярты уңышка ирештең дигән сүз. Миркәй роле белән дә нәкъ шулай булды.
Яшь композитор Эльмир Низамов иҗат иткән музыка спектакльнең фаҗигале яңгырашын көчәйтеп җибәргән. Өстә, сәхнәнең бер ягында мәҗүсилек билгесе - ботакларына тасмалар бәйләнгән агач сукырларча коткыга бирелгән халыкны гәүдәләндерә. Аңа каршы якта аркылы-торкылы озын баганалар, күперне билгеләгән тимерчыбык хәтәр репрессия елларын хәтерләтә. Салкын зәңгәр фон җаннарны куырып ала. Кинаяле, яшерен мәгънәле сәхнә бизәлешләре - рәссам Булат Ибраһимовның эше.
Олысының, кечесенең бер сәхнәдә уйнавын карау никадәр рәхәт! Байтак рольләр башкарып инде азу теше ярган урта буын артистлар - Минвәли Габдуллин, Фәнис Җиһанша, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Олег Фазылҗанов, Рамил Вәҗиевләр дә, өлкәннәребез кебек сәхнә тутырып чыга, уйный. Сәхнәдән милли рух, буыннар бергәлегеннән хасил булган ныклык, көч бөркелә. Безгә бүген нәкъ шундый бергәлек, ныклык җитми...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Фотолар Г.Камал театрының рәсми сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев