Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Зур иҗат тантанасы

Алдагы бер атна эчендә Чаллы каласының "Энергетик" мәдәният сараенда һәм мәркәзебезнең Камал театрында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев кичәләре шаулап үтте. Ул үзе һәрвакыттагыча шаяртып, һәр вакыйганы уен-көлкегә төреп уздырырга тырыша. Бу юлы да елмаерга ачкыч тапты менә: "Камал театрының маңгаена чабата чаклы хәрефләр белән "Разил Вәлиевкә 70 яшь" дигән...

Алдагы бер атна эчендә Чаллы каласының "Энергетик" мәдәният сараенда һәм мәркәзебезнең Камал театрында Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев кичәләре шаулап үтте. Ул үзе һәрвакыттагыча шаяртып, һәр вакыйганы уен-көлкегә төреп уздырырга тырыша. Бу юлы да елмаерга ачкыч тапты менә:
"Камал театрының маңгаена чабата чаклы хәрефләр белән "Разил Вәлиевкә 70 яшь" дигән язуны укыгач, әттәгенәсе, инде 70, дип куркып калган идем. Бер күзне каплабрак кабаттан карагач, сөенеп тә куйдым. Карт, дип түгел, яшь, дип язганнар икән лә!"
Ассызыклау кирәк: бер-бер артлы Түбән Кама, Чаллы, Казан шикелле иң зур калаларда юбилей тантаналары уздыру бәхете, андый дәрәҗәләр һәр әдипкә эләкми. Моның өчен, иң әүвәле, иҗатыңны, хәтта әле синең иманыңны, яшәү кыйб­лаңны хөрмәт иткән тамашачы һәм укучыларың да булу кирәк. Язучылар берлеге 350 гә якын уртакул каләмче белән тулды, дип сүгенүләр юкка гына түгел. Камал театры коллективы да дөрес бәя бирә: аның сәхнәсенә үзенең иҗат кичәләре белән уннан артык әдипнең дә менә алганы юк.
Разил Вәлиев кичәләрен, әлбәттә, көтеп алдык. Түбән Кама - аның туган җире. Әле мәктәптә укыган чагында ук "Ләйсән" әдәби түгәрәгенә җәяү йөреп, ул Чаллы каласында шигъри канат ярган. 35 яшьлек вакытында килеп, ул өч ел буе Чаллы язучылар оешмасының җитәкчесе булды. Ә Казан инде Разил Вәлиевне үз җөмһүриятебезгә генә түгел, бөтен татар дөньясына мәшһүр шәхес итте. Түбән Кама, Чаллы калаларындагы кичәләре үк шыгрым тулы заллар белән шаулап үткән иде. Камал театры сәхнәсендә узганы сабак, гыйбрәт алу өчен дә олы дәрес булды.
Без, гадәттә, юбилей кичә­ләренә олы җитәкчеләр килүен, аларның саллы бүләк чыгарып бирүен көтеп вакланабыз. Дөрес, татар шәхесләре, Мәскәүнекеләр төсле, бүләккә коттедж, фатир, 20-30 миллион тәңкәлек "Ягуар", "Бэнтли" яки "Ролс-Ройс" кебек машиналар, бишәр миллион сумлык премия­ләр күреп бозылмаган. Бездә иң мәртәбәле дип саналган Тукай бүләге өчен дә биш йөз меңнән артык сәрмая таба алмыйлар, хәтта шул сәдака хакына да яз башы саен этеш-төртеш.
Камал театрындагы тантанасы өчен Разил абыйның үзенә дә, сценарийны төзүче Рәмис Аймәткә дә олы рәхмәт. Мең бәрәкәт - сәхнәдә текстны яртылаш ятлап килгән, йә кәгазьгә төбәлеп дежур сүзләрне татар телебезне вата-җимерә тезгән җитәкчеләр күреп гарьләнмәдек. Разил Вәлиевкә орден би­рер­ләр микән, әллә медаль белән калырмы, дигән интрига көтеп вакланмадык. Разил абый - ачык күңелле, җаны татар моңыннан бәллүр савыт сыман зеңләп торган шагыйрь, кичәсе дә милли аһәң белән тулды, якты учак яны сыман гел җылытып торды.
Юбилейга моннан 50 ел элек үк Мәскәүнең М.Горький исемендәге Әдәбият институтында бергә укып йөргән сабакташлары, бүген исә үз милләтләренең данына әверелгән Алтай һәм Якут-Саха республикаларының Бронтой Бедюров, Диман Белеков, Андрей Борисов атлы шагыйрь һәм композиторлары килеп җиткән. Аларның татар милләтенең җанатар һәм фидаи бер вәкиле булган Разил абыйга булган ихтирамны ярты гасыр буе саклый алулары бер яктан сокландырса, тугандаш милләттәшләребезнең безнең сәхнәгә менгәч татар телендә сөйли башлаулары янә гашыйк итте. Аннары 80 ел элек үк ерак Кытай җирендә дөньяга килгән, соңрак исә Төркиянең Мәрмәрә университетында проректор дәрәҗәсенә ирешкән Надир Дәүләт кебек мәшһүр шәхесебез яңгыраткан видеокотлау да милләтпәрвәрлек һәм газиз Ана телебезгә тугрылык эталоны булды. И-и, Казандагы татар шундый була алсамы!
Шагыйрь кичәсе К.Тинчурин исемендәге театрның яшь артистлар чыгышы белән башланып киткән иде. Моннан егерме ел элек Чаллы каласында Разил абыйның 50 яшьлек юбилей тантанасын үткәрү искә килеп төште. Ул чакта ук каләмдәшебезне, үтә белеп, "Яшьлек җырчысы" дип атадык бит. Инде менә Тинчурин артистлары Разил абыйның яшүсмер чакларын, Мәскәү һәм Казанда укып йөргән елларын ул үзе үк язган хатирәләр аша күз алдына бастырды. Җәмәгате Алиягә карата кузгалган тәүге мәхәббәт чагылышы, кызлары Сөембикәгә кушкан гүзәл исемне Мәскәү ЗАГСларында куйдырта алмыйча ай буена кичкән газаплар да - һәммәсе бар анда. Мәктәптәге сабакташы Алмаз Хәмзин белән икәүләп машина бәһасендәге баян күтәреп мунчага керүләре, кайнар ләүкәдә акырып җырлау хакына алман баянының башына җитүләре кебек ташбашлык, беркатлылык, самилелек - хәтта шунысы да һичбер яшерүсез, шомартусыз көе чагылыш тапкан. Разил абыйның янә бер ташбашлыгын - 1968 елда яшьләр өчен аерым журнал даулап, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры чормасыннан корылтайга җыелган язучылар өстенә листовка сибүләрен, шуның өчен теге оешмага йөреп газап чигүләрен генә әйтми калдырганнар. Шулай, яшь чак - җүләр чак шул, гел ал яисә ак чәчәкләрдән генә тора алмый әле...
Разил абый батмады, югалмады. Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның барча каләмдәшләре исеменнән котлавында да ачык чагылды ул. Һәммәбезгә аның терәк була белгән иңбашы, киңәшләре һәм яклавы кирәк. Андыйлар күп түгел. Тормыш - кансыз, кырыс. Без бертуктаусыз дусларны югалтабыз. Камал сәхнәсендә видеоязма аша Туфан ага Миңнуллинны арага кайтардылар. Ул Марсель Гали белән янәшә утырып, Разил турындагы шаян хатирәләр бәян итте. Күңел нык сызлана. Туфан абый кебек тугры Тукай сүзлеләр, хакыйкать һәм газиз милләтебезне яклаучылар һаман җитми, җитми һаман безгә!..
Разил абый бик күпләргә якын. Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев аңа үзе ясаган портретны чыгарып бүләк итте. Узган ел гына Тукай бүләгенә лаек булган Нәҗип Нәккаш Коръән сүрәсе язылган картина тапшырды. Әдипнең туган Ташлык авылындагы 57 гармунчының вәкилләре булып килгән уннан артык баянчы, Түбән Кама исеменнән сәхнәгә менгән якташларының чыгышы да үз ватандашлары белән горурлык чагылышы иде. Сөекле артистларыбыз Илдус Әхмәтҗанов белән Алсу Гайнуллина башкаруында укылган Разил Вәлиев шигырьләре дә шигърияткә сусаган күңелләргә татлы бер май булды.
Ә аннары... сәхнәдән ике сәгать буена туктаусыз моң агылды. Солист Артур Исламов белән Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы, Уфадан килгән Илһам Вәлиев, үзебезнең милләт горурлыгы, халык җаны булган Филүс Каһиров, Венера Ганиева, Илүсә Хуҗина, Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Рафаэль Сәхәбиев, Раяз Фасыйхов, Рәнис Габбасов, Резеда Галимова, Рөстәм Насыйбуллин, Азат Абитов, Гөлсирин Абдуллина, Энҗе Шәймурзина, Руслан Сәйфетдинов сузган җырлар безне мәхәббәт, газиз Ватан һәм кабатланмас тормыш дулкыннарына, болытларга күтәреп адаштырды. Мәскәү каласыннан олуг шагыйрь кичәсенә махсус килгән Ренат Ибраһимов җырларын тыңлый-тыңлый күпме ләззәт алдык. Юк, кышкы араннан соң яшел уҗымлы басуга чыгарылган яшь бозаулар шикелле тилереп сикерүче Мөнир-Фирдүс ише тамак яручы бушбугазлар бәйгесе түгел бит бу. Татар эстрадасын яңартабыз, дигән сылтау белән, хөкүмәтнең 20 миллион тәңкә акчасын суга салган һәм мыскал гына да яңалык күрә алмаган "Үзгәреш җиле" атлы шау-битлек тә түгел. Татар эстрадасының асыл җыр сәнгатенең йөзек кашы, үрнәк булырдае, элита дип мөһер сугырдае - Разил Вәлиев кичәсендә тулы чагылыш тапты. Мөгез чыгарырга маташкан җитәкчеләргә сабак бирү максатыннан булса да, әлеге кичәгә әнә шуларны да китереп утыртсаң комачау итмәс иде. Җыр сәнгате гомумән сүнде, дәрәҗәсе идән ярыгына төшеп бетте, дип зарланырга иртә. Асыл талант, җәүһәр моң ияләре бездә дистәләгән. Сәхнә түренә, дан һәм шөһрәт мөнбәренә менә шушы кичәдә Разил абый җырларын башкарган талантларны мендерергә кирәк...
Юбилей шаулап узды. Аңа бөек Илһам Шакиров җырлары, газиз Туфан Миңнуллинның кайнар чыгышы, тыйнак Илдар Юзеевның көлкеле шигырьләре җитмәде. Әмма халык җаны булып сәхнә түрен алган бу кичәне еллар буе сагынырбыз әле.
Вахит ИМАМОВ.
. Разил Вәлиев китапларыннан махсус күргәзмә.
. Рәссам Зөфәр Гыймаев бүләккә алып килгән Разил Вәлиев портреты белән.
. Шагыйрьнең Чаллыда үткән кичәсеннән соң.
. Камал театры баскычында Разил Вәлиев якташлары һәм дуслары белән.
. Разил Вәлиев кызы Сөембикә һәм хатыны Алия белән Чаллы сәхнәсендә.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев