Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Нәҗип Бәдретдинов: Бездә татарча сөйләшә торган профессиональ композиторлар юк

«Илгиз Закиров, Ринат Гобәйдуллин, Илһам Хисмәтуллин, Фирзәр Мортазиннар үз вакытында композиция бүлегендә укып чыксалар, матур көйләр нигезендә зур күләмле музыкаль әсәрләр туар иде», - ди музыкант.

Татарстанның атказанган артисты, «Җырлыйк әле» телетапшыруы авторы, мөхәррире, музыкант Нәҗип Бәдретдинов фикеренчә, татар халкында татарча сөйләшә торган профессиональ композиторлар юк.

«Консерваториядә композиция бүлегенә музыка мәктәбен һәм музыка училищесын тәмамлаган кешеләрне генә алалар. Димәк, безнең авыл җирлегендә, авыл мохитендә яшәгән талантларыбыз «консерватория», «музыка училищесы» дигән уку йортына керүдән мәхрүм кала, чөнки башлангыч музыкаль белемнәре юк», - диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Нәҗип Бәдретдинов 1980 елларда җыр яза башлаган Илгиз Закиров, Ринат Гобәйдуллин, Илһам Хисмәтуллин, Фирзәр Мортазиннарны искә алды.

«Әгәр алар композиция бүлегендә укып чыксалар, матур көйләр нигезендә зур күләмле музыкаль әсәрләр туар иде. Бәлкем, алар иҗат иткән балет, опера, симфонияләр бүгенгеләреннән миллилеге, чын татарча булуы белән аерылып торыр иде. Алар, бу өлкәдә белемнәре булмавы аркасында, көй язудан артык китә алмый. Менә бу – безнең халыкның, милләтнең музыка сәнгате ягыннан бик зур югалтуы», - дип саный ул.

Аның фикеренчә, чын татарча музыка иҗат итү өчен, фәкать татар мохитендә яшәү кирәк. «Шәһәр җирендә яшәгән егетләр-кызлар, туган телне белмәгән кебек үк, татар рухына туры килә торган итеп көй яза алмый», - ди музыкант.

«Гомумән, җитәкчелекнең музыка сәнгатенә «бармак аркылы» гына каравы сизелә. Безнең Президент симфоник концертларга йөрсә, аңа ияреп, башка чиновниклар да барыр иде. Концертлар тулы аншлаг белән узар иде. Ә бездә андый хәл юк. Алар, әнә, ат чабышына бара. Бүгенге көндә профессиональ татар музыкаль сәнгате юк, дип әйтергә була», - диде ул.

 

Зилә Мөбәрәкшина

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев