Кара мыеклы аксакал
Озакламый, төгәлрәк әйткәндә, 3 апрельдә «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының иң өлкән актеры, Татарстанның халык артисты Ришат Гыйздәтуллин, дусларын җыеп, 70 яшен билгеләп үтәчәк.
Кит аннан! Ришатка кем 70 яшь бирсен, диярләр. Мыегы кара, күңеле тулы ялкын, телендә һаман уен-көлке, элеккечә җиңел сөякле, җитез, тапкыр ич, дип ышанмаган булырлар. Без дә ышанмыйбыз ла ул! Шулай да, театрга барып, хәл-әхвәлен белеп кайттык әле. «Әкият»кә булмас сәбәпләрне табып барырсың. Гел бала-чага йөргәнгәме, андагы рәхәтлекне тел белән әйтеп аңлата торган түгел. Шуңа күрә җитмештә дә егет сыман җилкенеп иҗат итәдер дә әле артистларыбыз. Аксакал яшендә дә сакал агаруны белмичә...
Ришатыбызны Әлкидән дип ялгышканбыз. «Актаныш егете мин», – дип кистереп әйтте Р.Гыйздәтуллин. Әтисе Рәис ага ФЗУда балта остасына укыгач, юллама буенча әле бер, әле икенче төбәктә эшләгән. Олы кызы, мәсәлән, Үзбәкстанда дөньяга аваз салган. Ришатка беренче булып Әтнә районы Карамалы авылы күген күрергә насыйп булган. Тагын бер улы Пермь өлкәсендә беренче тапкыр якты дөнья белән очрашкан. Йөри торгач, туган якларны сагынып булса кирәк, Тыңламас авылы егете Рәис гаиләсен Актанышка алып кайтып китә. «Шунда мәктәп тәмамладым, шунда драма, күрчак түгәрәкләренә йөрдем. Өздереп гармунда уйнаганымны күреп, сиңа артист булырга кирәк, дип укытучыларым Казанга юллады», – дип сөйләде Р.Гыйздәтуллин. Гаиләләре белән Казанга җибәреп, артистлыкка укытырга булган аларны. Рәис абый гармунда, мандолинада уйнаган, Зәйтүнә апа моңлы җырлаган. Биш балалары да җырга-моңга оста. Сандугач оясы кебек...
Гыйздәтуллиннарга кайгы көтмәгәндә килә. 1972 ел була бу. Мотоциклда барган җиреннән әйләнеп, нибары 43 яшендә Рәис абыйның гомере өзелә. Улы Ришат театр училищесына укырга кергән ел. Әтисен җирли дә, берничә көннән Казанга укырга чыгып китә ул. Август ае. Көз килүе сизелә. Кояш чыгып-чыгып алса да, җылысы кимегән. Иртәләрен, кичләрен салкыны көйдереп ала. Ришатыбызның әтисез тормышка аяк баскан чагы. Көзге җилләр кебек үзәккә үткән тормыш салкыннарыннан аны кем ышыклар? Апасы, ике сеңлесе, энекәшенә кем терәк-таяныч булыр? Аларның җиңүләренә кем шатланыр, алда торган үрләргә кем куәтләр? Әниләре Зәйтүнә апаның моңлы җырларына әкрен генә гармунда кем кушылып уйнар?.. Акыллы хатынга ир табылмый калмас. Зәйтүнә апаны да әллә ничә сорап киләләр. Әмма исән кебек күзалдыннан китмәгән Рәисен ничек онытсын?! Биш баласын аякка бастырасы бар. Килгән берсен кире борып җибәрә хатын. Актанышта Зәйтүнә апа балалары дип өзгәләнсә, балалары да әни дип җан атып яши. Барысына да үз тырышлыклары белән ирешергә, бер-берсен ышыкларга туры килә.
Рәис улы Ришатта көч-куәт җитәрлек. Буе гына бәләкәй. Армиягә дә үссен әле дип, «учебка»га алалар. Кечкенә дә төш кенә дигәндәй, Ришат баскан җиреннән бураннар уйната. Спорт ярышларында җиңү арты җиңү яулагач, чаңгы ярышларына Мәскәүгә кадәр җибәрәләр. Мәскәүнең ике метр буйлы егетләре поездда узып барганда юл баганалары сыман артта кала бара, Гыйздәтуллин барысын да узып китә. Рәис абый белән алтынчы сыйныфта укыганда ук йорт төзелешендә катнашкан Ришат бер эштән дә курыкмый. Училищеда укыганда да акча эшләр өчен вагоннар бушата, ипи заводында эшли...
Аның каравы әҗере татлы була. 1977 елда курчак театрына килеп эшли башлагач, ул гел геройларны уйный. Музыкаль сәләте, аһәңле тавышы белән тамашачыларны әсир итә. «Диләфрүзгә дүрт кияү» спектаклендә – Исмәгыйль, «Кәрлә – мәктәп баласы» тамашасында – Былтыров, «Җен кызы»нда – Хәлил, «Укытты бүре сабак»та – Акбай, «Куркуын җиңгән куян» әкиятендә – Куян, «Бардым күлгә, салдым кармак» спектаклендә – Биктимер, «Камыр батыр»да – шул ук исемдәге баш герой, «Таңга – Чулпан, айга – Зөһрә» тамашасында Лачын һ.б. театр сөючеләрнең иң яраткан сәхнә геройларына әйләнә. Кайсын гына алсаң да, «Әкият» курчак театрының тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Язучыларыбыз Т.Миңнуллин, Ю.Сафиуллин, Зөлфәт, С.Хөснинең бәгыреннән өзелеп төшкән бу әсәрләрнең байтагы бүген дә сәхнәдән төшми. Аларның озын гомерле булуы исә язучыларның таланты белән генә түгел, Р.Гыйздәтуллин кебек беренче булып уйнаган актерларның талантына да бәйле. Зөлфәт пьесасы буенча куелган «Гасырдан озын бер көн...» спектакле (Ч.Айтматовның әсәре) турында әле бүген дә театрда легендалар йөри. Театр белгечләре бу спектакль турында язганда, Гыйздәтуллинның Кияү һәм Жоламан образларын уңай билгеләп үтә.
Унҗиде яшеннән әтисез калып, үз тырышлыгы белән аякка баскан, энекәш, сеңелкәшләренә күз-колак булган Ришатның кайгыртучанлыгын күреп, аны труппа мөдире итеп куялар һәм ул озак еллар үзеннән соң килгән артистларга «әти» була. Ул елларда труппа җитәкчесенә читенгә туры килгәндер. Гел юлда, гастрольдә йөргәч, кунакханәгә урнашу, артистларның ялын, ашау ягын кайгырту, театр өчен җайлашмаган сәхнәләрдә дә күңелне төшермичә күтәренке рух, яхшы кәеф белән уйнау өчен труппаны илһамландырып тору, спектакльнең сәнгать ягына хилафлык килмәсен өчен тырышу һ.б.
Андый кайгыртучан ир белән хатыны Мөршидә апага да яшәүләре җиңел булгандыр. Гыйздәтуллиннарның өен еш кына «кәрван-сарай» дип атыйлар. Анда һәркемгә – ачык чырай, якты йөз. Балалар, оныклар барысы бергә әвәрә килә. Хәзер оныклар өчен җан атып яши Ришат абый. Улларының балалары инде үсеп җиткән. Кызыныкыларын кеше итәсе бар. Дүртесен дә шәһәребезнең иң абруйлы 2 нче татар гимназиясендә укыталар. Икесе инде тәмамлап, һөнәр үзләштерә. Кайгыртучан бабайлары көн саен оныкларны машина белән алып бара, алып кайта...
Рольләре дә үзе кебек өлкәнәя бара. Элек унҗиде яшьлек егетләрне уйнаса, хәзер «Камал комедияләре»ндә – Хәмзә бай, «Әлдермештән Әлмәндәр»дә – Искәндәр, «Әбүгалисина»да Каюм Насыйри курчакларына җан өрә. Спектакльләр озынайганнан-озыная. Әлдермеш бабай турындагы бәян, мәсәлән, ике сәгать ярым дәвам итә. Шул вакыт бәләкәй буй белән метр җитмеш озынлыктагы ширма артында уйнап кара! Аякта – буйны озынайтыр өчен антик чорда трагедия артистлары кигән сыман котурны. Уч төпләрендә – операция сырлары. Авыр курчакларны озак вакыт күтәрүдән бервакыт бармаклар бөгелми башлый... Күңелендә исә һаман – иҗат ялкыны. Дөрес, хәзер күбрәк эт, мәче рольләре эләгә. Ничек кенә булмасын, «Әкият»тәге әкияти тормыш өзелмәсен генә. Олы тормышка бик иртә аяк баскан иде артист. «Әкият» сәхнәсе аңа гүя гамьсез балачагын озынайта...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев