Мәдәни җомга

ИСӘНМЕСЕЗ, САУМЫСЫЗ!

Кешеләр бер-берсен төрлечә сәламли. Туган-тумачаң, күр- ше-күлән, дус-иш, таныш-белешең белән исәнләшү, хәтта бер дә белмәгән кешегә сәлам биреп узу - элек-электән килгән күркәм гадәт. Инглизләр "һеллоу", гарәпләр "әссәламегаләйкем", урыслар "привет", "здравствуйте", яһүдиләр "шоломалейкем" ("мир вам") дип сәламли. Татарларда исәнләшү формалары күп төрле. Ә иң еш кулланыла торганы - "исәнмесез", "саумысыз"....

Кешеләр бер-берсен төрлечә сәламли. Туган-тумачаң, күр- ше-күлән, дус-иш, таныш-белешең белән исәнләшү, хәтта бер дә белмәгән кешегә сәлам биреп узу - элек-электән килгән күркәм гадәт. Инглизләр "һеллоу", гарәпләр "әссәламегаләйкем", урыслар "привет", "здравствуйте", яһүдиләр "шоломалейкем" ("мир вам") дип сәламли. Татарларда исәнләшү формалары күп төрле. Ә иң еш кулланыла торганы - "исәнмесез", "саумысыз". Авыл халкы, гадәттә, кешенең исемен әйтеп сәламли. "Габдрахман, исәнме", "ни хәлләрдә яшисез", "ни хәлләрегез бар", "исән- саулармы барыгыз да", "сәлам бирдек", "хәерле иртә", "хәерле көн", "хәерле кич".

Бер караганда, бу хакта сүз куерту гаҗәбрәк тоелыр. Әмма моның бер тарихы бар. Америка Кушма Штатларыннан бертуган Майкл һәм Брайен Маккомаки халыкара хәлнең аеруча киеренкеләнгән бер мәлендә - 1970 елның урталарында Җир шарының бөтен почмакларына хат язып сала. Анда аларның бер генә үтенече була: ике бертуган шул хатны кулына алган кешедән, урамга чыгып, ким дигәндә ун кешене сәламләвен сорый. Маккомакиларның хатына бөтен илләрдә диярлек теләктәшлек белдерәләр. Аңа хәтта дәүләт башлыклары да колак сала. Шул вакыттан алып, төгәлрәге, 1973 елның 21 ноябреннән бу көнне сәламләшү (исәнләшү) көне дип билгеләп үтә башлыйлар. Хәзер бу датаны 180 илдә ел саен бәйрәм төсендә билгеләп узалар. Ләкин Русиядә, шул исәптән Татарстанда да аны алай бик зурлап искә алмыйлар.

Әмма исәнләшү тирән мәгънәгә ия. "Исәнмесез", "Саумысыз" дип әйтү генә дә кешенең сәламәтлегенә, исән-имин йөрүенә ниндидер бер сөенү хисен аңлата. Моннан үзең дә канәгатьләнү аласың, кешеләр белән шулай аралашып, күрешеп йөрүеңә сөенәсең.

Һәр халыкның үз милли традицияләре, гореф-гадәтләре бар. Әмма һәр халык исәнләшүне үзенчә аңлата. Мәсәлән, осетиннар бер-берсе белән "сәлам" дип исәнләшә. Ә элек алар бер-берсенә "исән-имин көт" дия торган булган. Чөнки борынгы заманнарда үзара бәхәсләр, гадәттә, корал ярдәмендә хәл ителгән. Һиндстан халкы бер-берсе белән очрашканда шундый сорау бирә: "Төнлә сезне озынборын борчымадымы?" Мондый сорау, билгеле бу илнең климатын белмәгән кешеләр өчен сәер яңгырый. Ләкин күрешкәндә шулай хәл-әхвәл сорашу - һиндиләрнең үзе өчен гадәти күренеш. Ә монголлар ел фасылына карап, исәнләшүнең мондый алымын куллана: көз көне - "терлекләр симезме?", кыш көне - "ничек кышлыйсыз?", аннары "язны ничек каршылыйсыз?" диләр. Кытайлар бер-берсе белән очрашканда беренче сүз итеп "ни хао ма?" ди. Бу "бүген ашадыңмы?" дигәнне аңлата. Африканың кайбер илләрендә кешеләр очрашканда бер-берсенең маңгаена, ирененә һәм күкрәгенә кулларын тидереп ала. Моның мәгънәсе шундый: "Мин синең турыда уйлыйм, мин синең хакта сөйлим, мин сине ихтирам итәм". Америка индеецларының кайбер кабиләләрендә борынны борынга тидерү исәнләшү формасы булып санала. Гренландиядә яшәүчеләр очрашканда бер-берсенә, көннең нинди булуына карамастан, "менә дигән һава" дип эндәшә. Урта Азиядә "сәламәтлек ничек, эшең барамы, балалар ничек, йортың ни хәлдә, этең белән ничек, машинаң йөриме" кебек сораулар сәламләүнең бер формасы булып санала.

Сүзсез генә исәнләшү алымы да бар. Мәсәлән, егет һәм кызлар еш кына бер-берсен кочаклап яки биттән үбеп сәламли. Ир-атлар, гадәттә, кул биреп исәнләшә. Самоада исә таныш кешеләр белән очрашканда бер-берсен иснәү гадәте бар икән. Ә эскимослар әңгәмәдәшенең башына һәм аркасына әкрен генә йодрык белән сугып ала. Пасха утравында яшәүчеләр йодрыкларын бер-берсенең күкрәгенә куя, аннары алга суза һәм төшерә. Моның белән алар үзләренең шатлыгын һәм уңай мөнәсәбәтен белдерә.

Белгечләр, адәм баласының аяк-кул, бит-йөз, тән-гәүдә белән үз хисләрен белдерүнең 700 мең ысулы бар, диләр. Әлеге санга ышануы кыенрак, әлбәттә. Чөнки кайсы халыкны алсаң да, аның сүз запасы бу санга җитми. Ләкин кайбер халыкларда, милләтләрдә һәм кабиләләрдә, чыннан да исәнләшү хисен белдерүнең меңгә якын ысулы бар. Мәсәлән, инглиз кешесе синең белән 60 минут буе сөйләшсә дә, кулы белән бернинди дә хәрәкәт ясамаска мөмкин. Ә шул ук вакыт эчендә фин уртача бер тапкыр, италияле - 80, француз - 120, мексикалы 180 тапкыр кулы белән төрле хәрәкәтләр ясый.

Кул биреп исәнләшү каян килеп чыккан соң? Бездә бу алым бик киң таралган. Әйтик, мәҗлесләргә килгәч, туйларда, юбилейларда, туган көнгә багышлап үткәрелә торган чараларда таныш һәм таныш түгел кешеләр белән кул биреп яки ике куллап күрешү гадәте бар. Бу бигрәк тә ир-атларга хас. Белгечләр моны болай аңлата: бик борынгы заманнарда үзара дошманлашып яшәгән кешеләр килешергә теләп, бер-берсенә кул биреп сөйләшкән. Ә бу исә үз чиратында кулда корал юклыгын аңлаткан. Ә менә Кения һәм Танзаниядә яшәүче массаи кабиләсе күрешкәндә башта уч төбенә төкереп ала икән.

Мәгълүм булганча, Италия һәм немец фашистлары кулларын алга сузып сәламләгән. Бу - борынгы римлеләрдән калган гадәт. Алар шулай исәнләшкән. Сәламләүнең бу алымы "салют" дип аталган.

Таиландта яшәүчеләрнең исәнләшү алымы да кызыклы. Бу илдә бер-берсен ике кулны бергә кушып, күкрәккә, яисә маңгайга куеп һәм бер үк вакытта алга таба башларын, гәүдәләрен иеп сәламлиләр. Таиланд халкы моның белән үзенең ихтирамын, хөрмәтен, шатлыгын һәм рәхмәтен белдерә.

Кайбер кешеләр исәнләшкәндә хатын-кызларның кулын үбә. Бу йола бигрәк тә Русиядә киң таралган. Шулай ук өч тапкыр биттән үбү кебек исәнләшү алымы да кулланыла. Хатын-кыз белән ир-атның бер-берсен шулай сәламләве гаҗәп тоелмый. Ә менә ирләрнең бер-берсен үбеп сәламләве мәзәгрәк. Ул борынгы заманнарда Русь илендә озак аерылышып торганнан соң күрешү алымы, сәламләү формасы булып саналган. Ә СССРда бу Генераль секретарьларга гына хас сыйфат булып калды. Алай да ике тапкыр уң һәм бер тапкыр сул яңактан үбеп алу йоласы яши әле. Шулай сәламләү Франциядә кулланыла. Әфганстанда исә ирләр бер-берсен үбеп сәламли.

Бөекбританиядә үбешергә яратмыйлар. Бу илдә хәтта еш кына кул биреп тә-исәнләшеп тормыйлар. Аның урынына баш кына селкиләр. Финляндиядә дә шулай. Монда чит ил яшьләре белән очрашканда гына үбешеп сәламлиләр. Һолландиядә өч тапкыр үбешү гадәте бар. Көтеп алынган кунакны көнгә берничә тапкыр үбеп-үбеп алалар. Бигрәк тә туйларда кәләшкә нык "эләгә". Һәр кунак аның янына килеп, сәламләргә, ягъни үбәргә тиеш.

Сүз белән исәнләшү урынына үбешү йоласы башка кайбер халыкларда да бар. Мәсәлән, алманнар бик яхшы таныш-белешләре белән, испаннар шулай ук танышлары, туган-тумачалары белән теләсә кайда бер-берсен үбешеп сәламли. Италиядә кул биреп кенә исәнләшәләр яки бер-берсен кочаклыйлар, баш белән ым кагалар.
Каян килгән соң сәламләүнең үбешү йоласы? Тарихчыларның язуына караганда, борынгы заманнарда кешеләрнең бер-берсенә якын килеп, иснәп карау гадәте булган. Алар шундый юл белән бер-берсеннән мәгълүмат алган, игелек кылып йөргән кешедән начар ис килми дип уйлаган. Ә инде югары дәрәҗәдәге түрәләрне аягүрә басып сәламләү формасы да киң кулланыла. Андый чакта бер-берең белән кул биреп күрешү мәҗбүри саналмый.

Ә сезнең регби уенын караганыгыз бармы? Яңа Зеландия командасының көндәшләрен сәламләве башка бер илнекенә дә охшамаган. Уен башланыр алдыннан берсеннән-берсе таза егетләр кара киемнән тезелеп баса да көндәшләре командасына карап, үзләренең сәламләү йоласын башкара. Беренче тапкыр күргән кешегә бу бик сәер тоелыр. Спортчылар үз телләрендә колакны тондырырлык итеп кычкыра, чүгәли, күкрәкләренә бәрә, аннары кулларын югары күтәреп тыпырдый, телләрен чыгарып-чыгарып ала. Бу галәмәт 3-4 минут дәвам итә. Моны тамаша кылып торган кешеләр Яңа Зеландия регбичылары уен алдыннан көндәшләренә ниндидер йогынты ясарга тырыша, дип тә уйларга мөмкин. Ләкин бу һич тә алай түгел. Ул - дусларча сәламләү алымы.

Без һәр көнне кем белән булса да исәнләшәбез, бер-беребезне сәламлибез. Ләкин узган-барганда сәлам бирә белмәгән кешеләр дә бар әле. Үз иткән, якын күргән кешеләр башкалар артыннан сәлам әйтеп җибәреп, үзләренең исән-сау икәнлекләрен белгертеп кенә калмый, ә бәлки, танышларына үзләренең ихтирам хисләрен дә җиткерә. Хәтта йомышың төшеп, берәр оешмага кергәч, бер дә таныш булмаган кешеләргә дә сәлам бирү синең әдәплелегеңне, зыялылык сыйфатларын күрсәтә. Өйдә иртән торып, идәнгә баскач, гаиләңә үзеңнең сау-сәламәт икәнлегеңне белдерү, бер-береңнең кәефе турында сорашу - бу яңа көннең уңышлы башлану билгесе. Димәк, алда сине тагын көтелгән һәм көтелмәгән очрашулар, күрешү-исәнләшүләр көтә.

Мөнир АБДУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: