Мәдәни җомга

БИСМИЛЛӘЛЕ ЕЛЛАР КИЛСЕН

Алсу таңнары, ямьле җәйләре, шыгырдап торган карлары, үз вакытында бик белеп кенә яуган яңгырлары, мул уңышлары, сөенечле бәйрәмнәре белән 2011 ел да тарихка кереп бара. Без көтеп ала, әле алай гына да түгел, соңыннан эзләп йөри торган «Мәдәни җомга»ның да быел бер генә мәртәбә киләсе, безне куандырасы калды. Бер көнне...

Алсу таңнары, ямьле җәйләре, шыгырдап торган карлары, үз вакытында бик белеп кенә яуган яңгырлары, мул уңышлары, сөенечле бәйрәмнәре белән 2011 ел да тарихка кереп бара. Без көтеп ала, әле алай гына да түгел, соңыннан эзләп йөри торган «Мәдәни җомга»ның да быел бер генә мәртәбә киләсе, безне куандырасы калды.

Бер көнне берәү (ул инде минем гомер буена «Мәдәни җомга»дан аерылмаганны белә), телефоннан Миләүшә Галиуллинаның Солтан Габәшиләр турындагы язмасын таптыра, гәзитне сорый, укырга гына биреп тор әле, ди. Биреп торган бар инде, берсенең дә кире кайтарганы юк. Бирмәдем, мин аны үзем дә менә ничә еллар инде җыеп барам. Вакытлар үткән саен, кирәкле язмаларны табып алам. Ә кайбер таныш укытучыларым, бергә укыган сабакташларым, үзләренә кирәкле язмаларны кисеп алып, җыеп бара. Берәүсе хәтта 16 ел буена чыгып килгән гәзитнең картотекасын да төзегән. Бер тәмен белгән, атна буена рәхәтләнеп укыган әбүнәче, иманым камил, аннан аерылырга бик тырышмый. Инде алар гәзиткә күптән барып язылгандыр. Язылырга өлгермәгәннәр әле бүген, иртәгә, тагын дүшәмбе көнне (23, 24, 26 декабрьдә) бөтен почта бүлекләрендә языла ала. Үзегез дә күреп торасыз, кайберәүләр җилфердәп торган, буш, сары гәзитләре өчен дә ниләр генә вәгъдә итми. «Мәдәни җомга» исә - затлы, зыялы, динле, иманлы кешеләр, язучылар һәм сәнгать әһелләре гәзите. Шул ягы белән дә ул безнең күңелгә якын.

Үзегез дә беләсез, бу гәзиткә нигез салучыларның, оештыручыларның берсе олпат журналист Миншәех абый Зәбиров булды. Әле бүген дә гәзит сәхифәләрендә Миншәех Харис улының уйлап тапканнары, башлап җибәргәннәре исән, дәвам итә. Бер генә санның да «Айга кырын карама» рубрикасыннан башка чыкканы юк. Ул Алсу Зәйдуллинаны үзе эшкә алып, шуңа өйрәтеп калдырды. Бу гәзиттә эшләгән һәр кеше турында да бик рәхәтләнеп сөйләп булыр иде. Менә Рәмзия Габдуллина. Аны Миншәех абый эшкә алган һәм пенсиягә озаткан булган. Ул әле бүген дә үз эшенең остасы, гәзитне калыпка сала, бизи, матурлый, яратып эшләп йөри. Әгәр исән булса, 2012 елда Шәех абыйга 80 яшь тулыр иде. Ул үз туган көнендә безгә, дусларына бүләкләр бирергә ярата иде. Беләм, ул сезгә, гәзитне өенә яздырып алучыларга, бүләкләр җибәрер иде. Хәтерлисездер әле, өйләрегезгә, гәзиткә ияреп, «Татар мөселман календаре», стена җәүвәлләре килгән елларны.

Шөкер, менә быел да, төп календарьга өстәп, киләсе ел өчен «Бисмиллә календаре» чыгардык. Остазымның рухы шат булсын, сезгә тапшырырга ниятләп торам. «Мәдәни җомга» гәзитенә язылган һәр кешегә җитәчәк. Аны редакциягә килеп тә, безгә (Казан, Тукай урамы, 57 нче йорт, 5 нче офис) килеп тә ала аласыз. Хат ташучылар, китап сатучылар аша да гәзитнең әбүнәчеләренә җиткерә алырбыз. Бу календарь да бик матур, бай эчтәлекле булып чыкты. Без аны дин белән яңарак кызыксына башлаган кешеләргә тәгаенләдек. Нәрсә ул дин, аның биш баганасы ничек була? Ничек иманга килергә, ничек намаз укырга, кемнәр корбан чалырга тиеш? Барыбыз да күреп торабыз, бүген бик тә катлаулы чорда яшибез. Дөньяны хәтта матурлык кына коткармаска да мөмкин. Коткарса, дин, иман коткарыр. Шулай икәнен бик күпләр белә. Ә иң беренче сүзебез «бисмиллә» булырга тиеш. Бөек шагыйрь Акмулла бабабыз безгә:

Һәр заман сүз башланыр бисмилләдән,
Һәр вакыт эш башланыр бисмилләдән;
Яхшылар бисмилләсез эш кылмаган,
Эш тәмам бисмилләсез һич булмаган, -

дип язып калдырган.

Шулай, дусларым, Яңа елга бисмиллә һәм «Мәдәни җомга» белән бергә керсәк, бергә булсак иде.

Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: