Мәдәни җомга

ТУКАЙЛЫ ИҖАТ

Күренекле шагыйрь Мөдәррис Әгъләм: «Мәгъсум абый Хуҗин гүзәл хикәяче. 22 яшендә иҗат иткән «Иске тегермән урынында» хикәясе - әдәби җәүһәр! Нәни шедевр!»- дип язган иде заманында. Көмешчеләре белән дан тоткан Тенеки авылында туган якташыбыз үз әсәрләрендә Саба төбәге белән бәйле вакыйгаларга киң урын бирде. Ул, партия кушуы буенча еш күченеп...

Күренекле шагыйрь Мөдәррис Әгъләм: «Мәгъсум абый Хуҗин гүзәл хикәяче. 22 яшендә иҗат иткән «Иске тегермән урынында» хикәясе - әдәби җәүһәр! Нәни шедевр!»- дип язган иде заманында.

Көмешчеләре белән дан тоткан Тенеки авылында туган якташыбыз үз әсәрләрендә Саба төбәге белән бәйле вакыйгаларга киң урын бирде. Ул, партия кушуы буенча еш күченеп йөрүче колхоз рәисе баласы буларак, төрле мәктәпләрдә белем алганнан соң, хезмәт юлын укытучы, комсомол райкомының икенче секретаре вазифаларыннан башлый. Казан университетын тәмамлап, иҗат юлын «Яшь сталинчы» («Татарстан яшьләре») гәзите редакциясендә дәвам итә. Һәм, һич уйламаганда, Казахстанга китеп бара. Анда да яшьләр матбугатында - «Комсомолец Караганды» гәзитендә эшли.

«Үзем Саба районы гәзитендә эшли башладым. Берзаман Казахстаннан хат алабыз, Мәгъсум Хуҗиннан икән, - дип яза үзенең «Хуҗин мәктәбе» дигән истәлекләрендә журналист һәм язучы Госман Гомәр. - Әгәр редакциядә урын табылса, туган якларына кайтырга теләк белдергән. Куанып риза булдык. Кайтты бу гаиләсе белән төялеп. Беренче командировкага балалык елларының бер өлеше узган Тимершык авылына җибәрдек, рейд үткәрергә. Үткәргән, сәфәреннән соң кәгазь буяп маташмады, машинистка янына утырып, материалын әйтеп яздыра ук башлады. Ә мин көнләшүдән егылып киттем...»

Әйе, Мәгъсум үз-үзенә дә, шәкертләренә дә таләпчән булды. Хәтта мулла кушкан исеменең дә икенче иҗеген «у» хәрефе белән яза иде. Беренче тапкыр икеләнеп торгач, миңа «Гарәпчә-урысча-татарча алынмалар сүзлеге»нең 296 нчы битен ачып күрсәтте. Анда «Мәгъсум - гөнаһсыз, керсез», дип язылган иде.

Ул китаплар, хикәяләр саны артыннан кумады. Үз җае белән, ашыкмыйча, ана теленең, һәр сүзнең кадерен белеп, сагындырып һәм җаваплылык тоеп иҗат итте. Эш бүлмәсендәге пөхтәлек тә сокландыра иде.

Мин Мәгъсум абыйга гомер буе бурычлы. Ул «Татарстан» журналында эшләгәндә (1995 ел), миңа районыбыз тарихына кагылышлы мәкалә әзерләргә кушты. Әлеге зур күләмле язма «Саумы, Саба-Йорт!» дигән баш астында дөнья күрде. Шуны укыгач, ул чордагы район башлыгы Фәрит Гыйльмиев «Саба тарихы»н язарга кирәклеген әйтте. Минем Кукмара тумасы икәнемне исәпкә алыптыр инде, икенче авторның Сабаның үз кешесе булырга тиешлегенә ишарә ясады. Киттем Мәгъсум абый янына. Ул башта гозеремне игътибар белән тыңлады да болай диде:

- «Юл өзеге» дигән повесть язып, мин туган ягым алдындагы бурычымны үтәдем, дип уйлаган идем. Әмма Саба туфрагына, ипи-тозлы җиремә һәрвакыт түбәнчелек белән баш иям. Чөнки мин районыбыздагы 136 авылның (Теләче кабат бүленгәнче) барлык урамнарын йөреп чыктым...

Без ихлас күңелдән зур эшкә керештек. Һәм уртак тырышлык белән «Яшә, Саба-Йорт!» дигән җыентык чыгардык (тиражы -10000). Ул мәктәпләрдә дәреслек итеп файдаланыла башлады. Аның турында академик якташыбыз Әбрар Кәримуллин «Сабаның өстәл китабы» дигән күләмле рецензия дә язды.

Менә шулай итеп, Мәгъсум абый белән 15 ел чамасы тыгыз иҗади элемтәдә тордык. Очраштык, хатлар аша хәбәрләштек, телефон элемтәсен өзмәдек. Кыскасы, ул минем тарихи язмаларымны да, 18 ел «Чаян» журналында җаваплы сәркәтип булып эшләп, сатира-юморның асылын аңлаган каләм остасы буларак, «Саба мәзәкләре»н дә (өч китап) редакцияләде, киңәшләрен бирде, таләпчәнлек тә күрсәтте.

Әйткәнемчә, аларның Черноморская урамындагы 4 бүлмәле фатирында күп тапкырлар фикерләшеп утырганыбыз булды. Мәгъсум абыйның сөйләшүе дә, үз-үзен тотышы да гади иде. Һәр сүзне уйлап кына әйтүе, тыйнаклыгы белән сокландырды ул мине. 70 һәм 75 яшьлек юбилейлары уңаеннан үзенә зур бүләкләр дә бирелмәде кебек. Чөнки аның кебек артык тыйнак кешеләр дан-шөһрәт артыннан кумый бит... Намуслы шәхес иде Мәгъсум абый. Авыл күчтәнәче алып килсәң дә, акчасын бирим, дип, теңкәгә тия иде.

Ә менә якташымның соңгы үтенече аерата күңелдә калды. «Өч литрлы банка белән туган як балын алып килә алмассыңмы? Белеп тор, акчасын алмасаң, ашамыйм», - дип, телефон төребкәсен куйды ул. Юнәтеп тә куйган идем, югыйсә. Үзем йөрәк өянәге белән чирләү сәбәпле, илтеп җиткерә алмадым. Аның вафаты турындагы хәбәр килеп иреште. Алга узып, шуны да искәртим, Мәгъсум абыйның бу соңгы гозере - туган як балы вафатыннан соң үткәрелгән аш табыннарына куелды...

...2008 елның 26 августы көнне борынгы Саба җире үзенең талантлы улы Мәгъсум Хуҗинның җәсәден кабул итте. Аны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов җитәкчелегендә иҗатташ дуслары озата кайткан иде. Кайчандыр үзе «Хезмәт» гәзите мөхәррире булып эшләгән Балтач районыннан да якын каләмдәшләре килде. Әдип, үзенең васыяте буенча, районыбызның Язлы Арташта туып-үскән, озак еллар «Татарстан яшьләре» гәзитендә корректор булып эшләгән, үзеннән 4 ел алдан бакыйлыкка күчкән җәмәгате Мәгефрүз апа (аның исемен Мәгъсум абый шушылай язарга кушты, Мәгъферүз дип түгел), 60 яшен тутырып, нәкъ өч кенә атна яшәп калган бертуган Илгиз энесе, башка туганнары җирләнгән яңа зиратта гүргә иңдерелде. Шунда әдипнең Чабаксарда яшәүче галим энесе Васыйл Хәмидулла улының озатырга килүчеләргә рәхмәт әйткәннән соң: «Язмыш кушуы буенча кайчандыр чыгып киткән идек, берәм-берәм мәңгелеккә кайтабыз хәзер»,- дигән сүзләре күңелгә аеруча уелып калды.

Эч пошканда Мәгъсум абый истәлекләре белән тулы «дело»ны кулга алам да, хатларын укыйм, аның турындагы язмаларны барлыйм. Еш кына: «Ярый әле син бар, Мәгъсум», - дия торган Мәгефрүзе, кызлары Ләйлә, Наилә, Ләйсән, оныклары Барый, Булат, Диана белән төшкән фотолары да мәңгелек истәлек булып кына калды. Әле күптән түгел аның гаделлеген раслый торган тагын бер дәлилгә юлыктым. Ул соңгы елларда бай китапханәсендәге озак еллар җыйган хәзинәсен дусларына, якыннарына өләште. Үзе укыган Саба, Тимершык мәктәпләренә, Сабаның үзәк китапханәсенә, район гәзитенең матбугат музеена да җибәрде. Миңа да өлеш чыгарды. Шулай, бервакыт кирәк булып, «Татар халык мәкальләре»нең 1 нче томын ачсам, «Балтасинская районная библиотека» дигән мөһер-тамга күзгә ташланды. Шунда ук тышлыкның эчендәге битендә Мәгъсум абыйның үзенә генә хас почерк белән язган текстын күреп алдым. «Бу өч томны Балтач китапханәсеннән «Три мушкетера», «Всадник без головы», «Консуэло» китапларына, М.Лермонтов томнарына алыштырып алган идем. Мәгъсум абый Хуҗин. Казан. 29 декабрь, 2004 ел».
Язучының авыл тормышын, аның эшчән кешеләрен, табигатен тасвирлаган хикәяләре аеруча яратып укыла. Мәгъсум абый Саба якларына кайткалап торды. Иң элек әтисе Хәмидулла абзый белән әнисе Бибирауза апа җирләнгән Тимершык ягындагы зиратка сугыла, аларның каберләре янында чал башын иеп, озак уйланып тора иде... Аннары туганнары Рәхимҗан абыйларга керә, бераздан кендек каны тамган Тенекигә юл тота...

- Безнең гаилә ишле - сигез балалы булган,- дип искә ала әдипнең Казанда гомер итүче бертуган сеңлесе Нурания Хәмидулла кызы. - Иң олы абыебыз, игезәк кызлар Хәния белән Нурия сабый чакларында ук вафат була. Бишебез үстек. Әти читтәге авылларда эшләгәннән соң, Сабаның үзендәге дүрт колхозның берсенә, «Кызыл көрәш» дигәненә рәис итеп билгеләнгән. Район үзәгенә килеп урнашкач, үз куышын булдырасы килгәндер инде. Хәзерге район хакимияте һәм «Көнкүреш йорты» биналары урнашкан җиргә әти, укытучы Александр Усачев һәм СССР Дәүләт банкының Саба бүлекчәсендә эшләүче Мисбах абый Сәйфетдинов дүрт почмаклы өй сала. Ул чорның законнары коры иде бит. Шәхси мәнфәгатьләрен өстен куеп, йорт җиткергән өчен, аларның өчесен дә партия җаваплылыгына тарталар, җинаять эше кузгаталар һәм кулга алалар. Әтинең Казан Кремле астындагы төрмәдә утырганын хәтерлим. Без, әнием Бибирауза, абыйларым Мәгъсум, Васыйл, апам Сания һәм энем Илгиз, борчылып, еш кына елый идек. Дөрес, соңыннан аларны акладылар. Әмма ул гаугалы йортның куанычы бетте, анда яшәүнең тәме калмады, әти 50 нче еллар башында Тукай урамындагы хәзерге З5 нче йорт урнашкан җирдән, халыкча итеп әйтсәк, пуҗум алып, яңа өй җиткерде. Бу вакытта, төгәлрәге, 1949 елда Мәгъсум абый Казан дәүләт университетына укырга кергән иде инде. Ул Тукай урамындагы йортыбызга кайткалап йөрде (Монда хәзер Ватан сугышы ветераны Хәбибрахман абый Гыйльмановның улы Айдар гаиләсе белән яши). Шунда торганда өйләнде һәм олы иҗатка юл алды.

Әйе, сөекле шагыйребез һәм урамыбыз исемен йөрткән Габдулла Тукайчарак әйтсәк, Мәгъсум Хуҗин ул урамда тумаса да, бераз торган булып чыга. Бу нигезгә узган ел истәлек тактасы куелды. Хәер, мөхтәрәм язучыбызның иҗаты да Тукай белән нык бәйле бит. Без Мәгъсум абыйның әдәби талантын һәм бар иҗатын диярлек хикәя жанрына багышлаган сирәк каләм ияләренең берсе икәнен яхшы беләбез. Ул әлеге жанрның күпгасырлык тарихи үсешен өйрәнеп-барлап, 2001 елда 118 авторның иң яхшы әсәрләрен эченә алган «Татар хикәясе антологиясе» дигән фундаменталь басманы да әзерләп чыгарды. Әдипкә татар әдәбиятендә хикәя жанрын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен, 1997 елда, беренче булып, Фатих Хөсни исемендәге әдәби бүләк бирелде. 2000 елда М.Хуҗинның «Мәхәббәт - һәлакәт?..» дип исемләнгән җыентыгы «Елның популяр китабы» булып танылды.

Язучының тәүге әсәрләре 50 нче еллар башында матбугатта күренә башлый. «Ерганак юл яра» дигән иң беренче китабы 1961 елда басыла. Әдипнең авыл яшәешен, аның табигатен тасвирлаган, хезмәт кешесен данлаган тормышчан, гыйбрәтле хикәяләре тупланган 20гә якын китабы чыга.

Соңгысы - «Айзың уты һүнгән...» дигәне башкорт телендә (Уфада) Мәгъсум абый вафат булган елны дөнья күрде. Аннары «Мәктәп китапханәсе» сериясеннән сайланма әсәрләре (2010 ел, 15 басма табак) нәшер ителде. Ә инде кампитрда да җыелган тагын бер зур хезмәте - «Иҗат тәэссоратлары» үзе исән вакытта басылып чыга алмады.

Хәзер исә төп мәсьәләгә - әдип иҗатында Тукай образының ничек чагылыш табуына тукталыйк. Бу җәһәттән Мәгъсум абыйның байтак җыентыкларына кергән «Кеше күңеле - үзе бер Кояш» дигән хикәясе аеруча игътибарга лаек. Биредә ул фантазиясен бик оста эшкә җигә. Тенеки көмешчесе Нигъмәтҗан картны Тукай белән Казанның Печән базарында очраштырып гәпләштерә. Көмешче ак карт Тукайны борынгы Саба якларына - Тенекигә чакыра. Шагыйрь көмешчеләр авылына кайта, автор үзе дә аңа «иярә».

«Иңә дә иңә карлар» дигән хикәядә исә Тукай янына шигырьгә сусаган Туфаил исемле малай керә. Гомумән, якташыбызның әсәрләрен укыганда, Тукай шигырьләре кабат күңел аша уза. Ә менә аның «Һомай кошлары» дип исемләнгән хикәясендә бөек шагыйребезнең вафаты алдыннан булган вакыйгалар тасвирлана. Хикәя мондый юллар белән башлана: «...Хәле шәптән түгел Тукайның. Хәтта начар ук. «Гомерем чигенә җитәм, - диде ул күңеленнән. - Тәнем тоя шуны. Җаным белә тиздән китәрен... Уйлар... Сез дә инде җанга нигәдер рәхәтлек бирмисез. Сез дә инде җанны алып китәргә җыенасыз...»

Хикәя болай төгәлләнә: «...Тукай күптән язган шигырь юлларын күңеленнән кабатлады - шагыйрьгә, хикәядән бигрәк, барыбер шигырь кирәк шул:

Очырдым һомай, ай, кошларын,
Таба алмадым кунган төшләрен...»

Әйе, Мәгъсум абый хикәя жанрына гомеренең соңгы көннәренә кадәр тугры калды. Инде язманы янә дә Татарстанның халык шагыйре Мөдәррис Әгъләмнең «Мин Хуҗинның кайда икәнен беләм» дигән язмасыннан бер өзек белән тәмамласак, бик тә урынлы булыр: «Хуҗин мине соңгы елларда тагы бер сыйфаты белән таң калдырды. Тукай турында яңа хикәя бирде. Тукай хакында хикәяләр язып карадылар. Булмады. Монда да хикәяче Хуҗин олы булып калган. Шагыйрьнең авылга кайтып, Өчиледә торып алуы вакытын мин үзем дә «Тукайдан хатлар» әсәренә нигез итеп алган идем. Ә бу хикәя мине яңадан җиргә бастырды. Рәхмәт аңа! Без Тукайлы, Сәйдәшле, Бакыйлы халык. Әнә шул халык Хуҗинлы да! Без бик тә бай икән ләбаса!»

Тәлгат НӘҖМИЕВ.
Саба.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: