Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Луганскида татар шигърияте һәм мәдәниятенә багышланган чара булды

М.Горький исемендәге Луганск шәһәр китапханәсендә татар шигърияте һәм мәдәниятенә багышланган чара узды. Анда Луганск Халык Республикасының барлык почмакларыннан татарлар килгән иде.

Бәйрәмне Луганск мөселманнары Диния нәзарәте һәм төбәк Мәдәният, спорт һәм яшьләр министрлыгы ярдәмендә Гөлфия Кәбированың төбәк татар мәдәни үзәге оештырды.

Бу көнне китапханә кунаклары һәм укучылары гына түгел, ә Луганск татар җәмгыяте вәкилләре дә туган телнең - милләтнең тарихын һәм бабаларыбыз истәлеген саклаучы уникаль мәдәни мирас булуын чираттагы тапкыр исбатлау өчен җыелды. 

Анда «Чишмә» татар-башкорт мәдәни үзәге вәкилләре, «Стожары» халык вокал ансамбле, «Җаным» татар ансамбле, «Йолдызлык» хореграфия ансамбле вәкилләре, Луганск шәһәренең 60нчы гимназиясе укучылары Индира Садыйкова һәм Ясмин Касым, Виктория һәм Мария Драпак гаилә дуэты чыгыш ясады. 

Чараны китап күргәзмәсе тулыландырды, анда татар теле һәм сөйләм культурасы буенча басмалар, мәкальләр һәм шигырьләр җыентыклары тәкъдим ителде.

 

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев