Мәдәни җомга

ТАТАРНЫҢ БЕРЕНЧЕ ГОБОЙЧЫСЫ

Танылган музыкант, гобойчы, Татарстанның атказанган артисты Мөбарәк Батталовның тууына 100 ел тулды. Музыкага һәвәс, җырлы-моңлы гаиләдә үскән, тормышның бик күп сынауларын, михнәтләрен үз башыннан кичереп сынатмаган данлыклы Сәетбатталлар нәселенең бер вәкиле - Мөбарәк ага белән миңа да заманында якыннан танышып, аралашып калырга насыйп булды.Ул инде 90 яшен тутырса да, гаять...

Танылган музыкант, гобойчы, Татарстанның атказанган артисты Мөбарәк Батталовның тууына 100 ел тулды.

Музыкага һәвәс, җырлы-моңлы гаиләдә үскән, тормышның бик күп сынауларын, михнәтләрен үз башыннан кичереп сынатмаган данлыклы Сәетбатталлар нәселенең бер вәкиле - Мөбарәк ага белән миңа да заманында якыннан танышып, аралашып калырга насыйп булды.Ул инде 90 яшен тутырса да, гаять дәрәҗәдә үткен хәтерле, шаян табигатьле һәм бик хәрәкәтчән булуы белән безне сокландырган иде. Бигрәк тә, туган төбәге - Алексеев районының Зур Тигәнәле авылына үзенең җәмәгате, күренекле опера җырчысы Рәисә Билалова белән кайтып, авылдашлары белән күрешеп, гобоен яңгыратуы, һәм үзенең тормышы, иҗаты, яшьлек еллары хакында хәтер яңартуы бүгенгедәй күз алдымда тора.

Мөбарәк ага уйнаган бу гобой бүгенге көндә авылыбызның Салих Баттал исемендәге туган якны өйрәнү музее түрендә бик кадерләп саклана. Әйе, заманында ул шул уен коралында яратып уйный, гобой аның тормыш юлдашына әйләнә. Яшьтән үк аларның гаиләләрендә гармун, курай тавышы яңгырап тора. Йортлары тау башында, инеш буенда урнашканлыктан, кичләрен яшьләр шунда җырлашып, күңел ача. Ә Мөбарәк һәрчак аларның уртасында була. Әтисе исә төрле уен коралларын үзе ясый, шулай ук сәгать төзәтеп, чалгы, пычак кайрап, тешләре авыртучыларга беренче ярдәм күрсәтеп, авылдашларына һәрчак ярдәм итеп тора. Әтисенең киң күңеллелеге, музыка яратуы, әнисенең тыйнаклыгы балаларына да күчкәндер, мөгаен.

Менә шушы нигездә алар - Ләйләбәдәр, Галимҗан, Салих, Фоат, Мөбарәк, Габдулла җыр-моң, әдәбият, хезмәт сөюче, кыю балалар булып үсә. Вазыйх абый белән Нурзидә апаның беренче балалары Ләйләбәдәр мөгаллимә була. 1918 елдан алып 1923 елга кадәр авыл мәктәбендә укыта. Шуннан соң кияүгә чыгып, Мәскәүгә китә.

Ватан сугышы елларында алар да бөтен ил белән сугыш афәтен кичерә. 5 ир туганның 2се кире әйләнеп кайтмый. Авылның беренче хисапчысы Галимҗан фронтта батырларча һәлак була.

Габдулла Баттал исә авылда клуб мөдире булып эшли,аңа укытучылар, авыл яшьләре тартыла. Аның исеме хәзер - Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Гайнан Кормашлар белән беррәттән зур хөрмәт илә искә алына. Салих Баттал әдәбият өлкәсендә күренекле шәхес, «күктән төшкән» язучы буларак билгеле. Ул күп әсәрләрен хәрби самолетта фашистларга, япон самурайларына каршы көрәшкән чагында яза. Энеләре Фоат Батталов Казан авиация институты заводында озак еллар инженер булып эшли.

Мөбарәк исә, әйткәнебезчә, музыка юлын сайлый. Ватан сугышы кырларында да аны музыкага булган мәхәббәт илһамландыра, алга әйди, ул хәтта Берлингача барып җиткәч тә,кулына каяндыр скрипка килеп эләгеп, татар халык көен суза. Сугышта яраланган чакларында да бармакларым исән калса ярар иде, дип тели. Ул әтисенең каен агачыннан ясалган, кызыл төскә буялган скрипкасында «Сакмар» көен уйнаганын яхшы хәтерли. Әтисенең уртанчы улы Мөбарәкне заманында Казан музыка училищесы директоры Хәмит Төхфәтуллин киңәшенә колак салып, Казанга җибәрүе дә юкка гына булмый. Чөнки ул үзендәге музыкаль сәләтнең улында да булганлыгына шикләнми.

1930 елда Мөбарәк Батталов Казанга килеп, татар сәнгате техникумына керү өчен имтихан тота. Тәҗрибәле укытучы, профессор А.Литвинов аның чыгышын тыңлагач бик канәгать кала. Остаз аңа: «Син гармунда түгел, гобойда уйнарга өйрәнәчәксең», - дип, киләчәк язмышын билгеләргә булыша.

Әмма Мөбарәк техникумны тәмамлап тормый, шул чорга хас булганча, Мәскәүгә омтыла. Ул анда булачак композитор Фәрит Яруллин белән бергә башта рабфакта, аннан консерваториядә укый. Төрле оркестрларда эшләп тәҗрибә туплый.

1940 елда татар дөньясы Мәскәүдә уздырылачак Бөтенсоюз татар сәнгате декадасына әзерләнә. Мөбарәк Батталов та шул уңайдан Казанга опера һәм балет театры оркестрына чакыртыла. Ләкин сугыш башлану сәбәпле, декада булмый кала. Барча халык фронтка ыргыла. Мөбарәк радистлыкка өйрәнеп, сугышка китә, Украина, Чехословакия җирләрен азат итүдә катнашып, Җиңүне Берлинда каршылый.

Күрсәткән батырлыклары өчен төрле дәрәҗәдәге орден, медальләр белән бүләкләнеп, Мөбарәк Батталов Казанга кайта һәм, бердәнбер гобойчы буларак, М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры оркестрында, шулай ук Г. Камал исемендәге Татар дәүләт театрында да эшли башлый. Сугыш аркасында үз шәхси тормышы турында уйламыйчарак йөргән егет Казан урамнарының берсендә бик матур һәм ачык күңелле, көләч йөзле кызны очрата, алар бик тиз уртак тел табып, очраша, күрешә башлый. Татар опера һәм балет театрының булачак солисты, опера сандугачы Рәисә апа Билалова белән ул шулай танышып, тиз арада гаилә кора. Уртак фикерләр, иҗади планнар барлыкка килә, илебез буйлап гастрольләргә дә алар бергә йөри, опера музыкасы сәнгатен халкыбызга җиткерә.

Җыр-музыка дөньясында кайнап, дөнья байлыгына артык бирелмичә, рухи башлангычны өстенрәк күрүче, үтә дә тыйнак, әмма туры сүзле Мөбарәк ага Рәисә апаны гомере буе яратып, хөрмәт итеп яши. Алар ике кыз тәрбияләп үстерә. Наиләләре кыска гомерле була. Әминә Батталова исә бүгенге көндә КФУның музыка факультетында концертмейстер булып эшли.

Моннан 9 ел элек сөекле җәмәгатен югалтуын бик авыр кичергәндер Мөбарәк ага, аны искә төшергәндә дә күзләре дымлана, күңеле җылый, йөрәге өзгәләнә иде. 2 елдан соң, 92 яшендә Мөбарәк ага үзе дә бакый дөньяга күчте.

Музыканы ярату Мөбарәк агага тормышта да үз мәхәббәтен табарга ярдәм иткәндер. Шуңа күрә ул һәр нәрсәдән матурлык кына күреп, тормыш сынауларына бирешмичә, шат күңел белән гомер иткәнгәме, Ходай Тәгалә шактый озын гомер насыйп иткәндер аңа. Хәзер безнең арада булмаса да, ул оныкларының, авылдашларының, тамашачыларының күңелендә яши, татар музыка сәнгате күгендә йолдыз булып балкый.

.Габдулла Батталов.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: