Мәдәни җомга

ТИРӘН ЕЛГА ТЫН АГАР

Быел композитор, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе һәм халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Мансур Мозаффаровның тууына 110 ел тула. Шул уңайдан без композиторның иҗатын ныклап өйрәнгән, аның турында монография нәшер иткән музыка белгече Клара ТАҖИ белән әңгәмә кордык.

- Чыннан да, рәсми мәгълүматларга караганда, быел композитор Мансур Мозаффаровның тууына 110 ел тула. Әмма бу дөреслеккә туры килеп бетми, - дип башлады сүзен Клара ханым. - Эш шунда ки, 1961 елда композиторның 60 яшьлеген билгеләп үтәргә өлгермиләр, тантана оештыруны 1962 елга калдыралар. Шул вакыттан бирле көй, моң остасының туган елы ялгыш күрсәтелеп килә. Димәк, быел без Мансур Мозаффаровның 110 еллыгын түгел, 111 еллыгын билгеләп үтәбез булып чыга.

- Клара ханым, сез Мансур Мозаффаров иҗатын кайчаннан бирле өйрәнәсез?

- Казан консерваториясендә укыган елларда композиторның иҗаты буенча курс эшләре, аннары диплом яздым. Ә инде Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантурага укырга кергәч, диплом эшемне үстереп, диссертация эшләдем.

- Диссертациягез җиңел генә эшләнмәгән бугай...

- Әйе. Беренчедән, җитәкче табу авыр булды. Бер җитәкчем музыка белгече Юрий Виноградов иде. Әмма аның белән генә булмый, фәннәр докторы кирәк, диделәр. Ә ул елларда Казанда сәнгать белеме буенча бер генә фән докторы да юк, диссертация язарга теләгән кеше Мәскәүгә бара иде. Мин үзем башкалардан аермалы буларак, Ленинградка киттем. Анда исә Мансур Мозаффаровны белүче дә юк. Профессордан профессорга йөри торгач, чират Анатолий Дмитриевка җитте. Пианинода уйный башлавым булды, Мозаффаров бит бу, дип шундук көйне танып алды ул. Шуннан соң Анатолий Никодимович татарлар турында зур хөрмәт белән сөйләп китте. Сезнең бит Муса Җәлилегез бар, беләсезме аны, дип төпченде профессор. Җәлил иҗаты музыкага кагылмый бит, дип, шагыйрьне тирәнтен белмәвемне акларга тырыштым инде. Милли кадр, ә Җәлилне белмисең, дип оялтты мине А.Дмитриев. 1930 елларда ул күренекле галим Борис Асафьевның шәкерте була, сабак алырга өенә дә баргалый. Шул чакларда анда тәбәнәк кенә буйлы бер ир-атны күрә торган була. Ул исә, чүпрәккә кадерләп төрелгән мандолинасын чыгарып, татар халык көйләрен уйный. Хикмәт шунда ки, Асафьев М.Җәлилнең "Алтынчәч" поэмасын укыган була, әсәр аны иҗатка илһамландыра. Нәтиҗәдә, ул "Алтынчәч" операсын иҗат итә, әмма әсәр куелмый кала. Ә теге тәбәнәк буйлы ир Муса Җәлил була да инде.

- Ә диссертациягез ни өчен якланмый калды соң?

- Башта җитәкчем А.Дмитриев, аннары оппонентым гүр иясе булды. Димәк, аны Ленинградта яклап булмаячак иде, ә Казанда ул вакытларда гыйльми шура юк әле. Анатолий Никодимовичның хатыны миңа Үзбәкстанга барып карарга киңәш итте, андагы консерваториядә иремнең шәкерте эшли, диде. Мин Ташкент консерваториясе белән элемтәгә кердем. Анда исә диссертациямне яклау 5 миллион сумга (иске акча белән) төшәчәк диделәр. Шуннан мин үзебезнең партия өлкә комитетына бардым. Мине анда озын гына буйлы бер түрә каршы алды. Аңа хәлне аңлаттым. "Ә кем соң ул Мозаффаров?" - диде ул. Мин шаккаттым, чөнки аңарчы бөтен түрәләр дә гади халыкка караганда күпкә укымышлырак, акыллырак, дип белә идем. Шулай итеп, минем фәнни эшем якланмый калды, әмма аның нигезендә М.Мозаффаров турында ике китап чыгардым.

- Мозаффаров кем ул, дигән сорауга бүген ничек дип җавап бирәсез?

- Композитор Мансур Мозаффаров - татар халкының бөек улы. Ул бездә күп жанрларга беренче булып мөрәҗәгать итте, фольклор әсәрләрен эшкәртүдә, мөстәкыйль җыр һәм романслар язуда, опера, симфоник поэма, инструменталь концертлар иҗат итүдә гаять зур уңыш казанды. М.Мозаффаров иҗатының нигезен тәшкил иткән принциплар - халык иҗаты белән бәйләнеш, зур темаларга игътибар бирү. Ул туган илне, олуг шагыйребез Г.Тукайны, революционер М.Вахитовны данлады. Алар истәлегенә багышланган симфоник поэмалары өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды. Мансур Мозаффаров "Галиябану", "Зөлхәбирә" операларында татар хатын-кызының революциягә кадәрге тормышын тасвирлады. "Галиябану" операсы - Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә Н.Җиһановның "Качкын" һәм "Ирек" операларыннан соң куелган өченче спектакль. Композиторның "Бәхет юлы", "Чәчәк ат, Татарстан" кантаталары Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең репертуарын баетты. Моннан тыш, ул 30га якын камера инструменталь әсәрләре, 130лап җыр һәм романс иҗат итте. Аның "Яшь егетләр, яшь кызлар", "Сайра, сандугач", "Җиләк җыйганда", "Җырлама син, иркәм", "И туган ил" һ.б. күп кенә җырлары һәрвакыт күңелләребездә яңгырап тора. Күптән түгел Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы белән, "Идел" яшьләр үзәге тарафыннан оештырылган "Дулкыннар" бәйгесе булып узды. Быел ул М.Мозаффаров юбилеена багышланды. Балалар үзләре теләп, яратып, бу композиторның җыр, романсларын башкара икән, димәк, аның мирасы бүген дә популяр, дигән сүз. Шуңа өстәп, М.Мозаффаров 200ләп татар халык җырын эшкәртте. Аларның байтагы 1964 елда нәшер ителгән татар халык җырлары җыентыгында урын алды. Ә ул җыентыкның үз тарихы бар.

60 яше тулган көннәрдә Мансур Мозаффаров бик боек йөри икән. Ни булды, дип кызыксынган аңардан музыка белгече Мәхмүт Нигъмәтҗанов. Менә консерваториядән куарга җыеналар әле, фәнни хезмәтең юк, диләр, дип, авыр сулап җавап биргән композитор. Шунда Мәхмүт ага аңа татар халык җырларын туплап чыгарырга тәкъдим итә. Һәм алар, бу эшкә Ю.Виноградов белән З.Хәйруллинаны да җәлеп итеп, аны бик уңышлы башкарып чыга. Шулай итеп, М.Мозаффаров эштән куылмый кала.

Композитор Казан дәүләт консерваториясендә 1945-64 елларда укыта. Бер дигән шәп мөгаллим була ул. Үзенең ике кызына да музыка буенча профессиональ белем бирә. Алар икесе дә - пианистлар. Кызларын пианинода башкарырлык материал белән тәэмин итү ниятеннән Мансур Мозаффаров балалар өчен берсеннән-берсе матур музыкалар яза. Ул бары тик балет кына иҗат итмәгән. Әмма аның операларында балет күренешләре дә бар. Ә кызы Миләүшәнең әйтүенә караганда, М.Мозаффаров "Коппелия" һәм "Тщетная предосторожность" балетларына дирижерлык иткән.

Җыеп кына әйткәндә, М.Мозаффаров, С.Сәйдәшев кебек үк, татар профессиональ музыкасына нигез салышкан композитор.

- Күргәнебез булмаса да, "Галиябану" операсы турында ишетеп беләбез. Ә "Зөлхәбирә" операсы кайчан, ни рәвешле иҗат ителә, ни өчен ул бер дә куелмый?

- "Зөлхәбирә" операсында Мостафа исемле бер мулланың урыс исправнигы белән кәрт уйнап, бөтен байлыгын, хәтта газиз кызын оттыруы турында бәян ителә. Либреттосын Ә.Фәйзи язган. 1941 елда күренекле әдәбият, сәнгать эшлеклеләре җыелып, операның партитурасын тикшерә, либреттосы тәнкыйтькә дучар була, әмма музыка турында бик күп җылы сүзләр әйтелә. Шуңа да карамастан опера куелмый, идеологик брак, милләтара низагка китерә торган әсәр, дип, кире кагыла. Әмма, минем уемча, "Зөлхәбирә" операсының сәнгати кыйммәте "Галиябану"га караганда да зуррак. Шуңа күрә мин композитор Мансур Мозаффаровның 100 еллыгы якынлашканда, "Зөлхәбирә" операсын башкаруны сорап, күренекле дирижерыбыз Фуат Мансуровка мөрәҗәгать иттем. Ул вакытта ниятем тормышка ашмады, әмма без, маэстроның тырышлыгы нәтиҗәсендә, композиторның 3 нче симфоник поэмасын ишетә алдык. Шулай да Ф.Мансуров "Зөлхәбирә"не башкарырга вәгъдә итте, аның өчен либреттоны кыскартасы, азагын үзгәртәсе бар, диде. Әмма ул, эшне төгәлләргә өлгермичә, дөнья куйды.

- Клара ханым, Мансур Мозаффаровның милли җанлы аһәңсаз, зыялы шәхес булып формалашуына нәрсә ярдәм иткән?

- Мансурның әтисе, дин әһеле, яшьли вафат була. Әнисе Маһруй Мозаффария исә - үз заманының иң укымышлы хатын-кызларыннан берсе, кызлар гимназиясендә укытучы, атаклы шагыйрә. Аның кайбер шигырьләре татар шигърияте антологиясенә дә кергән. Маһруй актив җәмәгать эшлеклесе дә була, 1920 елларда Казан шәһәр Советына депутат итеп сайлана. Болар барысы да яшь Мансурның дөньяга карашы формалашуга йогынты ясамый калмаган, әлбәттә.

1913 елда Мансур Салих Сәйдәшев белән таныша. Белүебезчә, ул елларда Казанда "Шәрекъ" клубы эшләгән, анда татар спектакльләре куелган. Ике композиторның да җизнәләре шул клубның әгъзалары булган һәм еш кына аларны спектакльләргә алып барган. Тәнәфес вакытында анда Гали Зайпин җитәкчелегендәге кыллы уен кораллары оркестры уйнап торган. Мансур белән Салих аны бик тәэсирләнеп тыңлаган. Оркестр белән мавыгу аларны тагын да якынайткан, музыкага мәхәббәт уяткан, тормыш юлын сайлауда зур йогынты ясаган. Яшь Салих үзенең җизнәсе, күренекле нәшир Ш.Әхмәров өендә яши. Анда еш кына Г.Тукай, Г.Ибраһимов, Ф.Әмирхан, Г.Кариев, Н.Сакаев һ.б. килә торган була. Әлбәттә, аларны Мансур Мозаффаров та күреп белгән.

- Г.Тукай М.Мозаффаровка үзенең хәер-фатихасын да биргән, диләр...

- Әйе. Үзенең кардәше Ә.Урманчиевның кибетендә йомышчы малай булып йөргәндә ул шагыйрьгә яңа китаплар һәм гәзитләр китерә. Бер килүендә, Г.Тукай йокысыз, илһамлы төннән соң, бик шатлыклы кыяфәттә була, Мансурны, беләсеңме, малай, мин бит бүген фәрештәләр белән сөйләштем, дип каршы ала.

- Клара ханым, ә Мансур Мозаффаров кеше буларак нинди иде?

- Ул гаҗәеп матур күңелле кеше иде. Киң, юмарт табигате, кешелеклелеге бу шәхеснең аерылалмас асыл сыйфатлары булып калды. Мансур абый төс-кыяфәте белән дә матур кеше иде. Ул йомшак, тыныч, сабыр холыклы, берникадәр кыюсыз, аз сүзле, аз аралашучан кеше булып та хәтердә саклана. Ул үзенең пассив характерын, кыюсыз табигатен гаепли дә иде кебек. Композитор һәрвакыт югары әхлаклы, чын мәгънәсендә зыялы зат иде.

Иҗат кешеләре көнләшүчән була. Кемнәрнеңдер һаман беренче, гел алда буласы килә, шуңа күрә талантлы композитор Мансур Мозаффаровны кыерсытучылар да булды. Ул исә үпкә-рәнҗешен тышка чыгармыйча, үз эченә йомыла иде. Шуңа күрә 64 яшендә йөрәк авыруыннан китеп тә барды...

- Мансур Мозаффаров сезнең өчен кем ул?

- Бервакыт "Казан" журналына композитор турында мәкалә китердем. Мансур Мозаффаров музыкаларын тыңламый торсам, чиргә сабышам, алар миңа яшәргә көч бирә, күңелне канатландыра, дип төгәлләгән идем мин ул мәкаләне. "Ну вы загнули", - дия-дия, әлеге сүзләремне кыскарттылар. Югыйсә, хак сүзләр иде. Хәер, аны татар кешесе генә аңлый шул...

Миләүшә ГАЛИУЛЛИНА.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: