Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Көйсез көннәрнең көлкесез «Көл»е

«Көл» спектакле тамашачыга бүгенге вәзгыять уңаеннан татар әдәбияты һәм сәнгате тарихында канга батырылган язмышларны искә төшерә.

Илдәге вәзгыять фонында мәдәният һәм сәнгатьтә дә шомлы үзгәрешләр күзәтелә. Радиодан, телевизор экраннарыннан, мәдәнияттә мобилизация үткәреп, ышанычсызларны алып атарга, дәүләткә файда китерердәйләрне генә калдырырга чакырулар ишетелә. Бу – беренче һәм соңгы мобилизация түгел, XX гасырда «зыянлы»ларның каны елга булып акты. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының кече залында режиссер Айдар Җаббаров япон авторы Коки Митаниның «Көлү академиясе» әсәре буенча куйган «Көл» спектакле тамашачыга бүгенге вәзгыять уңаеннан татар әдәбияты һәм сәнгате тарихында канга батырылган язмышларны искә төшерә.

Спектакльдәге вакыйгаларда нибары ике герой – Эмиль Талипов башкаруында «Көлү академиясе» театр труппасының драматургы һәм Алмаз Борһанов гәүдәләндерүендә Цензор гына катнашса да, алар аркылы хакимият һәм мәдәният мөнәсәбәте, тоталитар режим шартларында иҗат иясенең хәле кебек тирән темалар ачыла. «Хуш, авылым» һәм «Хуш, авылым. Хыял» спектакльләрендә кебек үк, режиссер А.Җаббаров билгеләнгән теманы тирән өйрәнеп, документальлек чалымнары булган спектакль иҗат иткән. Япон драматургының әсәре иҗат ияләребезнең фаҗигаи язмышын искә төшерергә бер сәбәп кенә. К.Митаниның әсәрен актер Фәнис Җиһанша тәрҗемә иткән, әдәби консультант буларак телевидение журналисты Гөлчәчәк Шәйхетдинова саллы эш башкарган. Сәхнәдәге Автор һәм Цензор тарткалашуы тынып торган араларда язучы Әмирхан Еникинең ни өчен 1930 елларның беренче яртысында язудан туктап, әдәбияттан китүе, Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз»ы бүгенге укучыга тулы язылышында килеп җиткәнче нинди кисү-кыс­картуларга дучар булуы, олуг Тукаебызның «Китмибез» шигыре өчен ничек эзәрлекләнүе турындагы материалларны, язучылар Галимҗан Ибраһимов һәм Кәрим Тинчуринның китапларын яндырып сәяси тамаша оештырулары турында Адлер Тимергалинның балачак истәлекләрен режиссерга нәкъ менә Гөлчәчәк табарга ярдәм иткән дип уйларга кирәк. Шуларның берсенә – Гаяз Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәренә генә тукталсак та, спектакльнең асыл максаты газета укучыларга да, театр сөюче тамашачыларга да яхшы аңлашылыр, мөгаен. Г.Исхакый үзенең «Тәрҗемәи хәлем»дә «Ике йөз елдан соң инкыйраз» китабы басылып чыгып, кулына алгач булган халәтен болай тасвирлаган: «Рус цензоры әсәрнең өчтән икесен кисте вә калган өлешендә дә фикерләрне укучы аңламаслык итеп үзгәртте. Әсәремнең цензордан бу хәлдә кайтуына шулкадәр ачуым килде, әсәремне бу хәлгә калдырган җанвар цензорны хәтта Петербургка барып үтерү фикеренә килдем һәм бу фикерне гамәлгә ашыру хәстәренә керештем. Бәрәкәт бирсен ки, мохитем моңа киртә булды. Китап шулай ярым-ямаулык хәлдә басылды һәм шулай булса да гадәттән тыш игътибар казанды»... «Яртысын кызыл кара белән тәмам сызылган хәлдә дә китапның укучыга тәэсире гадәттән тыш зур булды, китап берничә айда Идел буеның бөтен шәһәрләрендә, авылларында күз яшьләре белән укылды...»... «Мин бу әсәремне тулы көенчә Аурупада, йә Мисырда бастыру фикеренә килдем. Үкенечкә, моңа ирешеп булмады. Рус жандармнары өемдә тентү ясаганда, бу әсәремнең бозылмаган нөсхәсен алып киттеләр. Һәм шунда әсәр югалды да калды...»

Нәтиҗә буларак, спектакльдә статистика китерелә: Николай патша заманында 248 китап көлгә әйләндерелсә, совет заманында бу сан 100 меңгә җитә. Сәхнәдәге драматургның «Үз теләгәнеңне үзең теләгәнчә язарга ярамый икән, үзеңне графоман итеп тоя башлыйсың», – диюе элгәре иҗат ияләренең дә, бүгенгеләренең дә рухи халәтен ачык тасвирлый. Спектакль ахырында экранга чыккан Мәхмүт Галәү, Муса Бигиев, Газиз Гобәйдуллин, Хәсән Туфан, Һади Атласи, Фәтхи Бурнаш, Гали Рәхим һәм үз вакытында «зыянлы» дип табылган бүтән шәхесләребезнең исемнәре трагедиянең зурлыгын, киң колачлы булуын күрсәтә. Чынлыкта, бу исемлекне тагын дәвам итеп булыр иде. Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Вахит Имамов... Көлсәң көл, көлмәсәң ела. Әмма югары цивилизациягә ирешсәк тә, вәхшилекнең һаман очы-кырые күренми. Спектакльнең жанры бер сүз белән генә билгеләнмәгән, һәм кайвакыт ул концертка да охшап куя. Солистлар ролендә – шул ук Эмиль һәм Алмаз. Егетләрнең спектакль дәвам иткән ике сәгать эчендә нинди үзгәреш­ләр кичерүен укучы шуннан үзе чамалар шәт. Танылган рок-музыкант Виктор Цойның татарчага тәрҗемә ителгән җырлары иреккә омтылган җанның бәргәләнүе булып ишетелсә, күренекле язучы, җырлар авторы һәм башкаручы Зөлфәт Хәкимнекеләре милләт язмышы өчен көю булып яңгырый. Егетләрне музыка уен коралларында камил уйнарга Йосыф Бикчәнтәев өйрәткән. 

К.Митаниның пьесасы үзе бер дә шомлы түгел, киресенчә, көлдереп мавыктыра торган эчтәлекле. Драматург «Ромео һәм Джульетта» нигезендә язылган әсәрен сәхнәгә кую өчен ризалык сорап килгәч, Цензорның тузга язмаган төзәтмәләрен кертеп, «Гамлет һәм Джульетта маҗаралары» дигән әсәргә барып чыга. Полиция башлыгын персонаж итеп кертергә, өч җирдә исә «Императорны ходай сакласын!» дип кыстырырга мәҗбүр була. Шул йомшаклыклары өчен Авторны театр артистлары тотып тукмый. Әмма ике ут арасында калса да, драматург бирешми, чөнки ул, чын язучы буларак, һәр нәрсәне хыял байлыгын эшкә җигеп, тәм табып эшли. Ахырдан Цензор танымаслык булып үзгәрә – иҗатта катнашу аны шул дәрәҗәдә мавыктыра ки, ул хәтта драматургны мобилизациядән саклап калу өчен тиешле органнарга хат яза, әмма соңга кала. Спектакльнең бу урыннары иҗатның көчен күрсәтә. Кеше табигатендә илаһи сыйфатларның шайтани гамәлләргә караганда өстенрәк торуын һәм барыбер бер өскә чыгуын дәлилли. Митани әсәрендәге, Җаббаров спектаклендәге кебек цензорлар: «Театр­ларны ябарга, труппаларны таратырга! Уен-көлке чоры түгел. Үч! Җәза! Башка берәү өчен гомереңне бирергә әзер булу! Бүген генераль линия әнә шул», – дип котырынса да, бер заман аларга да дөрес бәяне бирерләр. Ни дисәләр дә, бүген аларның әйткәннәре түгел, Камал театрындагы һәр тамаша алдыннан Тинчуринның «Зәңгәр шәр» спектакле музыкасы яңгырый. «Зәңгәр шәл» спектакле театрның йөзек кашына әйләнде. Галәү, Исхакый, Хәсән Туфан, Муса Бигиев, Тинчурин, Дәрдемәндләр бөек һәм мәңгелек. Калганнары исә көл, көл, бары тик җилгә очкан көл генә...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев