Мәдәни җомга

ТАЛАНТЛАР КҮП БЕЗДӘ...

Эш бетеп, намазлар укылып, йокларга ятарга дип йөргәндә Нурия телефоннан шылтыратты. "Яшел Үзәннән Гомәр абый белән Гөлфия апа утырмага килде. Гомәр абый әйтә: "Бүген төнлә телевизордан Русиядә иң оста җырчыны билгелиләр. Анда безнең шәһәр кызы катнаша, шуңа тавыш бирергә кирәк", - ди. Сиңа шушы гозерне ирештерәм". Бу турыда бөтенләй үк...

Эш бетеп, намазлар укылып, йокларга ятарга дип йөргәндә Нурия телефоннан шылтыратты. "Яшел Үзәннән Гомәр абый белән Гөлфия апа утырмага килде. Гомәр абый әйтә: "Бүген төнлә телевизордан Русиядә иң оста җырчыны билгелиләр. Анда безнең шәһәр кызы катнаша, шуңа тавыш бирергә кирәк", - ди. Сиңа шушы гозерне ирештерәм".

Бу турыда бөтенләй үк хәбәрсез түгел идем, шулай да Гомәр абый кадәр (динле, гомер буе намазлы) Гомәр абый, гомер буе телевизорга тискәре мөнәсәбәттәге кеше, миңа телевизор карарга куша, әле җитмәсә тавыш та бирергә кирәк. Нуриягә дә вәгъдә итмәдем, әмма 29 декабрь көнне, 30ына каршы төндә әздән генә телевизор эченә кереп китмәдем. Өч сәгатькә якын булды бу тапшыру, күземне дә алмый карап утырдым, селкенмәдем дә, вакыт узганны да сизмәдем. Инде берничә ай буена бик күп кеше җырчылар арасында Русиянең иң шәп тавышын эзләгән икән. Ниһаять, финал. Соңгы бәйгегә 4 җырчы узган, бүген инде соңгысы, шулар арасыннан "беренче"не сайлап аласы. Берсе - әрмән, икенчесе - урыс, икесе - үзебезнең татар кызлары.

Сайлануның авыр буласы алдан ук сизелеп тора кебек тоела иде. Ни дисәң дә, әрмән, грузиннарда чиста, зыңгылдап торган, озын, матур тавышлы җырчылар күп. Ә урыс урыс инде ул, Русиядә өстенлекне аңа бирерләр, дип уйладым. Ә безнекеләр Эльмира Кәлимуллина белән Динә Гарипова булып чыкты. Ни дисәң дә, Мәскәү безгә икенче сортлы халык диебрәк карый. Кайчан, кайда безнең җырчыларыбызны, яки башка талантларыбызны, күңел өчен генә булса да, бер рәхәтләндереп, күңелләребезгә ямь бирерлек, горурлыгыбызны уятырлык итеп Мәскәү телевизорыннан күрсәткәннәре бар? Димәк, финалга килеп җитү өчен Эльмира белән Динәбезгә көндәшләреннән ике башка өстен, ике мәртәбә яхшырак җырларга кирәк булгандыр. Алар җырлаган һәм инде менә финалда бәйге тота. Минем өчен иң мөһиме - безнекеләр җиңәргә тиеш. Кайсы беренче булса да барыбер, беренче генә булсын.

"Голос" дигән бу ярышны бик гадел оештырганнар, сайлау да гадел барды. Беренче булып әрмән кызы төшеп калды. Ул да бик шәп, минем зәвегемә туры килә торган, Русиянең алтын тавышлы җырчысы булырга лаек икән. Икенче булып урыс кызы төшеп калды. Ул да бу төндә тамашаны караучылар йөрәгенә кереп калгандыр. Шылтыратулар, СМСлар оча гына. Миллионга җитте. Сәхнәдә Эльмира белән Динә генә калды. Кайсы җиңәр, беренче булыр? Бер уйласаң, кайсы җиңсә дә, барыбер кебек. Икесе дә булдыра торган. Ә Эльмира үзенең татар баласы, Татарстаннан икәнен бер генә минутка да исеннән чыгармый төсле тоела. Остазы, укытучысы, өйрәтеп торучысы Пелагея дә талантларга сак килә. "Нинди телләрдә җырлый беләсең?" - дип сорый ул Эльмирадан. "Урысча, французча, инглизчә һәм татарча", - дигәч: "Бер генә фрагмент җырлап күрсәт", - ди. Булды, җитте, аңлашылды. Ә инде икесе - укытучы белән шәкерт башкарган чит ил җырына Пелагея берәр куплет урысча, Эльмира татарча кушып җырлагач, сөбханаллаһ, күзләр генә тимәсен, йөрәк кысыла, күздән яшь тәгәри башлый. Ә инде Динә белән Александр Градский җырлаганда кем генә еламыйча түзде икән?! Без без инде, без беркем түгел. Ә менә Динә француз җырын башкарганда, бик күп талантларны күргән Градскийның елавын, ачылган авызын ябарга онытып торуын ничек сурәтләргә, ничек аңлатырга? Талантларны күрү, аларга соклану, шул ук вакытта ярдәм итәргә тырышу, осталыкны дөрес, гадел хөкем итү шулай ук талант булуны таләп итәдер. Аллаһыма мең шөкер, бу кызларыбызга талантлы, гадел, ихлас, чын кешеләр туры килде.

Кызларыбыз дә шәп иде. Чәч дисәң, чәчләре, буй дисәң, буйлары, кием дисәң, киемнәре чын татарча, милли, озын һәм ябык иде. Динә Гарипова Русиянең беренче алтын тавышы булды. Хәзер ул 5 ел дәвамында күп итеп концертлар куя, җырлар яздыра, чит илләргә чыга алачак икән.

Җүнле-башлы музыкаль белеме дә булмаган Динәнең иң беренче бәхете Аллаһыдандыр. Аллаһ аңа тавыш, кабатланмас аһәң биргән. Шуңа өстәп укытучыны. Монда, әлбәттә, Александр Градскийның өйрәтүләре һәм, әлбәттә инде, материалны, җырны дөрес сайлау да зур роль уйнагандыр. Шундый кыска вакыт эчендә Динәбез ничек итеп легендар Эдит Пиаф җырын өйрәнә, аны һәр яктан камил дәрәҗәдә башкарып чыга алган?!

Беренче мәртәбә үткәрелгән "Голос" ярышы, ниһаять, тәмам. Татар кызы беренче урынны алды. Татар булса да, Русия кызы инде ул. Ә җыры ник французныкы? Җаваплар төрлечә булды. Иң ышандырганы - янәсе, урыс җырында тавышның бөтен мөмкинлекләрен күрсәтеп булмый. Бу җавап беренче җырларга кагыладыр. Бик матур урыс халык җырлары да бар. Татар халкының да чит илләрнең җыр сөюче, зәвекъле тамашачысына тыңлатырлык җырлары аз түгел. Алтын тавышлы Динә туташ шуны белсен иде. Эльмира туташ беләдер кебек тоелды, чөнки ул консерваториядә Гөлнара Мурзиева классында укый. Динәгә әле укыйсы да укыйсы. Гыйлем эстәргә беркайчан да соң түгел. Кызларыбыз язмыш бүләк иткән, "алтын тавыш" финалына китереп җиткергән остазларыннан да аерылмасын иде. Күперләр һәрвакыт кирәк ул.

Казанда соңгы араларда талантлы яшьләр еш күренә. Консерваториябезне дә көчсез, димәс идем. Бүгенге көндә Аурупаның "алтын тавышлы" җырчысы Альбина Шаһиморатова да үзенә кирәк кадәр белемне Казан консерваториясендә алды. Аннары Мәскәү консерваториясенә күченде. Узган ел Мәскәүнең данлыклы Зур театры үзенең иҗат сезонын Альбина Шаһиморатова чыгышы белән ачты. Бүген инде аның чыгышлары чит илләрнең иң зәвекъле тамашачылары өчен бүлгәләнеп беткән. Ул да татар кызы, аның да әле үз милләтен ярата һәм татарча җырлый торганы.

Бер кызып китсәң, кызык бит ул. Әле менә яңа ел төнендә тагын бер "алтын тавыш" күреп алдым. Ул - Венера Гыймадиева, Зур театрда эшли икән. Дунаевскийның шәп җырын башкарды. Казан кызы. Казан музыка училищесын тәмамлаган. Җырларга Санкт-Петербург консерваториясендә өйрәнгән. Ә Казан музыка училищесы аерым хөрмәткә лаек, анда хәтта кайдадыр бозылган тавышны да төзәтә, дәвалый ала торган Церковская кебек педагоглар эшли. Татарда, чыннан да, талантлы җырчылар бар. Аларны укытырга, үстерергә, бөтен дөньяга ишетелерлек итеп тавышларын куя алырлык укытучылар кирәк.

...Нурияләр, Гомәр абыйлар кызларыбызны яклап җиде СМС җибәргән, мин - өчне. Тавыш бирүчеләр 1 миллион 700 меңнән артып китте, диделәр. Халык бөек Тукае әйткән бәяләмәгә тугрылыклы, нишләргә кирәген яхшы белә. Күптән түгел телевизорда шундый ук тавыш бирү юлы белән хорлар ярышкан иде. Казан хоры бәйгегә урыс халык җырларын алып барган. Бик аз тавыш җыйганнар. Беткән ди анда урысча җырлый торган үз хорлары. Әгәр безнекеләр бәйгегә бер генә татар халык җырын алып барган булса да, иманым камил, иң күп тавышны җыеп, җиңеп кайтыр иде. Күп тавышка матур итеп яңгырый торган күпме җырларыбыз бар. Күрәсең, конкурсның таләпләре, шартларлы шундыйрак булгандыр инде. Кайбер чакта таләп куючыларның күңелләре бигрәк тар инде. Шуңа күрә җырлары французныкы, испан, итальянныкы, ә җырлаучылары - татарлар.

Мәскәүдә безнең 90 яшькә җитеп килә торган бик акыллы профессорыбыз Әгъдәс Борһанов бар. Шуның әйткәне һәрчак исемдә тора: "Мин урысларга әйтәм, ачыгыз юлларны татарларга, Русияне коткарабыз!" - дигән иде ул. Шулайдыр, менә бу төнге тамаша - шул сүзләрнең кечкенә генә бер чагылышы. Талантлар күп бездә, мөмкинлек кенә булсын.

Шәехҗан Фәния ХУҖАХМӘТ.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: