Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәхнә

33 нче сезон: эчегездә корт булмасын

Сагынганбыз. Тамаша залларын юксынганбыз икән. Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театрында 33 сезон ачылышына килгән һәркем бу сүзне аермачык итеп әйтте. Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов әйткәндәй, барыбызны да җир шарына килгән афәттән котылып, бергә җыела алуыбыз белән котларга кирәктер.

Кариевта сезон ачылу Татарстанның халык артисты, драматург, режиссер Фәнәвил Галиевның истәлегенә багышланган иде. Аның “Корт” әсәре буенча премьера күрсәтелде.
– Фәнәвил, дөресен генә әйткәндә, бар яктан талантлы иде, Татарстанның халык артисты исемен алуы аның абруен күрсәтеп тора. Ул яхшы режиссер булды. Үзенең тормышын күчмә театрдан башлаган иде. Артист, режиссер буларак Кәрим Тинчурин театрында эшләгәннән соң, яшь тамашачы театрына килде. Шушы театрны алар дөньяга, халыкка чыгарган артистлар булдылар. Талантлы егетебезне бик сагынабыз. Бүгенге әсәрдән генә карагыз. “Эчеңдә кортың бетмәсә, ул корт урамга чыга”. Шушы сүзләре генә дә аның фәлсәфи уйлау белеме көчле булуын күрсәтә. Театр коллективына олуг рәхмәтемне белдерәм. Онытмагыз. Киткәннәрнең эшләрен киләчәк буынга биреп калдырыйк, – диде Данил Салихов. 
Исән булса, Фәнәвил Галиевка 60 яшь тулыр иде. Сезон ачылышында аның хакында танылган шәхесләр Илдар Хәйруллин, Зөфәр Харисов истәлекләре белән уртаклашты. Остазлары Рабит Батулла Фәнәвилнең беренче сәхнә әсәрләренең ничек язылуы хакында сөйләде. 
– Заманында мине Күчмә театрга (аннары Кәрим Тинчурин театрына әверелде) баш режиссер итеп куйганнар иде. Репертуар оештырырга кирәк, пьесалар күп. Классиканы куябыз куюын, заманави пьесалар юк диярлек. Ерактан эзләгән якыннан тапкан дигән шикелле театрда ике артистыбыз да пьеса язган. Берсе – Данил Салихов, икенчесе Фәнәвил Галиев. Бу гаҗәп кызык вакыйга булды. Без ике пьесаны да репертуарга керттек. Аларның беренче әсәрләре, егетләребез шуннан үсеп драматург булып киттеләр. Фәнәвилнең беренче пьесасы “Элмәктәге язмыш” наркоман хатын турында булды. Ул трагедиягә якын драма һәм ул аннан соң комедияләр яза башлады, – диде Рабит ага үткәннәрне искә алып. 
Габдулла Кариев театрының директоры Гүзәл Сәгыйтова да сезон ачылышында куйган әлеге спектакльне авторның рухына бер дога булып барып ирешсен дип теләде. 
– Бу очрашу безнең өчен аеруча дулкынландыргыч. Бу кичәнең аерым дәртле музыка белән башланып китүе кемнәрнедер сәерсендергәндер. Без яшьләр театры буларак озак тын алыштан соң очрашуны шулай билгелисе килде. Артистларыбыз искә алуынча, Фәнәвил Галиев яшь күңелле, дәртле, шаян, шук, җор телле булган. Аның кичәсендә сагышланып борчылып утырасы килмәде, – диде Гүзәл Сәгыйтова.
Спектакльне сәхнәгә куючы Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов та Фәнәвил абыйны җайлы кеше, аның белән актерлык, режиссерлык буенча да төрле яктан килешеп була иде, дип искә алды. 
Гадәттә, яңа спектакль карагач: “Ошадымы?” – дип сорыйлар. Ошады! Вакыт узган саен беркайчан актуальлеген югалтмаган темалар бар. Автор аларны бергә җыйный алган. Кеше малына кызыгып хөсетләнеп йөрүчеләрне фаш итә. “Хөсетлелек, кеше сөймәү – эчтәге корт бит ул. Кайгы-хәсрәтне сакларга ярамый. Эчегездә корт булмасын, эчегездә булса, ул бакчагызга да чыга. Эчтәге корт күңелне зәгыйфьли, күңелне кимерә башлый. Күңелең дөрес булса, әгъзаларың да дөрес эшли”, – дигән фикер әсәрнең башыннан азагына кадәр сузыла. 
Кариев театры самими ихлас уйнаулары, халыкка якынаюлары белән тамашачыларның мәхәббәтен яулап алды. Бу юлы да сынатмадылар. 33нче сезонда тамашачыларының күп булуын гына телик.

 

Рәсимә Галиева

"Шәһри Казан"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев