Гыйбрәтле комедия
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Зөфәр Харисов «Стоп, кода! Туй була» исемле спектакль (Н.Гаетбай пьесасы буенча) сәхнәләштерде. Җиңел комедия жанрында иҗат ителсә дә, әсәр байтак проблемаларга игътибарны юнәлтә.
Тагын комедия, диярләр! Начар драмага караганда, шәп комедия яхшырак. Күңел бер нәрсәдән генә ризасыз булып калды – ул да булса сөйләмдә рус сүзләренең күп кулланылуы. «Давай», «срочно», «вот», «тихо», «все», «так что», «стоять»ләрсез генә дә уйнап була ич спектакльне. Һәрберсенең татарчага тәрҗемәсе бар лабаса! Хәер, спектакльнең исемендә үк рус сүзе кулланылган, май чүлмәге тышыннан билгеле, ди халык мәкале…
Тулы язманы «Мәдәни җомга» газетасының 12 нче саныннан (28 март) укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев