Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

Авыл кызы опера сәхнәсендә

Татарстанның атказанган (1989), халык (1995), Россия Федерациясенең атказанган (2011) артисткасы, Казан дәүләт консерваториясе укытучысы, профессор Клара Хәйретдиновага шушы көннәрдә 75 яшь тулды.

Яңалык түгел, узган гасырда укытучыларны, партия, совет хезмәткәрләрен авылдан авылга, мәктәптән мәктәпкә күчереп йөрткәннәр. Шуның аркасында балалары да төрле мәктәпләрдә белем алырга мәҗбүр булган. Клара Хәйретдиновага да ун еллык урта белемне сигез мәктәптә укып алырга туры килә.

Моннан ун ел элек фани дөнья­дан киткән әнисе Мөнһәр апа Зәбирова авыр тормыш юлы узган, язмышның ачысын да, төчесен дә татыган, батыр йөрәкле хатын була. Утызынчы елларда Өнсә авылында яшәүче әтисе Габдрахман абзыйны колхозга кермәгәне өчен «халык дошманы» дип, өй алларын, келәтләрен сүтеп алып чыгалар. Ишле гаиләсе белән ул үзе шикелле авылдан куылган кешеләр аерылып чыккан Кутыр дигән авылда яши башлый. Көчләп колхозга кертелгәннән соң ишле гаиләдә балаларны ачлы-туклы үстерергә туры килә аларга. Мөнһәр Дөбьяз мәктәбенә йөреп җиденче сыйныфны тәмамлаган елны сугыш башлана. Ирләре сугышка киткән хатыннар белән бергә үсмер кызларны да урман кисәргә, окоп казырга җибәрәләр. Мөнһәрне укытучысы Фатыйма Хәбибрахманова гына окопка җибәртми кала. Кыз тагын бер ел укып, сигезенче сыйныфны тәмамлый һәм авыл мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый. Хезмәт хакы итеп аена бер кадак – 400 грамм атланмай, 9 кило паек оны бирелә аңа. Арча районының Колачы авылы мәктәбенә укытучы булып җибәрелгән кыз шунда Әкрам атлы егеткә кияүгә чыга. 1946 елда аның беренче баласы Риклам туа. Сугыштан соң ул читтән торып Казан педагогия училищесына укырга керә. Укып йөргәндә икенче баласын, Клараны таба. Дөбьяз райкомы педагог белеме алган Мөнһәрне Рәс авылындагы Вахитов исемендәге колхозга партком секретаре итеп җибәрә. Аннары «Правда», Ульянов исемендәге, «Урал», «Татарстан» колхозларында эшли Мөнһәр апа. Башлангыч мәктәпнең өч ярым сыйныфын Клара Өнсә мәктәбендә укый, дүртенченең икенче яртысын инде Рәстә укып бетерә. Аннары бишенче – алтынчы сыйныфларны – Дөбьязда, алтынчының икенче яртысын, гомумән, туган яктан читкә китеп, Кырымда, Евпатория каласында тәмамлый. Җиденчене, туган якка кайткач, Соловцово мәктәбендә, сигезне – әнисе эшләгән Зур Ключидә, тугызны Биектауда һәм унны Мәмдәлдә укып бетерә. Тугызынчы сыйныфтан соң әнисе янына Мәмдәлгә күчеп килгәч, биредә ул әле үзе белән яшьтәш Фәүзия Әхмәдиярова исемле кызның әнисе белән бергә фермада бозаулар карый. Әле аттестат алганнан соң дә колхозда эшләвен дәвам итә. Бары тик көз җиткәч кенә, кызының укытучы булуын, педагогия институтына укырга керүен теләгән әнисенең сүзен тыңлап, Казанга укырга китә, пединститутка керә. Ләкин кыз кечкенәдән җырга гашыйк булып үсә. Дөбьязда укыганда ул дуслары белән Хәмзә Закиров атлы баянчы оештырган ансамбльдә җырлап йөри, авылларга барып концертлар да куялар. Укуда алдынгы булганы, җәмәгать эшләрендә активлыгы өчен Клараны Артекка ял итәргә җибәрергә тиеш булалар. Ләкин сәбәбен әйтеп тормыйча гына, җибәрми калалар. Бик авыр кичерә кыз бу эшне...

Әлбәттә, аның җырлау сәләте әнисеннән килә. Мөнһәр апа да бик матур итеп җырлый торган була. Әле пенсиягә чыккач та үзе яши торган Мүлмә авылы клубында оештырылган «Чишмә» ансамблендә җырлап йөри.

Клара институтта елъярым гына укый. Аны җыр, музыка үзенә тарта. Икенче курсның беренче яртысын тәмамлагач, ул Татар дәүләт филармониясендә Мәскәүгә эстрада остаханәсенә укырга җибәрү өчен сәләтле яшьләрне җыя­лар, дигән хәбәрне ишетә һәм Филармония җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов янына тыңланырга килә. Сайлап алу конкурсында катнаша. Зиннур Нурмөхәммәтов, Рәбига Сибгатуллина, Римма Ибраһимовалар белән бергә, Мәскәүгә, эстрада остаханәсенә укырга китә. Анда ул атакчы җырчы Георгий Виноградовта белем ала. «Клара, синдә академик тавыш, сиңа консерваториядә укырга кирәк», – ди аңа мөгаллим. Казанга әйләнеп кайткач, ул укытучысының сүзен тыңлап, Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә. Биредә талантлы, бик күп җырчылар тәрбияләп чыгарган укытучы Валентина Андреевна Лазько классында укып, классик җырлау серләрен үзләштерә. Консерваториядән соң кабат филармониядә эшли башлый. 1980 елда аны Казан дәүләт опера театрына чакыралар. Ул заманда театрда озак еллар эшләгән һәм опера спектакльләрендә җырлаган көчле тавышлы җырчылар белән көндәшлек итәргә тиеш буласың. Әмма Клара Хәйретдиновага операларда төп рольләрне башкаруны ышанып тапшыралар. Ул беренче дебюты белән үк үзенә күрсәтелгән ышанычны тулысынча аклый – А.Бородинның «Князь Игорь» операсында Ярославна партиясен башкарып, зур уңыш казана.

Табигый темпераменты, сәхнәдә үзен кыю тотуы, тавышы өстендә иренмичә эшләве, һәм ниһаять, үзенә генә хас лирик-драматик сопрано тавышы аңа уңышлы сәхнә карьерасын булдыру мөмкинлеген бирә. Ул үз репертуарын тудыра. Ярославна («Князь Игорь»), Лиза («Пиковая Дама»), Купава («Снегурочка»), Тоска («Тоска»), Дездемона («Отелло»), Мюзетта («Богема») ... Клара Хәйретдинованың  опера 
театры сәхнәсендә уңыш белән башкарган төп рольләре әле бу исемлек белән генә чикләнми. Ул егермедән артык опера спектаклендә катнашып, респуб­ликабызның күренекле опера җырчыларыннан берсе булып таныла. 

Клара Хәйретдинова еш кына зур уңыш белән чит илләрдә үткән опера фестивальләрендә чыгыш ясый. Төркия башкаласы Әнкарада үткән халыкара фестивальдә (1992) Аида партиясен («Аида», Верди), Венециянең «Ла Фениче» театрында «Борис Годунов» операсында Шинкарка ролен башкарып зур уңышка ирешә. Ул «Князь Игор»да Ярославна партиясе белән ике тапкыр Чабаксарда үткән 
М.Д.Михайлов исемендәге опера фестивалендә катнаша.  Венеция фестивалендә аның парт­нерлары булып Россиянең Зур театры солистлары Таращенко, Веденеев, Мария театрында – Ванеев, Вена операсы солисты Анатолий Кочерга чыгыш ясый. 1996 елда Төркия­дә «Төрексой» үткәргән Халыкара опера фестивалендә җырлау К.Хәйретдинованың иҗат биографиясендә зур вакыйга булып тора.

Опера спектакльләреннән тыш, Клара Хәйретдинова аерым концертлар да бирә. Аларда ул опералардан арияләр белән бергә, композиторларның әсәрләрен, халык җырларын зур осталык белән башкара.

Әле театрда эшләгәндә үк К.Хәйретдинова Казан дәүләт консерваториясендә укытучы булып эшли башлый. 2006 елда ул опера сәхнәсеннән китеп, тулысынча педагоглык эше белән генә шөгыльләнүгә күчә. Бер үк вакытта Казан музыка училищесында да дәресләр алып бара. Аның шәкертләре Казанның гына түгел, бөтен Россиянең төрле театрларында җырлап, опера сәнгатен сөючеләрнең мәхәббәтен яулый. Алар арасында  Санкт-Петербургның Мария театрында җырлаган Артур Исламов, Германиядә эшләп кайткан Илүсә Хуҗина, Волгоград операсында җырлаучы Роман Байлов, Владивосток театры солисты Айгөл Хисмәтуллиналар бар. Училищеда аннан дәресләр алып җырлау серләрен үзләштергән, Дөбьязда үскән әрмән егете Аршак Алтунян, Теләче кызы Зөлфирә Шәйдуллиналар – бүген татар эстрадасының өметле җырчылары.

Клара Әкрәмовнаның үз кызы Айгөл – Мәскәүдә «Орфей» радиосының алып баручысы. Оныгы Сабина Казан сәнгать көллиятендә укып, рәссам-дизайнер булып чыкты. Ә Клара үзе буш вакыты чыгуга, туган авылына – Өнсәгә ашыга. Монда аның үз йорты, үз хуҗалыгы. «Олыгайган саен авыл үзенә тарта. Мин бит авылда үскән кыз. Минем тамырларым биредә!» – ди Клара Хәйретдинова, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисткасы.

Рафис КОРБАН.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев