Мәдәни җомга

ТАТАРНЫҢ УҢГАНЛЫГЫ КИНОЛАР ТӨШЕРЕРЛЕК

Татар халкының әллә нинди талантлы ул-кызлары бар. Шуларның берсе - шагыйрь, журналист, кино актеры, милли сәясәтче Әхмәт Саттар.

Белүебезчә, Ә.Саттар тумышы белән Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районындагы Кочко-Пожарки авылыннан. Әтисе Саттар Бәдретдинов күперләр сала. Әнисе Фәриха абыстай бәетләр чыгаручы, бәет-мөнәҗәтләр башкаручы була. 10 яшендә Әхмәт беренче шигырьләрен яза.

1953 елдан бирле шагыйрь Мәскәүдә яши. Биредә ул һөнәр училищесында укып, авиаприборлар буенча слесарь-җыючы һөнәрен үзләштерә. Аннан соң чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. 1971 елда Мәскәү дәүләт педагогика институтының филология факультетын тәмамлый. Махсус курсларда укып, Хрущев һәм Брежнев заманында Ә.Саттар 12 ел Кремльдә өлкән метрдотель булып эшли. Биредә ул Франция Президенты Шарль де Голль, Марокко Короле Хәсән II һ.б. дәүләт эшлеклеләре килү хөрмәтенә тантаналар оештыруда катнаша, танылган бик күп шәхесләрне - балерина Г.Уланова, язучы М.Шолохов, үз иҗатында Аляскага дан җырлаган рәссам Р.Кент, композитор А.Хачатурян, Чили антифашист-шагыйре П.Неруда, карикатурачы рәссам Х.Бидструп, тагын Р.Гамзатов, Л.Соболев, К.Кулиев, Ч.Айтматов, А.Вознесенский, В.Тихонов, Э.Быстрицкаяны үз күзләре белән күрә, Кремльнең Георгий залында космонавтлар Ю.Гагарин, Г.Титов, П.Попович, А.Николаев, В.Терешкова белән ил җитәкчеләре очрашуын әзерләүдә, ә Ю.Гагарин һәм Г.Комаров фаҗигале төстә вафат булгач, Совет Армиясе Үзәк йортында матәм банкеты оештыруда катнаша.

Әмма халыклар төрмәсе дип йөртелгән илнең түрәләре тирәсендә йөрсә дә, Ә.Саттар барыбер татар булып калган. Үзенең Кремльдә яуланган абруеннан файдалангач, ул Брежнев чорында ук Мәскәүдә беренче татар әдәби-музыкаль ансамбле оештыра, үзе үк аның җитәкчесе була. Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребезне язучы, шагыйрьләр З.Нури, Г.Рәхим, Р.Вәлиев, Зөлфәт, Р.Әхмәтҗанов, И.Юзеев, артистлар Ф.Йосыпов, В.Шәрипова, Э.Җәләлетдинов, композитор Ф.Әхмәтов һ.б. белән очраштыра. 1990 елларда исә «Истоки» дип исемләнгән халыкара мәдәни миссиянең референты булып эшләгән чакта Татарстаннан һәм Мәскәүдән бер төркем татар артистлары, галимнәр өчен чит илләр буйлап 2 айлык бушлай сәясәт оештыра. Шулай итеп, 6 ил халкы татар сүзен, татар җыр-моңын ишетә, матур милли йолаларыбыз белән таныша.

Ә.Саттар татар халкының милли азатлык өчен көрәшендә дә актив катнаша, матбугатта милли хәрәкәтне яктырта, бәйсезлек идеяләрен пропагандалый. Ә 1993 елда башта Мәскәү татарлары өчен чыгарылган, аннары федераль матбага дәрәҗәсенә күтәрелгән «Татарские новости» гәзите оештыручыларның берсе була.

Каләм әһеле буларак, Ә.Саттар үзенең көчен төрле жанрларда сынап карый. Аның лирик-фәлсәфи шигырьләре, робагыйлары, афоризмнары, хикәяләре, фельетоннары, сатира-юмор әсәрләре, үткен-үтемле рецензияләре үзәк матбугатта һәм республикабыз гәзит-журналларында да әледән-әле күренеп килә. Шагыйрьнең «Закон колодца» дип исемләнгән беренче китабы 1989 елда нәшер ителә. Аннан соң ул татар һәм урыс телләрендә иҗат ителгән җырларын туплап тагын бер китап бастырып чыгара. Ә 1992 елда нәшер ителгән «Прощай, ХХ век» («Сау бул, ХХ гасыр») дип исемләнгән робагыйлар һәм үткен афоризмнар җыентыгы өчен Ә.Саттар Русия Федерациясе җәмәгать бүләкләре милли комитеты президиумының М.Ломоносов исемендәге премиясенә һәм Алтын медаленә лаек була.

Белүебезчә, күренекле композиторыбыз Р.Яхин шагыйрьнең «Соңарган мәхәббәтем», «Ялгыз агач», «Серле сүзләр», «Себер романсы» шигырьләрен бик ошатып, аларга матур көйләр иҗат итә. Бу җырлар бүген дә яратып башкарыла һәм көй-моң сөючеләр күңелендә һәрвакыт яңгырап тора.

Милләттәшебез Ә.Саттар бүген дә иҗат казанында кайный. Соңгы елларда ул Мәскәүдә яшәүче җырчы Наилә Фатехова белән хезмәттәшлек итә. Наилә һәм аның «Рух» ансамбле шагыйрьнең сүзләренә иҗат ителгән «Рамазан», «Корбан бәйрәме», «Туган илемә» һ.б. җырларын Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Төркия, Иордания җыр сөючеләренә ирештерде.

Моннан 2 ел элек без укучыларыбызга Ә.Саттарның шигырьләрен тәкъдим иткән идек, ә хәзер аның кино иҗатын хозурыгызга тапшырабыз.

. Режиссер В.Хотиненконың «1612 год» кинофильмында Ә.Саттар бай сәүдәгәр ролендә.

.«Сириус Нука» кинофильмында фиргавеннең сак хезмәте башлыгы ролен башкаручы Ә.Саттар фиргавеннең иң сөекле хатынын гәүдәләндерүче артист И.Габелая белән.

.2007 елда «Утомленные солнцем-2» фильмы кинокастингында танылган режиссер Н.Михалков белән.

.Шагыйрь Ә.Саттаров һәм аның туганы - танылган актер М.Бәшәров. Мосфильм. 2007 ел.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: