Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
Сәхнә

Өч бәхеткә ия Фәнис

Җырчы артист – театрның бәхете булса, җыр осталыгы – артистныкы.

Моң, дип, башка халыкта андый төшенчә юк, дип, сөйли-сөйли авыз суларын күп корытсак та, җыр мирасыбыз­ны саклау, халыкка тарату эшендә бик сүлпән кыймылдыйбыз кебек. Хәзерге очсызлы эстрадачылар дөньяны океандай биләп алган заманда әллә нигә бер оештырылган затлы концерт – бер нәни тамчы гына. Әнә, 90 еллыгы җитсә дә, мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировка да Казан уртасында әле һаман һәйкәл куйганыбыз юк. Башкалада аның рухын сак­лаган музей да тиз генә булмас шикелле. Җырчы сандугачыбыз Сара Садыйкова рухы да, кайчаннан бирле сөйләп тә, сынын бастырып куймавыбызга рәнҗеп ята, билгеле. Башка җырчыларыбызның исемен телгә алу да файдасыз. Мәшһүрләргә карашыбыз әнә шундый булгач...

Әмма шушы вәзгыяттә күңелгә сары май булып яткан бер вакыйга булды – Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театрында халык җырчысы Рәшит Ваһапов турында шагыйрь Р.Харис әсәре буенча куелган «Умырзая» спектакле тәкъдим ителде. Дөресрәге, 2008 елда куелган сәхнә әсәре яңартылды. Шушы урында режиссер Ренат Әюповның беренче булып театр сәхнәсендә җырчы образын мәңгеләштерүен билгеләп үтәргә кирәк. Киров районындагы кеше аягы басмаган Алафузов театрында булса да, татар җырына рухи һәйкәл куйган шәхес ул. Аннары «Әкият» театрына режиссер булып килгәч, драматург Илгиз Зәйниев олуг җырчыбыз Әлфия Авзалова турында спектакль сәхнәләштерде. «Әкият» белән Кариев театрының биналары хәзер янәшә генә урнашкан. Берсендә – Әлфиябез, икенчесендә Рәшитебез «җырлый». Һәм татар моңын театрда гәүдәләндерү шуның белән тәмам әлегә... Ә бу премьераның шатлыгы икеләтә зур. Ул Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллинның 50 яшьлегенә багышлап яңартылды. Фәнисебез Кариев театрын тотып торган баганаларның берсе. Өстәвенә, моңлы итеп җырлый белә. Җырчы артист исә – театрның бәхете. 

Рәшит Ваһапов нибары 54 яшендә фани дөньядан киткәнгә күрәдер, мөгаен, аннан соң дөньяга килгән буыннар өчен исеме ят булды. Гәрчә татар җырын профессиональ башкаручыларның берсе булып, заманында «Уел», «Кара урман», «Галиябану», «Зөләйха», «Нурия», «Рәйхан», «Гөлҗамал» һ.б. җырларны тыңлаучыларның күңеленә үтәрлек итеп ирештерсә дә, 2004 елда журналист, җәмәгать эшлеклесе Рифат Фәттахов – фестиваль, ә тагын өч елдан фонд гамәлгә куймаса, исеме тәмам онытылган да булыр иде, бәлки. Һәм «Умырзая»  спектакле дә бөекнең исемен сакларга ярдәм итте. 

Тамашада бөек шәхеснең бөтен тормышы түгел, нибары 1942 ел вакыйгалары үзәккә алынган. Әмма шул кыска гына вакыт аралыгында җырчының башыннан нинди фаҗигаләр кичкәнен чамаларга мөмкин. 1937-дә «халык дошманы» дип мулла әтисен атып үтергәннән соң, үзенә дә якты көн бетә. Мәскәүдә консерватория каршындагы Татар опера студиясен дә ул ирекле тыңлау­чы сыйфатында гына тәмамлый ала. 1941-дә Мәскәүдәге татар мәдәнияте ункөнлегенә әзерләнү өчен җырчыны Казанга чакырып китерәләр. Хатыны һәм ике баласы исә кызыл диварлы баш калада кала. 1942-дә бик омтылса да, фронт бригадасына алмыйлар. Әлеге дә баягы «халык дошманы баласы» булуы өчен. Ул баянчы Гани Вәлиев, биюче Хәдичә Нуриева һәм җырчы Җәвәһирә Сәлаховадан торган бригада белән Татарстан буйлап концертлар куеп йөри. Кая барса да, бик җылы каршы алалар. Әмма салкынына, яңгыр, буранына карамыйча, юл йөрүләр җырчының сәламәтлеген какшата.  Р.Ваһапов 1962 елда уңышсыз үткәрелгән операциядән вафат була. Биюче кыз Зәйтүнә Фәтхуллова белән ике арада яралган мәхәббәт һәм яңа гаилә дә җырчыны коткарып кала алмый. 

Спектакль ярым-концерт рәвешендә куелган. Концерт номерлары арасында артистларның  шәһәрдән-шәһәргә поезд вагонында барганын күрәбез. Адәм баласының тормышы – туганнан алып үлгәнчегә кадәр юл, хәрәкәт. Җәмгыять исә - аның кыска гына гомере дәвамында йолдыз булып атылыр-балкыр урыны. Кем ничек балкый инде. Берәү театр уйный, икенче берәү рәсем ясый. Рәшитебез, әнә, җырлый. Спектакльдә җыр тамашачының күңелен ачу чарасы булудан югарырак булып, бер кешенең бөек миссиясе дәрәҗәсенә күтәрелгән. Никадәр матур җырлар яңгырый тамаша буе! «Рамай», «Зөләйха», «Алсу», «Фирдәвескәй», «Умырзая»ларны тыңлап туймаслык. Тамаша сурәтләнгән вакыйгаларга туры китереп махсус гадиләштереп, ягъни фронт чоры концерт бригадасы тормышы рухында куелса да, татар җыры галиҗәнап биеклектә кала бирә. 

Җырчы артист – театрның бәхете булса, җыр осталыгы – артистныкы. Фәнисне универсаль артист дисәләр дә, ул тамашачыларның күңеленә барыбер дә җыр­лы рольләре белән кереп калды кебек. Рәшит Ваһаповы, Хәлиле, Галимҗаны белән. Мәһабәт буй-сын, эчке зыялылык аңа зур шәхесләребезне, әйтик, Габдулла Тукайны, Кәрим Тинчуринны, Ибраһим Сәлаховны гәүдәләндерергә мөмкинлек бирде. «Микулай» спектаклендә Микулай роле исә иҗатында аерым урын алып тора. Чөнки бу тамашаны моноспектакль дисәк тә була, бу жанрны исә кем теләсә, шул тарта алмаска мөмкин. 

Ф.Кәлимуллинның бер бәхете җыр булса, тагын берсе – тормыш иптәше һәм сәхнәдәше Алия Кәлимуллина. Утыз елга якын өйдә дә, эштә дә бергә алар. Менә яңа бу спектакльдә дә Фәнис Рәшит Ваһапов булса, Алиясе – Җәваһирә Сәлахова. Күп вакыт ирле-хатынлы актерларның сәхнәдә берсе халыкка таныларак, күренәрәк төшә, икенчесе күләгәдәрәк кала, парына юл бирә. Бу матур пар исә талант ягыннан шулкадәр бер-берсенә тиң һәм тигез ки, Кариев театрын җырчы Фәниссез күзалдына китереп булмаган кебек, гаҗәеп тере, теләсә нинди рольгә керә алган җете талантлы Алиядән башка да Кариев сәхнәсенең бер ягы китек булыр иде сыман. 

Ф.Кәлимуллинның ике бәхетен генә әйтеп үттек бит әле. Өченчесен ничек калдырасың? Анысы беренче урындадыр да әле. Нәрсә ул дисезме? Нәрсә түгел, кем. Актерның бөтен мөмкинлекләрен күреп-тоеп, шуларга сәхнәдә күренергә мөмкинлек биргән режиссер! Күрегез, Фәниснең 50 яшьлегенә  тагын нинди матур спектакль куйган! 

Шушы өч бәхетең гомер буе озата барсын, Фәнис! 

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев