Мәдәни җомга

МӨНИР АБДУЛЛИН КЫТЫКЛАРЫ

КҮЧТӘНӘЧКӘ - КАЗ, ҮРДӘК Совет заманында бер абзый күп уйлап тормаган - Мәскәүгә, Н.Хрущев янына барырга булган. Партия Үзәк комитеты беренче секретареның да Мәскәүдә вакыты туры килгән. Бик шома, җитез абзый булганлыктан, ул Хрущев янына керүнең җаен да тапкан. - Никита Сергеевич, - дигән мужик, - гомерем буена колхозда эшлим....

КҮЧТӘНӘЧКӘ - КАЗ, ҮРДӘК

Совет заманында бер абзый күп уйлап тормаган - Мәскәүгә, Н.Хрущев янына барырга булган. Партия Үзәк комитеты беренче секретареның да Мәскәүдә вакыты туры килгән. Бик шома, җитез абзый булганлыктан, ул Хрущев янына керүнең җаен да тапкан.

- Никита Сергеевич, - дигән мужик, - гомерем буена колхозда эшлим. Ни җүнле йортым, ни телевизорым, ни машинам юк. Нишләргә миңа?

- Төнлә йокламаска кирәк, - дигән беренче секретарь.

Абзый авылына әйләнеп кайткан да төн буена йокламый ята башлаган. Ни күрсен, авылдашлары колхоз малын өйләренә ташыпмы ташый. Алардан күреп, абзыебыз да көн саен ни дә булса эләктереп кайта. Берзаман күз төшәрлек менә дигән йорт та салып куя. Телевизор да сатып ала. Машиналы да була. Ишегалды мал-туар, кош-корт белән тула.

Көннәрдән бер көнне абзыебыз бер каз, бер үрдәк суеп, кәтүмкәсен асып, тагып Мәскәүгә чыгып китә, тагын Кремльгә барып керә. Н.Хрущевның кабул итү бүлмәсендә каз, үрдәген калдыра да Беренченең үзе янына кереп китә.

- Исәнмесез, Никита Сергеевич, - ди ул керә-керешкә үк. - Киңәшегезне тотып, төннәр буена йокламадым. Рәхмәт сезгә! Менә дигән йорт салып куйдым, яңа телевизор, машина сатып алдым. Сезгә күчтәнәч алып килгән идем, алып керим әле.

Абзыебыз беренче секретарь бүлмәсеннән чыкса, ни күрсен - каздан да, үрдәктән дә җилләр искән.
- Әй, шайтан алгыры, - дип гаҗәпкә калган абзый, - Кремльдә дә йоклап ятмыйлар икән.

УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ
Бер мәҗлестә официант Виктор Черномырдиннан:
- Сез нәрсә эчәсез? - дип сораган.
- Виски, - дигән Виктор Степанович.
- Вискине шул килеш кенә эчәсезме, әллә су кушып китерергәме? - ди.
- Вискине су кушып эчә торган булсалар, аңа заводта ук су кушып чыгарырларые, - дигән ЧВС.

Безнеке сөйкемлерәк
Бер ир хатынын кунакка алып бара. Бераз табын янында кәефләнеп алганнан соң, биюләр башлана. Хатыны иреннән:
- Менә бу сары чәчле ханым кем? - дип сорый.
- Хуҗаның сөяркәсе.
- Кызыл күлмәк кигәне кемнеке?
- Анысы - баш бухгалтерныкы.
- Кулына сумка тотканы кемнеке?
- Ул - кадрлар бүлеге башлыгыныкы.
- Ә синеке кайсы?
Ире салган баштан әйтеп ычкындыра:
- Әнә, өстәл янында басып торганы.
Хатын да югалып калмый:
- Безнеке барысыннан да сөйкемлерәк, - дип әйтеп куя.

КАЛГАННАРЫГЫЗ - КАЗАРМАГА
Прапорщик солдатларны стройга бастыра да:
- Кем кичә казармага исереп кайтты? - дип сорау ала башлый.
Беркем дә дәшми.
- Прапорщик соравын янә кабатлый.
Шунда бер солдат строй алдына чыгып баса да, мескен генә тавыш белән:
- Мин идем ул, иптәш прапорщик, - дип әйтеп куя.
- Алайса, әйдә, минем белән баш төзәтергә киттек, калганнарыгыз - казармага, шагом марш!

ЫШАНЫЧ
- Карале, Харис, син үзеңнең хатыныңа ышанасыңмы?
- Ник ышанмаска, ышанам. Сигез ел бергә торабыз, әлегә өйдән бернәрсәнең дә югалганы юк.

«Бишле»гә эшләү
Бер очрашуда Владимир Жириновскийга журналистлар шундый сорау биргән:
- Сез Дәүләт Думасы эшеннән канәгатьме? - дигән.
Владимир Вольфович исә болай җаваплаган:
- Дума тагын да яхшырак эшли ала, әмма бүген Русиядә өч кенә кеше "бишле"гә эшли: Медведев, Путин, Жириновский.

Ата черки
Атаклы клоун Юрий Никулин белән артист Моргунов бәхәсләшә икән: янәсе, кайсыбыз яхшырак күрә?
Никулин:
- Әнә, багана башына нәрсә кунган?
Моргунов:
- Черки.
Никулин:
- Бик начар күрәсең, дустым, багана башына ата черки кунган.

Алла сакласын
- Айгөл, сиңа кияүгә чыгу турында уйларга вакыт. Яшең бара. Ник бер егет белән дә танышмыйсың?
- Шул хакта сүз чыкса, гел синең ирең искә төшә, Хәлимә апа.
- Ник алай?
- Синең ирең төсле бер ахмак эләксә, нишләрмен, Алла гына сакласын!

Французча ничек була?
Берәү оныгыннан сорый икән:
- Син, улым, француз телен өйрәнеп маташкан идең, французча сөйләшә беләсеңме соң?
- Беләм, дәү әти.
- Минем машинам бик пычранган. Юаргамы, юкмы, дигән сүзләр французча ничек була?
- Жу саң-жу, жумасаң-жума.

Ир вә хатын
- Шакир Закирович, сез бит инде өлкән яшьтәге кеше. Ни өчен кырык ел торган хатыныгызны ташлап, яшьрәккә өйләндегез?
- Син әле, энем, тормышны күрмәгән, берни дә белмисең. Аерган хатыным туйдырып бетерде. Төнлә йә валидол алып килеп бир, йә корвалол китер, йә форточканы ач, йә чәй ясап китер, ди. Ә хәзергесе белән - җан рәхәте. Кичен эшкә китә, иртән генә кайта, рәхәтләнеп йоклыйм, ичмасам.

Кытайча белмәсәң...
- Өйгә кайтып керсәм, малай җаным, хатыным бер кытай мужигы белән караватта ята.
- Шуннан нишләдең инде?
- Нишлим, ул торды да киенеп чыгып та китте, мин бер сүз дә әйтә алмый калдым, патамушта кытай телен белмим.
Яшәсен каенана!
- Рафис, син "Йөзгә кадәр ничек яшәргә?" дигән китабыңны биреп тор әле?
- Ник элегрәк сорамадың аны, мин бит аны бакчадагы мунча миченә яктым.
- Ник алай эшләдең инде?
- Каенанам хатынга, кияү теге китабын биреп торсын әле, мин дә укып чыгар идем, дигән.

"Момент" алып кил
Кияве белән кызына килгәч, бер каенана авыруларыннан зарланып утыра икән.
- Иреннәрем ярылып беткән, сездә крем юкмы? - дип сораган ул киявеннән.
- Бар, бар, - дигән кияү. - Улым, тәрәзә төбендә кремнәр бар иде, шуның берсен дәү әниеңә алып килеп бир әле.
Малай крем алырга китә.
- Әти, алар күп монда, кайсысын алып килим?
- Анда "Момент" дип язылганы бардыр, шунысын алып кил.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: