Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сүз һәм гамәл

Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе шагыйрь, тәрҗемәче Айдар Хөсәеновка кисәтү ясаган

Айдар Хөсәенов моннан өч ел Тукайның аерым шәхес түгел, иҗади төркемнең псевдонимы булуы турында фаразлаган иде.

Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе үзенең әгъзасы, шагыйрь, тәрҗемәче, блогер Айдар Хөсәеновка кисәтү ясаган.

«Башкортстан Язучылар берлегенең кайбер әгъзалары кыланышлары чиктән ашты, алар берлек уставына гына түгел, моральгә каршы килә. Мәсәлән, Айдар Хөсәенов ватсапта безнең берлеккә һич тә катнашы булмаган «Союз писателей РБ» дип аталган чат ачкан. Аның үзе җитәкләгән берләшмәдәге эшчәнлеге милләтара ызгыш чыгаруга, республика җитәкчелеге һәм безнең берлек идарәсе эш нәтиҗәләрен дискриминацияләүгә, әдәбият әһелләренә пычрак ташлауга юнәлтелгән», – дип яза Башкортстан язучылар берлеге рәисе Айгиз Баймөхәммәтов.

Ул алга таба мондый гамәлләр кабатланган очракта Айдар Хәсәеновның берлектән чыгарылачагын искәрткән. Айгиз Баймөхәммәтов шагыйрьнең документлар алыштыру өчен акча җыю зарурлыгы турындагы хәбәрен абсурд дип атаган.

  • Айдар Хөсәенов моннан өч ел Тукайның аерым шәхес түгел, Фатих Әмирхан җыйган иҗади төркемнең псевдонимы булуы, бары тик мистификация икәнлеге турында язган, интервьюлар биргән иде.
  • Айдар Хөсәенов «Урал-Батыр» башкорт хаклык эпосын рус теленә тәрҗемә итүче буларак та билгеле.

 

Рузилә Мөхәммәтова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев