Татар сәхнәсенең бөркете
Татарстан һәм Россиянең халык артисты, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Әзһәр Шакиров турында уйлаганда бөркет күз алдына килә.
Башка кошларның төшенә дә кермәгән биеклекләргә күтәрелүче һәм ерактан күрү сәләтенә ия бөркет кебек, Әзһәр ага да роль уйнап, тамашачының күңелен ача торган кәмитче булып калмыйча, артист дигән бөек исемгә ия.
К ызык, Әзһәр Шакиров, дигәндә, капылт кына күзалдына килгән сәхнә образы юк та кебек. Ягъни мәсәлән, Шәүкәт Биктимеров исемен әйтүгә – Әлмәндәр карт, Равил Шәрәфине телгә алганда Әҗәлетдин хәтердә яңарган кебек, Ә.Шакиров кына иҗат итә алган бер роль искә төшми. Шәп рольләре булды-булуын. «Муса Җәлил» спектаклендә – Абдулла Алиш, шул ук исемдәге телеспектакльдә – Гайнан Кормаш, телевидение өчен куелган «Казакъ кызы»нда – Җолкынбай, «Ак чәчәкләр» телефильмында – Мансур, зәңгәр экраннарга чыккан «Истәлек өчен Гыйлемханга» спектаклендә – Гыйлемхан, режиссер Дамир Сираҗиевның «Ахырзаман»ында – Бостон, «Бичура» спектаклендә – Аксак, «Идегәй»дә – Туктамыш хан, «Канкай улы Бәхтияр» тамашасында Пугачев рольләре артистның иҗат биографиясен бизи. Ләкин шулай да Әзһәр Шакиров кына тудыра алырдайлары сирәк. Үзе кебек гадел, туры сүзле, башбирмәс, гаярь нинди ролен аерып әйтә алабыз? Катлаулы язмышларны тасвирлау, татар милли характерын тудыру, милли каһарманнарыбызны гәүдәләндерү өчен дөньяга килгән артистыбызның талантын ачып бетерә алмадык кебек. Кыйммәтле ташның бөтен матурлыгы затлы кысага утырткач кына күренә. Татар сәхнәсендә, милләт фаҗигасен ачкан, милләтебезнең бөеклеген күрсәткән әсәрләр җитенкерәмәгән, димәк. Әллә режиссерлар артистның талантын бәяләп бетермәгәнме? Хәер, Әзһәр аганың талантына зур бәя бирүчеләр булды һәм бүген дә бар. Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында Гаяз Исхакыйның әсәрләре нигезендә «Сөннәтче бабай»ны куйганда режиссер Ренат Әюпов баш рольгә кемне чакырды? Әлбәттә, Әзһәр Шакировны. Чөнки Корбанколый роле бу спектакльдә бик хикмәтле булып, вакыйгалар барышында Г.Исхакыйның үзе булып гәүдәләндерелә. Исхакыйны исә без милләтнең намусы, дибез. Режиссер алтмышлап артисты булган академия
театрыннан бер Әзһәр абыйны сайлап алып чакырган икән, аның нинди талантка ия шәхес икәнен шуннан гына да чамаларга мөмкин. Һәм сәхнәгә яңа буын артистлар килсә дә, урта буын исә олыгая барган олпат артистлар урынына калып, сәхнәдә иҗатларын ныгыта баруларына карамастан, Әзһәр Шакировка алмаш булырдай шәхес әле тумаган, дип ышанып әйтә алабыз.
Мәшһүребез каләме астыннан чыккан «Халкыбызның кадерле шәхесләре» китабы сәнгать сөюче һәр кешенең өстәл китабына әйләнгәндер. Әзһәр ага үзе күреп белгән Габдулла Шамуков, Хәлил Әбҗәлилов, Мөхтәр Мутин, Рауза Хәйретдинова, Галимә Ибраһимова, Гөлсем Камская һ.б. артистларга сүздән һәйкәл салган. Бүген бериш милләттәшләребез яфрак калынлыгында, уч төбенә сыеп беткән бер китапчык яза да, әгъза итеп алуны сорап, Язучылар берлеге бусагасын таптый башлый. Әзһәребез исә, китабыннан күренгәнчә, язучыларга хас тәмле тел белән яза белсә дә, чамадан ашмады. Кайбер мәкаләләре фәнни хезмәтләр кебек, эзләнеп, тикшереп язылса да, Әзһәребез фәнни титулларга да дәгъва кылмады. Мәшһүрләребезне мәңгеләштерүне ул намус эше санады. Хәзер генә ул яшьләр өлкән буынны санлый белмәскә әйләнде. Яңа татар җыры, яңа театр тудырмакчы була. Әйтерсең, җырның иске, яңа булуы бик мөһим. Сәнгатьтә ике генә төшенчә бар – мәңгелек һәм бер көнлек (өч тиенлек). Хәзер генә ул «традиция» сүзе мыскылга әйләнеп бара. Хәлләреннән килсә, яшьләребез искерде, дип, элгәреләрне уптым-илаһи чүплеккә чыгарып түгәр иде. Ә бит әти-әнине, картайды, дип беребез дә чыгарып ташламый, ахыргача тәрбияләргә, хәленнән килгәнчә кадер-хөрмәт күрсәтергә тырыша. Әдәбиятта, сәнгатьтәге мәшһүрләребезне искә төшереп, алар турында хәтерне яңартып тору да әти-әнине тәрбияләү кебек. Әзһәр Шакиров моны яхшы аңлый. Әти-әнисез берәү дә тумаган кебек, Мутин, Әбҗәлилов, Шамуковлардан башка Шакиров та булмаячак иде. Әзһәр абый кебек, моны бөтенебез дә аңласак иде. Шуны аңлау – үзе бөеклек ул. Ахыр чиктә, ачык далада җилләргә бирешеп, баш иеп үскән үлән кебек яшәгәнгә караганда, ышыкланып, көч алып гомер кичерүләре мең тапкыр рәхәтрәк, ләбаса. Әти-әни һәр кешегә калкан булган кебек, элгәре иҗат иткән язучы, артистларыбыз ул – милләтебезнең калканы. Шуны аңлаган һәркем яңа сәнгать тудыру турында түгел, элгәренең хәтерен озынайту һәм шуннан көч алып яңа үрләр яулау турында уйлар.
Әзһәр аганың язганнарында, нәрсәгә әһәмият бирүенә карап аның үзенең нинди шәхес булуы турында чамаларга була. Габдулла Шамуковны сурәтләгәндә ул, мәсәлән, татар теле, тарихыбыз өчен әрнеп яшәвенә басым ясый, аның Сөембикә манарасы турында хезмәтен телгә ала, Константин Симоновка татар мәктәпләре ябылу турында ачынып язылган хатын мисал итеп китерә, Мәскәүгә гастрольләргә баргач, тантаналы очрашу вакытында, «ЗИЛ» заводында никадәр татар эшли торып, китапханәсендә ник бер татар китабы, татар газета-журналы булсын, дип ялкынлы чыгыш ясавын хәтерендә яңарта. Бу мәсьәләләр Ә.Шакировның үзен дә борчый, димәк. Һәм Ә.Шакировның 1990 еллардан милли азатлык хәрәкәте башына чыгып басып, әлегәчә сафларны ташламавы моңа дәлил.
Яз якынлаша, кояш та көннән-көн ешрак күренгәли башлады. Яз дигәндә, беренче чиратта, Тукаебызны күз алдында тотабыз. Апрель – олуг шагыйребез дөньяга килгән һәм гүргә кергән ай. Быел да Театр урамындагы һәйкәле янында җыелып туган тел бәйрәмен үткәрербез. Ни кызганыч, бәйрәм мәйданында кеше саны гына елдан-ел кими. Ә бит Тукай бүләге лауреатлары үзләре генә дә мәйданны тутыра алыр иде. Әле үзебезнең милләттән булганнары гына. Шуларга бүтән халыкныкыларын да кушсаң, никадәр җыелачак. Спектакль өчен иҗат коллективлары, архитектур төзелешләр өчен иҗат төркемнәре лаек булды бөек Тукаебыз исемендәге бүләккә. Кайда алар? Ник апрель саен йөрәкләре ялкынланмый аларның?! Ник һәйкәленә баш ияргә килмиләр?! Бүләкне эләктерделәр дә, шуның белән вәссәләмме?! Аның каравы, бер милли бәйрәмнең дә, шул исәптән Тукай һәйкәле янында митингның да Әзһәр ага Шакировтан башка узганы юк. Менә шәхес, асыл милләтпәрвәр, чын лауреат нинди була!
Милләт баласы буларак, тарихыбызны, мәдәниятебезне тулаем күзаллап, шуннан чыгып гамәл кылу, бөркетнең югарыга күтәрелеп, ерактан күрү сыйфатына тиң.
Бу көннәрдә чын җегет, бөркетебез Әзһәр Шакиров 85 яшен билгеләп үтә. Г.Камал театрында бу уңайдан тантаналы кичә булачак. Аңа теләк бер генә безнең: озаграк яшә, Әзһәр ага! Син булганда, без калканлы һәм көчле...
Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
Фотолар Г.Камал театры музееннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев