Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Ленар Шәех һәм Алсу Шәмсутова Парижда Рудольф Нуриевның каберен зиярәт кылган

Парижның Көнчыгыш телләре һәм мәдәниятләре милли институтында (INALCO) татар язучыларының китаплары тәкъдим ителү көннәрендә татар язучысы Ленар Шәех һәм Төркиянең Сәлҗук университеты мөгаллиме Алсу Шәмсутова дөньякүләм танылган балет биючесе Рудольф Нуриевның каберен зиярәт кылганнар.

 «Франциядә татар әдәбиятына кызыксыну бар, әмма алар өчен әлегә без ерак планета кебек. Татарлар турында гомуми күзаллау булса да, тарих һәм әдәбият аша танышу бик аз дәрәҗәдә. Безнең хакта күзаллауны тудыручы милләттәшебез ул – Рудольф Нуриев», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Ленар Шәех.

Ленар Шәех һәм Алсу Шәмсутова балет остасы Рудольф Нуриев каберенә зират кылырга алып барып, балет артистының рухына дога укырга мөмкинлек биргән өчен Россиянең Франциядәге илчелеге вәкиле Игорь Носковка рәхмәт әйтте.

«Дөньякүләм танылган татарның мәңгелек урынын, Сена елгасы ярында ул яшәгән йортны күрү күңелдә тирән хисләр уятты», – диде алар.

  • Нуриев Рудольф Хәмит улы – балет артисты, балетмейстер. 1938 елның 17 мартында Иркутск шәһәрендә туа. 1958 елда Ленинград хореография училищесен тәмамлый. 1958–1961 елларда С.М.Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет академия театрында балет солисты.
  • 1962–1981 елларда Король балетында (Бөекбритания) «даими чакырылучы солист» буларак эшли. 1970–1983 елларда, күп илләрнең балет труппаларында солист һәм сәхнәгә куючы. 1983–1989 елларда Париж театрының балет труппасы директоры (сәнгать җитәкчесе), «Гранд-Опера» театры балетмейстеры, шунда ук биюче булып чыгышлар ясый. 1992 елда бию карьерасын төгәлли, дирижер буларак чыгышлар ясый башлый.
  • 1992 елның маенда Казанга кайта. Казанның Зур концерт залында ТР Дәүләт симфоник оркестрына (Сергей Прокофьевның «Ромео һәм Джульетта» балеты музыкасыннан кисәкләр) һәм соңыннан VI классик балет фестивалендә Татар опера һәм балет театрында Петр Чайковскийның «Щелкунчик» балетына дирижерлык итә.
  • 1993 елның 6 гыйнварында вафат була, Парижда Сен-Женевьев-де-Буа зиратында җирләнә.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев