Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәхесләребез

Армия командующие

Татар хәрби генераллары арасында армия белән командалык итү дәрәҗәсенә ирешкән хәрби җитәкчеләр күп түгел. Шуларның берсе - Мөслим төбәге егете, 1930 елда туган генерал-лейтенант Наил Мирсәет улы Ахунов. Балачагы кырыс коллективлаштыру елларында һәм күпләрнең бәгыренә үткән репрессия чорында төенләнә. Гарифә һәм Мирсәет Ахуновларның өлкән малае. Әтисе ярлы һәм күп балалы...

Татар хәрби генераллары арасында армия белән командалык итү дәрәҗәсенә ирешкән хәрби җитәкчеләр күп түгел. Шуларның берсе - Мөслим төбәге егете, 1930 елда туган генерал-лейтенант Наил Мирсәет улы Ахунов. Балачагы кырыс коллективлаштыру елларында һәм күпләрнең бәгыренә үткән репрессия чорында төенләнә. Гарифә һәм Мирсәет Ахуновларның өлкән малае. Әтисе ярлы һәм күп балалы игенче гаиләсендә авыр хезмәт татып үсә. Кызыл Армиядә хезмәт итеп кайткач, 1924 елда Минзәлә каласында партия-совет мәктәбен тәмамлый һәм милициягә эшкә билгеләнә. Вазифасы буенча еш кына күченеп йөрүләре сәбәпле, Наил башлангыч белемне Кызыл Армия районына керүче (хәзерге Чистай районы) Михайловка авылында ала. Авыл зур түгел, ул чактагы район үзәге Каргалыга терәлеп кенә тора. Тик Каргалы урта мәктәбендә укуын дәвам итәргә туры килми. 1940 елда әтисен Зәй районына күчерәләр. Ул елларда Зәй дигән кала планда да юк әле, район үзәге - хәзерге Иске Зәй авылы. Наил шул авылдагы мәктәпкә укырга керә.
Тик тормышлары һич кенә дә җиңелләрдән булмый: Бөек Ватан сугышы башлану белән әтисе, уллары Наил белән Фәкилне һәм шул елны дөнья­га аваз салган кызлары Гөлсинәсен хатыны тәрбиясенә калдырып, сугышка китә. Мөгаен, җаныдай газиз күргән гаиләсенә дошманны җиңү белән исән-имин әйләнеп кайтасына ышанган һәм өметләнгән булгандыр. Тик хатынын, балаларын кабат күрү бәхете насыйп түгел: рота политругы Мирсәет Ахунов 1942 елның 12 июлендә Калуга өлкәсенең Людинов районына керүче Запрудное авылы янындагы сугышлар вакытында батырларча һәлак була. Бөтен авырлык исә - Гарифә ханым белән гаиләнең умыртка баганасына әйләнгән Наил җилкәсендә. Шуңа да карамастан, малай яхшы укый һәм 9 сыйныфны тәмамлауга, Ульян каласында урнашкан Кызыл Байраклы, Ленин орденлы Орлов танк училищесына укырга керә. Биредә дә сынатмый тырыш егет: 1951 елда училище башлыгы гвардия генерал-майоры Чугунков кул куйган хәрби белем алу турындагы документында нибары өч кенә "4"ле, калганнары - "5"ле.
Яшь лейтенант хезмәт юлын Кавказ арты хәрби округында 216 нчы укчы дивизиянең 228 нче үзйөрешле танк полкында башлый, танк взводы командиры. Өч елдан соң Баку каласындагы офицерлар йорты каршындагы кичке мәктәптә 10 сыйныфны тәмамлый. Бер елдан артыграк үзе хезмәт иткән полкта физик әзерлек һәм спорт башлыгы вазифасын башкара, аннары Кавказ арты, Себер хәрби округлары һәм Көньяк гаскәрләр төркемендәге частьларда 1960 елгача танк роталары белән командалык итә. Нәкъ шул елны капитан Ахуновны танк батальоны командиры урынбасары итеп үрләтәләр. 1961-1965 елларда майор Наил Ахунов 19 нчы гвардия танк дивизиясе сос­тавындагы 37 гвардия танк полкында танк батальоны штабы башлыгы - командир урынбасары. Бу елларда ул читтән торып М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә укый. Югары хәрби белемгә ия офицер ике ел буена Белоруссия хәрби округында 120нче гвардия укчы дивизиясе составындагы 355 нче гвардия танк полкында танк батальоны белән командалык итә. 1967 елдан 7 нче Кызыл Байраклы танк армиясенә керүче 3 нче гвардия танк дивизиясенең 18 нче гвардия танк полкы командиры урынбасары һәм командиры. Ике ел дигәндә, шул дивизия командирының урынбасары булып күтәрелә.
СССР оборона министрының 1970 елның 17 июлендәге боерыгына ярашлы рәвештә, подполковник Наил Мирсәет улы Ахунов Генштабның К.Е.Ворошилов исемендәге Югары академиясенең төп факультетына тыңлаучы буларак кабул ителә. Ике елда СССР Кораллы көчләренең иң югары академия­сен яхшы билгеләренә генә тәмамлаган полковник Наил Ахуновны Белоруссия хәрби округына керүче 120 нче гвардия укчы дивизиянең командиры итеп билгелиләр. 1973 елда генерал-майор дәрәҗәсенә лаек булган якташыбыз - 1975 елның октябреннән Кызыл Байраклы 7 нче танк армиясе штабы башлыгы - командующийның беренче урынбасары. Ярты елдан шул армиягә командующий итеп куялар. 1977 елда генерал-лейтенант дәрәҗәсе бирелгән 7 нче Кызыл Байрак­лы танк армиясе командующие Наил Ахунов, 1981 елда Варшава килешүе илләре тарафыннан үткәрелгән масштаблы хәрби өйрәнүләрдән соң II дәрәҗә Кутузов ордены белән бүләкләнә. Әлеге олы хөкүмәт бүләген алучы 6 хәрби җитәкче арасында, аннан тыш, СССР Кораллы көчләрнең элемтә башлыгы - Генштаб башлыгы урынбасары, элемтә гаскәрләре маршалы Андрей Иванович Белов һәм ГРУ башлыгы - Генштаб башлыгының урынбасары армия генералы Петр Иванович Ивашутин да бар. 51 яшьлек татар генералы өчен тыныч тормышта полководец орденына лаек булу, әлбәттә инде, зур дәрәҗә һәм аның хәрби җитәкчелек осталыгына олы бәя.
Шуңа да, 5 ел ярым буена 7 нче Кызыл Байраклы танк армиясе белән командалык иткән генерал-лейтенант Наил Ахуновның 1981 елдан, СССР белән Кытай арасы бозылу сәбәпле кабаттан оештырылган Урта Азия хәрби округы командующиеның беренче урынбасары итеп үрләтелүе табигый. Бер үк вакытта Хәрби Совет әгъзасы вазифасын да башкарган Наил Мирсәет улына, СССРда Советлар Сою­зы Маршалы дәрәҗәсенә лаек булган иң соңгы хәрби эшлекле Д.Т.Язов кул астында хезмәт итәргә туры килә. 1980-1984 елларда Урта Азия хәрби округында командующий булып торган генерал-полковник (1984 елның 6 февраленнән - армия генералы) Дмитрий Тимофеевичның үз китабында милләттәшебезгә биргән бәясе: "1982 елда округ командующиеның беренче урынбасары вазифасына, аңарчы Белоруссия хәрби округында танк армиясе командующие булып хезмәт иткән генерал-лейтенант Наил Мирсәет улы Ахунов килде. Ул тиз арада округ эшчәнлегенә ияләште һәм барлык эшләрдә дә ышанычлы ярдәмчем булды".
Якташыбыз 1984-1989 елларда Варшава килешүендә катнашучы илләрнең Берләштерелгән Кораллы көчләре идарәсе органнарында җавап­лы вазифалар били. Әмма хәрби карьера баскычларыннан күтәрелә-күтәрелә, яңадан-яңа үрләр яуларга насыйп булмый үзенә: 1989 елның 4 августында яман шеш авыруыннан вафат була, кабере - Минск каласының Төньяк зиратында. Татар баласының белоруслар илендә җирләнүе шулай ук гайре табигый түгел. Чөнки ул Генштаб академиясендә укыган ике елын һәм Урта Азия хәрби округында хезмәт иткән дәверне исәпкә алмаганда, 1965 елдан алып, гаиләсе белән гел Белоруссиядә яши. Минскта кала һәм ике мәртәбә Минск өлкә Советларына сайлана, 1980 елдан исә - Белоруссия ССР Югары Советы депутаты. 1955 елда Бакуда хәрби хезмәттә чагында өйләнгән Әзәрбайҗан кызы Эмилия белән Рәүф атлы малай үстерәләр. Шунысы куанычлы: улы әтисе юлын сайлаган. Рәүф Наил улы Минскида Югары зенит-ракета инженерлар училищесын һәм Киевта Коры җир гаскәрләренең һава һөҗүменнән саклану Хәрби академиясен тәмамлый. Белоруссия, Ерак Көнчыгыш хәрби округларында һәм совет гаскәрләренең Алманиядәге төркеменә (ГСВГ) керүче зенит-ракета частьларында хезмәт итә. Подполковник Рәүф Ахунов - 1992 елдан запаста, бу көндә гаиләсе белән Минск каласында яши. Инде бабасы исемен йөртүче уллары Наил белән кызлары Камиләнең үз гаиләләре: аларның һәркайсында берәр малай һәм берәр кыз үсә.
Рәис ЗАРИПОВ.
.Генерал-лейтенант Наил Ахунов (сулда) очучы-космонавт П.Климук белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев