Мәдәни җомга

ЯЛГЫЗ БӨРКЕТ

Быел Башкортстанда күренекле хореограф Фәйзи Гаскәровның 100 еллыгын зурлап билгеләп үтәләр. Ул исә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен дә күп эшләр башкарган шәхес. Фәйзи Гаскәровның шәхси тормышы катмарлы да серле дә. «Ул үзе: «Мин әти- әниемне хәтерләмим, милләтем буенча кем икәнлегемне дә белмим - башкортмы мин, татармы, әллә...

Быел Башкортстанда күренекле хореограф Фәйзи Гаскәровның 100 еллыгын зурлап билгеләп үтәләр. Ул исә Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен дә күп эшләр башкарган шәхес.


Фәйзи Гаскәровның шәхси тормышы катмарлы да серле дә. «Ул үзе: «Мин әти- әниемне хәтерләмим, милләтем буенча кем икәнлегемне дә белмим - башкортмы мин, татармы, әллә тунгусмы...» - дия торган иде», - дип яза аның хакында Ф. Гобәйдуллина.

Фәйзи Әдһәм улы Гаскәров 1912 елның 21 октябрендә әллә Уфа, әллә Бирски шәһәрендә туа. Малай үзе балалар йортында тәрбияләнә, ата-анасын хәтерләми, ятим үсә. Ачлык елларында ул Белоруссиягә барып эләгә, төрле милләт вәкилләре арасында яши.

Фәйзи кечкенәдән үк музыканы тою мөкәммәл сәләтенә ия була. Балалар йортында тәрбияче Гөлсем апа аны тальян гармунда уйнарга өйрәтә. Уфада театр техникумы ачылгач, балалар йортыннан сәләтле кыз-малайларны шунда төрле һөнәрләргә өйрәтергә алалар. Фәйзи исә фортепиано буенча дәресләр ала. Техникумда ул Башкорт күчмә театры директоры белән таныша. Актерлар коллективында зур булмаган бию төркеме эшли. Музыкант һәм биюче буларак, Фәйзи Гаскәров бу театр белән бик күп башкорт авылларын, Чиләбе, Самара, Сарытау, Ульян өлкәләрен, күрше республикаларны йөреп чыга. Театрда барлык уен коралларында уйнарга өйрәнә, ә иң яратканы бәрмә уен кораллары була.

Авылларда спектакльдән соң еш кына яшьләр уены башлана һәм, гадәттә, таң атканчы дәвам итә. Монда җырлар, биюләр башкарыла, әйлән-бәйлән, төрле уеннар уйнала. Күзәтүчән Фәйзи барысын да истә калдыра, халык уеннарында үзе дә катнаша.

Опера-балет театры коллективы Уфага гастрольгә килгәч, ул классик бию дәресләренә йөри. Театрның балетмейстеры Ф.Гаскәровның тырышлыгын, табигый сәләтен күреп, аңа балет мәктәбендә укырга киңәш итә.

1928 елда 16 яшьлек Ф.Гаскәров Мәскәүгә барып, Зур театр каршындагы хореография мәктәбенә укырга керә. Анда ул күренекле бию осталары Н. Устинова, В. Бурмейстер белән бергә укый.

Бер көнне балет классына 24 яшьлек Игорь Моисеев килә һәм В. Оранскийның «Футболист» балетында күмәк күренешләрдә биергә Ф. Гаскәровны да чакыра.

1932 елда Ф.Гаскәров, Мәскәү хореография мәктәбен тәмамлап, Уфага кайта. Уфада ул театр техникумында бию дәресләре бирә башлый, биюләр куя һәм үзе үк, биюче буларак, концерт эшчәнлеген дәвам итә. «Аучы биюе»н, «Яблочко» һәм «Ленталар белән бию»не (Р.Глиэрның «Кызыл мәк» балетыннан) һ.б. куя.

Ф. Гаскәров инде милли балет театры булдыру турында уйлана башлый һәм бу идеяне тормышка да ашыра. Моның өчен ул Ленинград балет мәктәбенең күренекле педагоглары белән балаларны хореография серләренә өйрәтә. 1934-36 елларда ике төркем бала укырга җибәрелә. Укучылар арасында киләчәктә дан казаначак балериналар, биючеләр, балет сәхнәсе осталары - СССРның халык артисты Фәйтүнә Насретдинова, Русиянең халык артисты Хәләф Сафиуллин, Русиянең атказанган артисты Әдһәм Нарыков, Русия, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Нинель Юлтыева да була.

1937 елда Игорь Моисеев СССР дәүләт бию ансамблен оештыру эшенә керешкәч, Ф.Гаскәровны үзенә чакыра. Ул биредә биюче һәм репетитор буларак хезмәт куя. Шул ук вакытта Фәйзи хореография остасыннан күп нәрсәләргә өйрәнә.

«Халык хореографиясен яратучы эзләнүчән галим дә, фольклорчы да, музыкант та, тарихчы да һәм, билгеле инде, фантазиянең иң югары ноктасында булырга тиеш», - дигән И. Моисеев. Бөек останың сүзләренә Ф.Гаскәров гомере буе тугры кала.

Тиздән Фәйзи Әдһәм улы Башкортстанда халык биюләре ансамбле оештырырга ниятләве турында Моисеевка әйтә. Әмма Башкортстанда күмәк бию сәнгате үсмәгәнлектән, оста икеләнә, аны башкаручы кадрлар булмавы да борчый.

30 нчы еллар - үзешчән биюнең киң таралган чоры. Шәһәр, авылларда күпләп үзешчән бию коллективлары барлыкка килә. Бу хәл Башкортстанны дә читләтеп үтми. Шушы елларда Уфада яңа заводлар эшли башлый, уку йортлары ачыла, яшьләр авылдан шәһәргә үзләренең үзешчән иҗатларын алып килә...

1938-39 елларда Ф. Гаскәров ансамбльгә биючеләр туплый башлый. Иң беренче чиратта ул үзешчән коллективларны барлап чыга. Шул ук вакытта республика буйлап беренче фольклор экспедициясендә йөри, халык биючеләрен барлый. Ул аерым «па»ларны, бию фрагментларын, тулы фольклор композицияләрен исендә калдыра, аларны язып ала. Фәйзи Әдһәм улы кулындагы «алмазлар» киләчәктә кыйммәтле «бриллиантка» әвереләчәк.

Биюләр генә түгел, ә халыкның костюмнары, көнкүреш рәвеше, тормыш җае, традицияләре, легендалары, биюнең музыкаль бизәлеше, музыка уен кораллары - бернәрсә дә аның игътибарыннан читтә калмый. Фәйзи Гаскәров башкорт халык биюе белән генә түгел, татар биюе белән дә ныклап кызыксына. Шуңадыр да Башкорт дәүләт халык бию ансамбле репертуарында татар хореографиясе аерым урын алып тора.

1939 елда Ф. Гаскәров ансамбльнең максатын һәм бурычларын билгели. Алар - милли сәнгатьне киң пропагандалаучы профессиональ труппа төзү, халык иҗатының бөеклеген, үзенчәлеген саклау, халык биюләренең үзенә генә хас формаларын куллану, таушалган эклектик элементларны читкә куеп, аны классик камиллеккә җиткерү.

Ф.Гаскәровның беренче биюләре - «Гөлнәзирә», «Зарифа», «Җиде кыз», «Әпипә», «Баек» шундук тамашачының мәхәббәтен яулый.

1941 елда Башкорт дәүләт халык бию ансамбле Мәскәүдә үткәреләчәк милли сәнгать декадасына әзерләнгәндә, сугыш башлана. Ф. Гаскәров 1942 ел башында үзе теләп сугышка китә. Фронтта ул башкорт кавалерия дивизиясе сугышчыларыннан үзешчән бию ансамбле төзи һәм концерт эшчәнлеге алып бара. Ә 1943 елның азагында командование, Ф.Гаскәровны, бию сәнгатенең киләчәге хакына, кире Уфага җибәрә. Уңышлы хезмәте өчен 1944 елда аңа «Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Әмма һаман да хәл ителмәгән торак мәсьәләсе, төрле дәрәҗәдәге түрәләр, җитәкчелек белән килеп чыккан низаглар аны республикадан китәргә мәҗбүр итә.

1944 елда Ф. Гаскәров Казанга килеп чыга. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле оешканга ул вакытта 6 ел була. 1945 елны балетмейстер Ф. Гаскәров ансамбльнең бию төркемен Горький шәһәрендә уздырылган бәйгегә алып бара һәм 1 нче урынны ала. Ул Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен бик күп биюләр куя. «Шома бас», «Кияү», «Чалгычы егет», «Чишмә буенда», «Башкорт егете биюе», «Авыл яшьләре биюе», «Күмәк уен биюе», «Ялда», «Гармун-гармун», «Сафи-Сафура» һ.б. Фәйзи Әдһәм улы иҗатының Казандагы иң нәтиҗәле чоры дип әйтергә була.

Ф.Гаскәров татар биюенә элек сәхнәдә башкарылмаган һәм беренче карашка татарча булмаган хәрәкәтләр кертә. Мәсәлән, «Шома бас»та молдаван биюенә хас хәрәкәт бар. Әмма алар башка хәрәкәтләр белән үрелеп, хореография композициясенең бөтенлеген бозмый. «Мин тарих язмыйм, ә сәнгать әсәре иҗат итәм», - дия торган була ул.

Ә 1950 елның азагында Ф. Гаскәровны Башкорт дәүләт халык бию ансамблен җитәкләр өчен кире Уфага чакыртып алалар. Әмма ул Казанга да бик еш килеп йөри. Ансамбль өчен «Татар яшьләре биюе», «Казан елга портында кунаклар каршылау», М. Гатиатуллин һәм Ф. Абдуллина өчен ялгыз биюләр куя. Ф. Гаскәровның биюләре оригинальлеге, формасы, эчтәлеге белән аерылып, концерт программаларын һәм репертуар афишасын күп еллар дәвамында бизәп тора. 1959 елда Башкортстанда, 1962 елда Татарстанда А.Ключарев «Тула өмәсе» дигән вокаль-хореографик композиция иҗат итә (сценарий авторы да үзе). Композиторның теләге буенча аны Ф. Гаскәров сәхнәләштерә. Сюжет белән үрелгән юмор, тере сәхнә хәрәкәте, лирик, шаян һәм кызу темптагы җырлар, биюләр тамаша залында беркемне дә битараф калдырмый. «Тула өмәсе» озак вакытлар ансамбльнең репертуарыннан төшми, аны авылларда да, шәһәрләрдә дә бердәй яратып карыйлар.

Бераз соңрак Фәйзи Гаскәров «Сабан туе» вокаль-хореографик композициясендәге биюләрне, ә 1960 еллар азагында «Аулак өй»не куя. Тамашачы аларны да бик ярата.

Ф. Гаскәров Казанга 1977-78 елда соңгы тапкыр килә. Аны ансамбльнең сәнгать җитәкчесе җыр һәм бию ансамбльләренең II Бөтенрусия смотры алдыннан «Аулак өй»не яңадан торгызыр өчен чакыра. Коллектив анда 2 нче урынны ала. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр иҗат утын сүндерми. Бөек талант, көчле рухлы иҗатчы һәм акыл иясе Фәйзи Әдһәм улы Гаскәровның хореографик әсәрләре Татарстан һәм Башкортстан сәнгатенең алтын фондына керде, һәм күбесе заманча яңгыраш алып, бүген дә яшәвен дәвам итә.

Ансамбльдән читләштерелгәч, Ф.Гаскәров еш чирли башлый, күрү сәләтен югалта. Күп тә үтми, бөтенләй сукырая. Аны дуслары, якыннары, туганнары да ташлый. Коточкыч фаҗигале язмышка дучар ителгән бөек шәхес 1984 елда тома ялгызлыкта дөнья куя. Ә 1988 елда Башкорт халык бию ансамбленә Фәйзи Гаскәров исеме бирелә.

Филүсә АРСЛАН,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: