Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

ТУФАН АБЫЙ БЕЗНЕҢ АРАДА

Аның безне ташлап китүенә өч ел ярым үтте. Ә күңелнең һаман ышанып беткәне юк. Спектакльләре бер генә театрның да сәхнәсеннән төшми. Язучылар һәм театр артистлары гына түгел, гап-гади халык та, депутатлар һәм ил агалары да Туфан абый турында ул гел янәшәдә йөргән шикелле сөйләшәләр. "Туфан мондый хәлгә түзеп тормас, мөнбәрләргә...

Аның безне ташлап китүенә өч ел ярым үтте. Ә күңелнең һаман ышанып беткәне юк. Спектакльләре бер генә театрның да сәхнәсеннән төшми. Язучылар һәм театр артистлары гына түгел, гап-гади халык та, депутатлар һәм ил агалары да Туфан абый турында ул гел янәшәдә йөргән шикелле сөйләшәләр. "Туфан мондый хәлгә түзеп тормас, мөнбәрләргә чыкмый калмас иде", - дип, һаман аны тереләй күзаллыйлар.
Сагындыра, әлбәттә. Ул гел җитми. Яшь язучыларны үзенең кайнар учагы янына чакыра һәм дәү, эчкерсез кочагына сыендыра, шап-шоп китереп сөя белә торган аксакаллар сирәк. Йөрәген үтәли күренә торгандай ачып, һичнинди мәкерсез сөйләшүче, үксез-юксылларны яклый белүче әйдәманнар, депутатлар, җитәкчеләр җитми. Туфан абыйны алыштырырдай драматург та, депутат та, җәмәгать эшлеклесе дә һаман табылмады. Берүзе көе дә йөзне алыштырган, Туфан абый йөзәү булган икән! Тууына 80 ел тулган көннәрдә биг­рәк аяндык, бигрәк ачындык бит!
Аллаһка мең шөкер, юбилей тантаналарын матур үткәрделәр. Сиксән еллыгы нәкъ аның туган көнендә, 25 август иртәсендә, Татар Бистәсе зиратында каберенә чәчәкләр салудан башланып киткән иде. Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да, берничә депутат, театр җитәкчеләре, дистәләгән язучы һәм артист, Туфан абыйның хатыны Нәҗибә ханым, кызы Әлфия, онык­лары Данияр белән Диләрә - һәммәсе дә килде. Берничә минутлык искә алудан соң, махсус автобус­ларга утырышып, Туфан абыйның туган ягы - Кама Тамагы районына киттек. Әле үзе исән чагында ук Туфан абый район үзәгендә нарат бүрәнәләрдән матур гына музей салырга, ихатасына үзе өчен газиз ядкәр булган арба-чаналарны туплап куярга да өлгергән. Менә шушы музей ихатасында сынчы Венера Абдуллина ясаган бюстны ачу тантанасы булды. Аннары Казанның Г.Камал исемендәге Академия театры, Түбән Каманың инде Туфан Миңнуллин исемен алырга өлгергән дәүләт театры әдипнең туган авылы Олы Мәрәтхуҗада драматургның әсәрләрен сәхнәдә күрсәтте.
5 октябрьдә Камал театры сәхнәсендә "Гөргери кияүләре" исемле спектакль белән Туфан Миңнуллин иҗатына багышланган декаданы башлап җибәрделәр. Алдагы көннәрдә спектакльләр Г.Камал һәм К.Тинчурин исемнәрендәге театрларның сәхнәсендә барды. Гаҗәеп хәл: атаклы драматургның әсәрләрен үзебездәге Казан, Чаллы, Әлмәт, Минзәлә, Буа, Әтнә генә түгел, Уфа, Эстәрлетамак, Туймазы, Оренбург театрлары да Казан сәхнәләренә алып килгән. Мари Иле Республикасыннан килгән артистларның үзебезгә биг­рәкләр дә газиз "Әлдермештән Әлмәндәр"не саф мари телендә уйнап чыгуы күңелебезгә олы шифа булды. 15 спектакльне тәшкил иткән юбилей декадасы 11 октябрьдә йомгаклау кичәсе белән тәмамланды. Кичәдә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, халык шагыйре Разил Вәлиев, Туфан абыйның сабакташлары - атаклы щепкинчыларның, хатыны Нәҗибә ханым белән кызы Әлфиянең, шулай ук дистәләгән артист чыгышлары, спектакльләр буенча куелган күренешләр - һәммәсе олуг замандашыбызны сагыну хисләре белән сугарылды.
16 октябрь көнне Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама Татар дәүләт драма театры бинасында атаклы драматургка багышланган бюст ачу тантанасы һәм искә алу кичәсе юбилейның соңгы аккордлары шикелле яңгырады. Ул кичтә чыгыш ясаучы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Түбән Кама хакиме Айдар Метшин, Уфа каласының М.Га­фури исемендәге Академия театры, Казанның - Г.Камал исемендәге, шулай ук Минзәлә театры артистларының уеннары, билгеле ки, Туфан абый рухына, аның үлмәс иҗатына зур мәдхия иде. Тагын бер сөенеч: шул сәхнәдә Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Туфан Миңнуллин исемендәге премияне аның беренче лауреаты - драматург Мансур Гыйләҗевка тапшыру тантанасы да үткәрелде.
Туфан абыйны сагынулар, өзгәләнеп искә алу-юксынулар югарыда саналган чаралар белән генә тәмамланмас, озак еллар дәвам итәр әле. Уйларда һәм йөрәктә күмәк хыял яши - талантларны санлый белгән халык кына бөек милләт булып саналырга хаклы. Безгә терсәк тешли-тешли үкенгәнче, арабыз­да исән көе милләт өчен янучы талантларның кадерен белергә өйрәнәсе иде.
Вахит ИМАМОВ.
.Премия тапшыру.
.Кама Тамагында бюст ачу тантанасы.
.Туфанның сабакташлары - щепкинчылар.
.Түбән Кама театрында бюст ачкач.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев