Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Максудиларны кайтарган Фәридә

Узган елның декабрь аенда Казанның Истанбул паркында гомерен мөселман халыкларына хезмәт итүгә багышлаган олуг шәхес, төрек-татар дәүләт иҗтимагый-сәяси эшлеклесе Садри Максудига һәйкәл куелды. Исән булса бу вакыйгага, иң шатланган кешеләрнең берсе филология фәннәре кандидаты Фәридә Гаффарова булыр иде. Чөнки татар милли хәрәкәте идеологы булганы өчен совет хакимияте тарафыннан "мөртәт"кә әверелдерелгән,...

Узган елның декабрь аенда Казанның Истанбул паркында гомерен мөселман халыкларына хезмәт итүгә багышлаган олуг шәхес, төрек-татар дәүләт иҗтимагый-сәяси эшлеклесе Садри Максудига һәйкәл куелды. Исән булса бу вакыйгага, иң шатланган кешеләрнең берсе филология фәннәре кандидаты Фәридә Гаффарова булыр иде. Чөнки татар милли хәрәкәте идеологы булганы өчен совет хакимияте тарафыннан "мөртәт"кә әверелдерелгән, исеме дә тарих сәхифәләреннән сызып ташланган Садри Максуди Арсал эшчәнлеген, беренче булып, нәкъ шушы тыйнак галимә өйрәнергә керешә.
Уңган ана - гаилә тоткасы
Советлар иле заманнарында Фәридә ире Әхәт Гаффарның уңышларына куанып, әдипкә иҗат өчен мөмкинлекләр тудырып, аның күләгәсендәрәк яши. Ире Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе булып эшләгән елларда нефтьчеләр каласында да, аннан соң Казанда да мәдәният өлкәсендә хезмәт куя. Бу - язучы, драматург Әхәт Гаффарның үз әсәрләре белән югары күтәрелгән еллары. Аның хикәяләре, повесть, роман, пьесалары газета-журналларда еш басыла, китап булып нәшер ителә. Язучының әсәрләре Мәскәүдәге "Современник", "Советский писатель" нәшриятларында рус телендә дә дөнья күрә. Шул ук вакытта Фәридә күп игътибарын һәм вакытын кызларына бирә. Балалары Ләйлә белән Сөмбел дә яхшы укулары, әдәпле булулары белән сөендерә. Кече кызының көндәлек матбугатта беренче хикәяләре чыгу ата белән анага әйтеп бетергесез шатлык китерә. Алар, әти-әниләренә охшап, туган телләрендә иркен сөйләшә, үз милләтләре белән горурлана торган кызлар булып җитлегә.
Әмма заманалар үзгәрә. Язучыларны берләштергән оешманың дәрәҗәсе төшә. Әхәт Гаффарга да, әдип буларак, яңа шартларга яраклашу шактый авыр булгандыр. Хөкүмәт тарафыннан иҗатка игътибар кимүен Фәридә дә бик авыр кичерә. Әмма бу елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында иҗтимагый фикер тарихы бүлегендә лаборант булып эшләгән Фәридә тормышка да, фәнгә дә башкачарак карый башлый.
Татар телендә язылган диссертация
Үзгәртеп кору чорына кадәр татар халкының коммунистик идеологияне генә яклап көрәшкән шәхесләре генә яктыртылды, милләт өчен янып-көючеләр күләгәдә калды. Г.Ибраһимов исемендәге институтының иҗтимагый фикер тарихы бүлегендә (соңрак Тарих институты булып аерылып чыга) бу хакта фикер алышулар бер дә тынып тормый. Бер бүлмәдә Яхъя Абдуллин шәкертләре - галимнәр Әнвәр Хәйри, Рашат Әмирханов, Фәрит Солтанов, Мөнир Юсупов, Фәридә Гаффарова бергә утырып эшли. Барысы да милли җанлы галимнәр, сөйләшкән сүзләре, уйлары бер тирәдәрәк - татар халкы гаме белән тулы. Барысын да милләтебезнең киләчәге дулкынландыра. Җәмгыятьтәге чатаклыкларны да үзенекедәй кабул итә торган Фәридә бу сөйләшүләрне аеруча йөрәгенә якын ала. Аның өйрәнгән темасы да - милли азатлык хәрәкәте чагылышы. Соңрак ул XIX йөз ахыры - XX йөз башындагы татар зыялылары, мөһаҗирлеккә киткән язучы-галимнәребезне барларга керешә. Шөкер, нәкъ шул елларда үзгәрешләр башланып, архив ишекләренә салынган бикләр дә ачыла. Фәридә ханым, академик Әбрар Кәримуллин киңәше белән, Садри Максуди эшчәнлеген өйрәнү кебек зур хезмәткә алына. Галимә иртәннән кичкә кадәр архивларда казынуны, китапханәләрдә утыруны гадәт итә, тапкан материалларын терки, кайберләренең кулдан язып та күчермәләрен ала. Ксерокслар әле бик таралмаган заман бит. Әлбәттә, өйгә кайткач та, гаилә мәшәкатьләреннән арынган арада, тагын Максудиларны өйрәнү, туплаган материалларны системага салу дәвам итә. Галимә, Садри Максуди башкарган очсыз-кырыйсыз эшләрне барлап, берничә мәртәбә Төркиягә дә бара. Аны Төркиянең Бөек Мәҗлесендә хөрмәтләп каршы алалар. Мәҗлес каршында бик борынгы китапханә бар. Андагы архив документларының күчермәләрен дә биреп җибәрәләр. Ике дәүләтне берләштергән бер гамәл дә була әле ул. Акрынлап материаллар туплана.
Әлбәттә, өйрәнгән темасы да бик җитди. Анкара, аннары Истанбул университетларында профессор эшчәнлеген алып барган, Төркия парламентында депутат булып торган, Ататөрекнең киңәшчесе булган, төрек делегациясе составында Бөтендөнья Милләтләр лигасы эшендә катнашып, фән өлкәсендә төрки һәм шәрык халыкларының иҗтимагый хокукый тарихы, тел белеме, философия һәм социология буенча күп санлы хезмәтләрен язган шәхес. Садри Максуди Арсал шулай ук 1907-1912 елларда II-III Дәүләт Думаларындагы депутат була, Президиум әгъзасы, Мөселман фракциясе секретаре итеп сайлана. Бу - С.Максудиның сәяси, милли эшчәнлегенең иң актив еллары. Ул Дәүләт Думалары утырышларында төрле закон проектлары каралганда татар һәм мөселман халыкларының хокукларын яклап 100 дән артык чыгыш ясый. Аларның күбесе рус газеталарында дөнья күрә. Аның Дума утырышларында ясаган һәр чыгышы вакыйгага әйләнә. С.Максуди 1918-1924 еллар арасында Финляндия, Германия һәм Франциядә яши, Сорбонна университетындагы төрки халыклар тарихы кафедрасы мөдире һәм профессоры була...
Ниһаять, "XX йөз (1906-1924 еллар) татар халкы тарихында Садри Максуди" дигән диссертация дә әзерләнә. Шулай итеп, Фәридә Гаффарова тарих фәннәре буенча татар телендә иң беренче диссертацияне тәкъдим итә. КДУның гыйльми советында булачак фән кандидатының чыгышын галим Рафаэль Мөхәммәтдинов тәрҗемә итеп бара. Тарих фәннәре докторы Григорий Вульфсон кебек дәрәҗәле профессорлар да хезмәткә каршы фикер белдерә алмый. Яклау бернинди каршылыксыз уза. 1997 елда ул "Мин милләтемнең баласымын" дигән китап булып та басылып чыга.
Фәридә Юлдаш кызы 2001 елда татар халкына икенче зур хезмәтен - "Садри Максуди" дигән тагын бер китабын тәкъдим итә. Анда ул Садри Максудины юрист буларак ача, аның эшчәнлегенең фәлсәфәи ягына, хокук мәсьәләләренә игътибар итә. Галимә бер үк вакытта Садри Максудиның абыйсы Әхмәтһади эшчәнлеге белән дә тирәнтен кызыксына. Ул 1906-1912 елларда нәшер иткән "Йолдыз" газетасының төпләмәләренең барлык саннарын укып чыга, аның кызы Бәһрәмия ханымны, оныгы Диләрәне эзләп таба, истәлекләрне туплый. Ә инде Бәһрәмия апа әтисе Әхмәтһадидан мирас булып калган фанер сандыкны да китереп тоттыргач, куанычының иге-чиге булмый. Чемоданның эче тулы китап, кулъязмалар. Нәтиҗәдә 2002 елда "Әхмәтһади Максуди", тагын берничә елдан "Йолдыз" кабызган Максуди" дигән басмалар укучылар кулына килеп ирешә. "Исмәгыйль Рәмиев «юлсыз-фәләнсез» дип мөһер сукса да, Һ.Максуди үзе «мәсләксез» дип белдерсә дә, "Йолдыз»ның төп мәсләге, тоткан юлы - ярлыга-байга, наданга-укымышлыга, милләтчегә, социалистка аермыйча, бербөтен халыкка - татар милләтенә хезмәт итү булган." - дип нәтиҗә ясый галимә.
Фәридә Юлдаш кызының 2004 елда тагын бер хезмәте - "Татар мөһаҗирләре" дигән китап дөнья күрә. Шул ук вакытта "Исмәгыйль бәк Гаспринский", "Садри Максуди: тарих һәм хәзерге заман", дигән җыентыкларны төзеп чыгаручы да, көндәлек матбугатта алар турында мәкаләләр бастыручы да шушы галимә була. Тора-бара Фәридә күренекле җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, Бөтендөнья татар лигасының мактаулы президенты Гали Акыш белән таныша, аның каләме аша дөнья күргән язмаларын алып кайта. Бераздан алар да, "Гали Акыш: милләткә багышланган гомер" дигән җыентык булып, укучыга килеп ирешә.
Казанның Островский урамында Максудиларның йортлары булу мәгълүм. Фәридә Гаффарова шул бинада Садри һәм Әхмәтһади Максудиларның музеен ачу турында хыяллана. Галимә ул чакта шәһәр хакиме булган Камил Исхаковка музей ачу турындагы мәсьәләне кузгатып, сигез тапкыр керә, ул инде музейның нинди рәвешле булыры турында да уйлана, аның өчен материаллар да туплый башлаган, Төркиядән дә бик күп ядкәрләр алып кайткан була.
Башта истәлекле йортта музей ачарга вәгъдә иткән булып кыйланалар, әмма бераздан бинаны башка оешмага бирәләр. Билгеле ки, бу хәл Фәридәнең күңелен бик сындыра. Әмма Татарстан Милли музеенда Фәридә Гаффарова туплаган ядкәрләрдән Максудиларга багышланган күргәзмә төзелү һәм аның халыкта зур кызыксыну уятуы галимәнең җанына шифа булып тамгандыр.
2006 ел Гаффаровлар гаиләсе өчен бик күңелле-истәлекле уза. Кызлары Ләйләнең ул вакытта Санкт-Петербургта эшләгән чагы була. Фәридә ханым Сөмбел белән аның яшәешен күрергә бара. Билгеле ки, берочтан Төньяк башкаланың барлык истәлекле урыннарында да булалар. Тарихчы галимә докторлык диссертациясен язарга әзерләнә, Төркиягә дә барып кайта.
Көз уртасы якынлаша. Галимә өчен күңелле мәшәкатьләр белән тулы көннәр. "Йолдыз" кабызган Максуди" китабын әзерләп тапшыра, булачак басманың тышлыкларын күрә, корректурасын укый. Шул ук вакытта 55 яшьлек юбилеена әзерләнә. Вакыты бик тыгыз чак булса да, кызлары белән туган авылы Камышлыны, әнисен күрергә тели. Бу юлы аеруча ашкынып, сагынып кайта. Әнисе, энесе белән күрешеп, үткәннәрне, авыл кешеләрен искә алып, бик җылы сөйләшеп утыралар. Аннары Фәридә ханым әнисе белән авыл урамнарын әйләнеп кайта.
Милләт азатлыгы өчен янып-көеп яшәгән Фәридә ханым, кызы Сөмбел белән, көннең шактый салкын торуына карамастан, Хәтер көне уңаеннан уздырылган митингта катнашу өчен Ирек мәйданына да чыга. Күп кенә танышлары белән очраша. Бу аның Казан урамнарыннан йөргән соңгы көне була...
Хезмәттәшләре - фәлсәфә фәннәре докторы Фәрит Солтанов, тарих фәннәре докторы Рәфыйк Мөхәммәтшин Фәридә Гаффарованы гаять кешелекле, башкаларга бик игътибарлы, зәвыклы ханым буларак искә ала. Әмма аларны Фәридәнең үзенә кагылмаган проблемаларның да эченә кереп, алар өчен чик-чама белмичә хәсрәтләнүе хафага сала торган була. Галимә җәмгыятьтәге проблемалар, тормыштагы җитешсезлекләрне дә тирәнтен кабул иткән.
Лаеклы ялга чыгарга ике ай вакыт калганда тарихчы - галимә арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Аны балалык еллары үткән Кукмара районы Камышлы авылында җирләделәр. Узган ел Камышлы авылында "Фәридә чишмәсе" ачылды. Ул моңлы челтерәве белән Россиядә исемнәрен дә искә алырга ярамаган Максудиларны илгә кайтарган Фәридә Гаффарованы хәтерләтә кебек.
Галимә мирасы
Тарихчы-галимәдән бик зур архив кала. Аларны нишләтергә? Бу сорау Фәридә Гаффарованың ире Әхәт, кызлары Ләйлә белән Сөмбелне бер генә борчымагандыр. Уйланып-киңәшеп йөргәч, алар архивны Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә тапшыру турындагы карарга килә. Мирасны бүлек мөдире Айрат Заһидуллин үзе килеп ала.
1992 елдан бирле эшләп килгән бүлектә аерым кулъязмалар, басмалар белән бергә шәхси коллекцияләр дә бар. Галимә Фәридә Гаффарова коллекциясендә иң кадерлесе һәм әһәмиятлесе - авторы Әхмәтһади Максуди булган һәм аның милкендәге китаплар, XIX гасырга караган кулъязмалар, басмаларның гранкалары, аның кулы белән язылган караламалары, гаилә кешеләре арасында язышкан хатлар, газета-журналлар һәм аңа кагылышлы материаллар. Чөнки Әхмәтһади Максуди 1906 елда Китапханәи Исламияне оештыруда башлап йөри һәм аны бар итә. Ә Милли китапханәнең Туган якны өйрәнү һәм татар әдәбияты һәм өлешчә Кулъязмалар бүлекләре - шушы борынгы китап йортының дәвамчылары.
Әхмәтһади Максудиның лөгать китаплары да, гарәп теле дәрес­лекләре дә, "Мәгыйшәт" дигән әдәби әсәре дә бар. Ә инде аның иң атаклы китабы - "Гыйбәдәте Исламия". Басма 80 нче еллар азагында Уфада Равил Үтәбай-Кәрими тарафыннан эшкәртеп бастырылганнан соң, күп кешеләрне намазлы итте.
Басма китаплар арасында Һади Максудига автографлары белән язучылар, галимнәр үзләре бүләк иткән китаплар күп. Әйтик, Муса Бигиевнең 1912 елда Казанда басылган "Шәригать ни өчен рияне игътибар итмеш?" дигән китабында "Остаз, мөхтәрәм, борадәр дамелля Мөхәммәтһади хәзрәтләренә. Муса" дигән сүзләр бар. Уфада 1911 елда нәшер ителгән "Фәлсәфәи Исламиядән беренче җөзъә: Аллаһ гадаләте" дигән китапка "Сәгадәтле газиз Мөхәммәтһади әфәнде Максуди җәнаб­ләренә бу китабымны ... тәкъдим итәм. Зыятдин Камали" дигән автограф бу басманың кыйммәтен бермә-бер арттыра. Тупланмада менә шундый ядкәрләр байтак. Гыйбадулла Алпаров 1911 елда Стәрлетамакта басылып дөнья күргән "Сәнаи һиҗрия-камәрия өчен кесәлек мәңгелек календарь: икенче җөзъә" дигән басмасын "Фазыйләтле Һади Максудов җәнабләренә мөрәттиптән һәдия. Би тәрикате интикад өчен. 12 февраль1912 сәнаи" - дип язып бүләк иткән. Һади Атласиның да 1911 елда Казанда чыккан "Себер тарихы: беренче җөзъә" дигән китабында "Йолдыз" газетасы редакторына атап язылган сүзләре бар.
Мирасны караганда яңа мәгълүматлар да өстәлә. Әхмәтһади Максудиның Кырымда Зынҗырлы мәдрәсәсендә дә мөгаллимлек кылуы мәгълүм. Ул шул елларда Кырым татарлары арасында да танылган. Әдип һәм сәясәтче Исмәгыйль Гаспралының укучысы һәм хезмәттәше Хәсән Сәбри Айвазов дигән кеше дә Әхмәтһади Максудига үзенең китабын бүләк иткән. "Мөхтәрәм әдибебез Әхмәтһади әфәнде Максуди җәнабларына бер иншанәи өхувәт вә саммияттер. Сәнәи 1914. 9. 10. Бахчасарай. Х.С.Айвазов" Бу - Европа мәгыйшәтеннән тәрҗемә ителгән "Тайфун" дигән пьеса. Ул француз драматургы Мелхиор Ленгель дигән авторныкы. Китап­лар арасында Оренбургта нәшер ителгән басмалар да бар. Әйтик, 1925 елда Акмәчеттә басылган Әхмәт Үзәнбашлының "Чарлык хакимиятендә Кырым фаҗигасе, яхуд Татар һиҗрәтләре" дигән басмасын китапханәгә аеруча зур бүләк итеп кабул иткәннәр. Китап йортында аның бер генә нөсхәсе дә булмаган. 1906 елда Парижда басылган 47 битлек кечкенә генә китап-брошюра бик әһәмиятле. Кырым татарларының тормышын чагылдырган мәҗмугада мәчетләр, аларның архитектурасы да, кыска гына биографиясе дә, Кырым ханнарының тәкыяләре, аларның гасыр башындагы киемнәре, музыка уен кораллары да бар.
Моннан тыш Фәридә Гаффарова тупланмасында "Ак юл", "Ялт-йолт", "Мәктәп", "Шәрык кызы", "Дин вә мәгыйшәт", "Хокук вә хәят", "Аң" журналларының саннары, Төркиядә 1980 елларга кадәр милләттәшләребез тарафыннан чыгарылган "Каzаn" журналы, "Йолдыз" газетасы нөсхәләре дә игътибарны җәлеп итә. "Кармак" журналының исә китапханә фондында бер саны да булмаган. Гомумән алганда, бу бай мираста барысы 243 данә кулъязма, басма китап һәм газета-журналлар бар. Архив китап­ханәдә Равил Үтәбай-Кәрими, Әдһәм Тенишев, Әбрар Кәримуллин кебек галимнәребез туп­ланмалары янәшәсендә "Фәридә Гаффарова коллекциясе" дип сакланачак һәм тарихчы галимәнең исемен мәңгеләштерүдә бер адым булачак.
.Сара Садыйкова белән.
.Мәскәү (1986 ел).
.Садри Максуди.
.Әхмәт Тимер белән (Төркия).
.Гали ага Акыш һәм Шевкет Кунтай белән (Төркия).
. Сулдан уңга: Марс Тукаев, Райнур Шакиров, Шевкет Кунтай, Фәридә Гаффарова, Дамир Исхаков (Төркия, 2006 ел).
. Коллекциядә сакланган "Ялт-йолт", "Акмулла", "Мәктәп", "Кармак", "Чүкеч" һәм "Ак юл" журналларының аерым саннары.
Фоторәсемнәр Гаффаровларның гаилә архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев