Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Хакасиядә беренче тапкыр Тинчурин театрының Зур гастрольләре узачак

25-27 апрельдә «Зур гастрольләр» төбәкара программасы кысаларында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Абакан шәһәрендә (Хакасия республикасы) гастрольләре узачак.

А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрында 25 апрельдә 18.30 сәгатьтә тамашачылар «Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр» музыкаль комедиясен (авторы – Т.Миңнуллин, режиссеры – Р.Гарипова) күрә алачак. 26 апрельдә 11.00 һәм 13.00 сәгатьләрдә «Тылсымлы арена» әкияте (авторы – Ш.Фәрхетдинов, режиссеры – К.Гатауллин) тәкъдим ителәчәк. 26 апрельдә 18.30 сәгатьтә – «Беренче театр» комедиясе (авторы – Г.Камал, режиссеры – И.Гарифуллин), 27 апрельдә 17.00 сәгатьтә «Ашина» мистик драмасы (авторы – Р.Зәйдулла, режиссеры – И.Казакбаев) күрсәтеләчәк.

Искәртеп узыйк, 5-7 апрельдә Казанда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә А.М.Топанов исемендәге Хакас милли драма театрының Зур гастрольләре үтте.

 

mincult.tatarstan.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев