Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Егетләр солтаны

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының баш режиссеры Ренат Әюпов турында язуы авыр да, җиңел дә.

Авырлыгы шул – бу шәхескә карата булган хөрмәтне ничек бер язмага сыйдырырга, дип баш ватасың. Икенче яктан караганда, булмаганны уйлап чыгарып интегәсе түгел. Ренат – талантлы режиссер, уңган җитәкче, милли җанлы  шәхес. Аның турында язу – җан рәхәте. 

Без Р.Әюповның нинди зур эшләр башкаруын аңлап та бетермибез кебек. Әлегә спектакльләре турында түгел сүз.  Яшьләр театрының баш режиссеры буларак башкарган эшен истә тотып әйтү.  Труппаның байтак вакыт бинасыз интегеп, сукбайлыкта гомер кичергән елларын хәтерлик. Түбәсез йорт ишелеп төшә. Труппа менә-менә таркалыр кебек.  Төрлесе төрле тарафка чыгып китсә дә,  артистларны гаепләрлек түгел. Яшь, гайрәтле, иҗат итәргә ашкынып торган чаклары. Иң гайрәтле вакытларын барсаң – барып, кайтсаң – кайтып булмаган җәһәннәм тишегендәге ярым җимерек Алафузов йортында әрәм итсеннәрме? Аңардан да мәхрүм калгач, бигрәк тә кыенга туры килде. Йосыф-Зөләйханы, Галиябану, Сәрвәрне, Король Лирны уйнаган талантларның балалар бакчасында куян булып сикерүен, бүре булып улавын, төлке сыман кыйлануын күреп, баш режисерның йөрәге ничек әрнегәне күз алдына килә... Аннары «Әкият» балалар үзәгенең беренче катында урнашкан концерт залына күчкәч, режиссерның да, артистларның да эченә  җылы керә башлагандыр. Әмма  театр уйнап халыкка дәрес, гыйб­рәт таратыр өчен бер шарты да юк иде бит аның! Җитмәсә, тамашачыны яңа бу урынга ияләштергәнче никадәр гомер узды. Чегәннәр сыман төянеп йөргәндә  ничәмә-ничә директор алмашынды. Дөресен генә әйткәндә, Ренатыбызга, күчмә тормыш чорында башка режиссерлар кебек рәхәтләнеп  иҗат итү тәтемәде дә. Әмма ни генә булмасын, каршылыкларны чын зыялыларча, әдәпле сүз белән хәл итә белде. Фәкать режиссер Ренат Мирзахәсән улының абруе, зирәклеге нәтиҗәсендә, безнең бәхеткә сакланып калды ул ­театр, дип бүген һич арттыр­мыйча, сокланып әйтә алабыз.  

Ниһаять, бүген шәһәр үзәгендә зур булмаса да, якты үз биналары бар. Анда килгән саен күңел сөенә. Труппага ел саен яңа егет-кызлар килеп кушыла.   Яшьләр нинди сәхнәгә аяк басуларын аңлыйдыр, режиссерларының кадерен беләдер дип уйлыйсы килә...

Сабыр төбе сары алтын дигән кебек, кайчандыр режиссерларына ышанган актерлардан Лилия һәм Илнар Низамиевләр, Энҗе һәм Илфат Камалиевләр, Алия һәм Фәнис Кәлимуллиннар, Гөлнара Фазылҗанова, Әминә Галиева, Гөлнара Абитова, Рәмзия Закирҗанова, Фирүзә Зиннәтуллина, Халидә Сөнгатуллина һәм башкалар бүген,  тәмам ачылып җиткән чәчкә бөресе сыман, матур иҗатлары белән сөендерә.   Кариевта бериш ­театрлардагы кебек озак еллар буе рольсез интеккән, файдасызга әрәм булган актерлар юк. Күчмә тормыштан калган гадәт буенча, режиссер яшенә дә, картына да иҗат бәлешеннән өлеш чыгара, һәркайсын кадерли. 

Ә иң гаҗәпләндергәне шул – менә-менә түшәме җимерелә дип торган Алафузов йортында, «Әкият» концерт залында халыкара фестивальләрдә баш бүләкләр яуларлык спектакльләр иҗат итте ул. «Сак-Сок», «Печән базары», «Йосыф-Зөләйха», «Алмачуар», «Король Лир», «Кролик Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» – шундый сәхнә әсәрләреннән. Кызганыч,  гомерләре генә кыска булды. Югыйсә, аларның һәркайсы кайтып-кайтып карый торган тамашалар иде бит...

Бүген театрларыбызның, оркестрны яңартып, булмаганнары – торгызып, җырлы, музыкалы тамашаларга өстенлек бирүе, артистлар чыгышыннан гына торган концертлар иҗат итүенә күңел сөенә. Яңа чорда музыкаль мирасыбызга игътибарны беренче булып исә Р.Әюпов юнәлтте. «Башмагым», «Галиябану» спектак­льләрендә җырларлык актрисага  кастинг оештырып, консерваторияне тәмамлаган Алсу Фәйзуллинаны эзләп тапты. Бүген Алсу – Яшьләр театрының йөзек кашы. «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» спектаклен яшьләр рухына туры китереп мюзикл жанрында сәхнәләштерде. Аны карарга яше-карты зал тутырып килә иде, чөнки талантлы композиторыбыз Луиза Батыр-Болгаринең җырлары бүген сәхнәләребездә юк дәрәҗәсендә сирәк яңгырый. 

Р.Әюповның нинди режиссер икәнен чамалыйсың килсә, театрның репертуарына күз салу да җитә. «Кыйссаи Йосыф»ны гына да өч тапкыр куйды ул! Бүген «Йосыф», «Ханума» кебек колачлы спектакльләр тагын кайсы театрда уйнала?! Тукаебызның тормышы һәм иҗаты турында берьюлы өч спектакль тагын кайсы театрның репертуарында бар?!  Р.Әюпов – милләтебезнең намусы, байрагы булган Гаяз Исхакыйның дүрт әсәрен сәхнәләштергән режиссер! Минзәләдә куелган «Сөннәтче бабай», «Остазбикә» чын мәгънәдә шедевр булып хәтергә уелып калган. Юкса бу спектакльләр өчен минзәләлеләргә М.Җәлил премиясен  бирмәсләр иде. Кариев сәхнәсендә «Сөннәтче бабай» һәм «Кәҗүл читек» бүген дә уйнала. Чаллыда чакта иҗат ителгән «Кәләпүшче кыз» спектаклен Мәскәүдән килгән театр белгече А.Иняхин татар тормышының энциклопедиясе, дип әйткән икән, бу да Әюпов иҗатының зурлыгына бер дәлил. М.Галәүнең минзәләлеләр белән сәхнәләштерелгән «Мөһаҗирләр»е һаман күзалдында. Милләтебез өчен әрнеп куелган чын «Мөһаҗирләр» иде ул! Татар репертуарын яңа чорда шулкадәр классика белән баеткан тагын берәр режиссер бармы икән? Р.Әюповның һәр спектак­ле – вакыйга. «Микулай», «Ал җилкәннәр», «Ләйлә-Мәҗнүн»не, инде уйналмаса да «Питер Пен»ны, мәсәлән, гадәти тамашалар дияргә кемнең теле әйләнсен?! Әмма Кариев театры репертуары музейны хәтерләтә икән, дигән ялгыш фикер берүк туа күрмәсен. Режиссерның милләт язмышы турында зур полотнолар иҗат итеп тә, хәзерге заман сулышын тоюы, бүгенге проблемаларны да күз уңыннан ычкындырмавы хәтта гаҗәпкә калдыра. «Супер кияү», «Матур City», «Корт», «Җырлап яшик», «Шәй-бу! Шай-бу!» кебек спектакльләрдә мавыктыр­гыч вакыйгалар аша бүгенге көн геройларын тасвирлануын күреп, һәркем Кариевның җанлы, заманча, кызык театр икәнен, һичшиксез, аңлар. Дөресен генә әйткәндә, Яшьләр шундый иҗат мәленә килеп җитте ки, хәзер алар хәтта зуррак сәхнәгә лаек! Р.Әюповның исә авторларның пьеса язып китергәнен көтмичә, яшь язучы, журналистларга төрле идея-тәкъдимнәр белән  үзе мөрәҗәгать итеп, җор телле каләм әһелләрен иҗатка этәрүе дә  кадерле. Тагын шунысын күз уңыннан ычкындырырга ярамый, «Йосыф», «Ханума», «Башмагым», «Галиябану»ларны, заманча спектакльләрне режиссер Р.Әюпов әле генә уку тәмамлап, сәхнәгә аяк баскан яшьләр белән иҗат итеп яши, ә кул астында көн саен бер дистә халык артисты булса,  нинди спектакльләр туасын күз алдына китерергә хыял байлыгы да җитми. Режиссерның тагын бер кыйммәт сыйфаты – заман шаукымына бирелмичә, үз-
үзенә һәм чын сәнгатькә тугъры  калуы. Хәзер бит эт чаба дип, бет чаба дигәндәй, сәхнәләребездә ниләр генә кыланмыйлар. Анадан тума калып чишенәләр, сүгенәләр, русча сөйләшәләр һ.б. Перформанслар, тагын әллә нинди «шаккаттыризм»нар кереп китте. Ихлас хисләр, җылылык, тирән мәгънә югала бара. Акыллыраклар боларның вакытлыча гына булуын, бернинди ялтыравык форма да чын эчтәлекне алыштыра алмавын аңлый һәм арзанлы танылу артыннан кумый, әлбәттә. Режиссер Р.Әюпов та шулар рәтендә. 

Аның бер әңгәмәдә әйткән сүзләре хәтердән һич чыкмый. Нишләп театрларыбыз гел вак-төяк сюжетлар тирәсендә әйләнә, каһарманнарыбызны сәхнәгә күтәрми, дигән сорауга ул «театр үзгәрсен өчен милләтнең үзгәрүе кирәк, милләт үзгәрми торып, театр үзгәрмәячәк», дигән иде. Кемдер, халык ахмак, дип кул кушырып, сүгенеп утырырга мөмкин. Р.Әюпов исә Тукай, Исхакыйларга, Кариев («Артист»), Волжскаяларга («Яратып туялмадым»), Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»енә кайта-кайта, милләтнең элекке аклыгын, бөек рухын яңарту өчен көн саен иҗтиһат итә.

Менә, ул тыйнак кына, әмма саллы иҗаты белән бүген алт­мыш яшенә килеп җитте. Яраткан театры бар. Өйдә хатыны, уң кулы, дусты, беренче киңәшчесе  Гөлшаты көтеп тора. Әйтергә кирәк, зыялылык, затлылык ягыннан алар кебек бер-берсенә туры килгән парлар тормышта бик сирәк очрый. Һөнәрләре белән сөендереп уллары Нурлан үсә. Озын иҗат гомере телисе генә кала.

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев