Мәдәни җомга

СҮЗЕ – МӘКАЛЬ, ҮЗЕ – ТАБЫШМАК

Хуҗиәхмәт аганың исемен беренче кат ишетүем мәктәптә укыган елларымда радио аша булды. Туган телебезнең бетмәс-төкәнмәс хәзинә булуын төшендерә торган "Тел күрке - сүз" тапшыруын гаять кызыксынып тыңлыйм. Ягымлы тавышлы диктор тапшыруны әзерләүченең галим Хуҗи Мәхмүтов булуын хәбәр итә. Әтием миңа бу кешенең безнең авылныкы икәнен әйтә: "Хәзер ул Казанда зур...

Хуҗиәхмәт аганың исемен беренче кат ишетүем мәктәптә укыган елларымда радио аша булды. Туган телебезнең бетмәс-төкәнмәс хәзинә булуын төшендерә торган "Тел күрке - сүз" тапшыруын гаять кызыксынып тыңлыйм. Ягымлы тавышлы диктор тапшыруны әзерләүченең галим Хуҗи Мәхмүтов булуын хәбәр итә. Әтием миңа бу кешенең безнең авылныкы икәнен әйтә: "Хәзер ул Казанда зур галим. Китаплар яза", - ди. Мин моны искиткеч бер хәл кеби кабул итәм, Хуҗи Мәхмүтов дигәннәре минем өчен шундый якын да, уй җитмәслек ерак та зат булып тоела.

Әйе, якын. Исеме бөтен татарлар да тыңлый торган радиодан еш яңгырый торган бу шәхес син белем ала торган мәктәптә укыган, син йөргән сукмаклардан атлап йөргән, сиңа таныш булган кебек, авыл аша үтә торган, әле Әби патша заманында ук салынган ап-ак тарихи таш юл аңа да таныш, син су кергән Ушмы елгасында кайчандыр ул да коенган, Сабан, Шәрбән чишмәләренең суын эчкән, Уйгын әрәмәлекләрендә йөргән, син менгән Мадъяр тавына менгән, Янык, Туры юл, Каратөп урманнары, Айбулат аланы, Кадермәт чокыры, Балантау басуы хакында ишетеп түгел, боларның барысын да үз күзләре белән күреп белә! Туган авыл бер генә була бит ул, димәк, Түбән Ушмы күренекле якташым өчен дә, әлбәттә, газиз! Аның белән үзем арасында шушы кадәр уртаклыклар барлыгын аңлаудан миңа бу кеше туганым кебек якын була башлый.

Шул ук вакытта аның зур галим булуы, пайтәхетебез Казанда яшәп, китап кадәр китап белән эш итүе миндә горурлану катыш соклану тудыра, аңа карата зур хөрмәт хисләре уята һәм гади авыл баласы өчен аны югарыдагы Ай биеклегенә меңгереп куя. Нинди була икән ул фәнни китаплар авторы, исеме мәгълүм авылдаш-шәхес? Күңелдә аңа тартып тора, аның белән кызыксынырга мәҗбүр итә, хәтта үзенә чакыра торган ниндидер бер якты тойгы бөреләнә.

Хуҗи Мәхмүтов атлы фольклорчы галимгә карата балачакта ук туган игътибар һәм ихтирам хисе шул рәвешле күңелемнең бер почмагына оялады да, еллар узган саен кимемәде. Университетта укыган елларымда күренекле авылдашымның исемен күп ишеттем һәм, әлбәттә, аның хезмәтләрен укыдым, әмма галимнең шәхсән үзе белән Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына (ул вакыттагы исеме - Тел, әдәбият һәм тарих институты) аспирантурага укырга керү теләге белән килгәч кенә таныштым. Халкыбызны теле, әдәбияте, тарихы, сәнгате җәһәтеннән башка халыкларга таныта торган, милләтебезнең йөзек кашы булган институтта фән белән шөгыльләнү теләге тарткандырмы мине бирегә, әллә затлыдан-затлы авылдашыма мөнәсәбәттә балачактан күңелдә бөреләнгән тойгының өлеше зур булгандырмы - кыюлыкны җыеп, институтның Хуҗиәхмәт ага эшли торган бүлегенә барып кергәнем хәтердә. Әлегәчә шушы өлкәдә ямь һәм тәм табып эшләвемнең сәбәбе - зирәк аксакалның яшь кешегә үз вакытында дөрес юнәлеш бирә алуында. Гомер юлымның иң башында ук бу кеше белән танышып, аның янәшәсендә фән белән шөгыльләнүемнең Аллаһы тарафыннан бирелгән хәерле бүләк булуын торган саен ныграк аңлыйм.

Хуҗиәхмәт агага бүген 80 яшь тула. Үзенең яше белән дә, башкарган эше белән дә олуг ихтирамга лаек гаҗәеп бер шәхес ул. Сөбханаллаһ, ул әле дә сафта. Аллаһы биргән чагыштырмача озын гомерең мул җимешле дә булса, күпкырлы һәм күләмле эшең аша исемеңне күпләр белеп, сиңа хөрмәт белән караса, яшәвең бушка китмәгән, узган юлыңда җуелмас эзең бар, димәк. Олпат ирләрчә бәхет-сәгадәткә ирешү юлы - нәкъ менә шулдыр ул.

Хуҗиәхмәт Мәхмүтов - Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты баш гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы, Халыкара Төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.

Татар милләтенә Хуҗиәхмәт аганы халкыбызның телен, моңын саклаган, аның гореф-гадәтләренә бай, гүзәл табигатьле Мамадыш төбәге биргән. Хуҗиәхмәт Мәхмүтов 1933 елның 15 февралендәТүбән Ушмы авылында крәстиән гаиләсендә дөньяга килгән, шушында җидееллык, ә Мамадыш шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлаган. Булачак галим үзенең хезмәт юлын да туган җирендә башлаган - Казан дәүләт университетына укырга кергәнче 2 ел Көек Ерыкса җидееллык мәктәбендә математика һәм физика укыткан.

Хезмәт сөючәнлеге, белемгә омтылучанлыгы 1953 елда аны Казан дәүләт университетның тарих-филология факультетына алып килә. Татар телен, әдәбиятен, тарихын максатчан өйрәнеп, яшьтән үк төп игътибарын халыкның рухи хәзинәләренә юнәлткән җитди холыклы акыллы егет 1958 елда университетны кызыл дипломга тәмамлый. Аның озын хезмәт юлының 50 елга якыны Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты белән бәйле. Ул әле университетта укыган елларында ук институт оештырган фольклор экспедицияләрендә катнаша, абруйлы галимнәр белән берлектә халык җәүһәрләрен җыю, туплау белән шөгыльләнә.

Университетны тәмамлаганнан соң берничә ел үзе укыган уку йортының татар теле һәм әдәбияте кафедрасында өлкән лаборант, соңрак Буа районының "Яңа юл" гәзитендә әдәби хезмәткәр, җаваплы сәркәтиб, бүлек мөдире булып эшләп, иҗат тәҗрибәсе туплагач, әле студент сыйфатында ук юл сапкан Тел, әдәбият һәм тарих институтына 1966 елда Х.Мәхмүтов янә әйләнеп кайта. Халык иҗатына мәхәббәте, хикмәтле фольклор дөньясындагы бетмәс-төкәнмәс рухи байлык белән кызыксынуы аны XX йөзнең 60 нчы елларыннан институтның халык иҗаты бүлегенә бәйли. Биредә ул аспиранттан алып баш фәнни хезмәткәргә кадәр үсеш юлы үтә, "Татар халык табышмаклары" дигән темага кандидатлык, халкыбызның афористик иҗатына багышланган докторлык диссертациясе яклый. 1970 елдан алып институтның гыйльми советы, 1981 елдан - диссертацияләр яклау советы әгъзасы. Ярты гасырга якын институтта эшләве дәверендә галим татарлар яшәгән төрле төбәкләргә оештырылган күпсанлы фәнни экспедицияләрдә катнашкан, халык авыз иҗатын бөртекләп җыйган, аларны тәртипкә китереп, җыентыкларга керткән. Х.Мәхмүтов үз гомерендә 30 китап, 800ләп мәкалә язган. Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган 12 томлык "Татар халык иҗаты" җыелмасын әзерләп бастыру эшендә Х.Мәхмүтовның өлеше зур. Бу фундаменталь басманың редколлегия әгъзасы, 5 томының фәнни мөхәррире, "Табышмаклар", "Мәзәкләр", "Мәкальләр һәм әйтемнәр" томнарын төзүче, аларга кереш мәкалә һәм фәнни искәрмәләр язучы да - Хуҗиәхмәт Мәхмүтов.

Аның фәнни иҗат юлы киң, якты, дәвамлы. Ул - татар фольклоры өлкәсендә уникаль шәхес, гомере буе фольклорның туган телебез өчен хәзинә тулы тирән кое булуы хакында армый-талмый сөйләгән Каюм Насыйри, Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәшировлар кебек үк, сирәк, олуг зат. Ул сызган юл башка берәүне дә кабатламавы белән матур.

Соңгы 30-40 ел эчендә күпгасырлык язма мирасыбызның төрле катламнары ачылды, алардагы хәзинә-байлыкны өйрәнеп, халыкка кире кайтару юнәлешендә биниһая зур эш башкарылды. Бу җәһәттән Х.Мәхмүтов - борынгы фольклорыбыз мәсьәләләрен өйрәнүгә бик күп көч куйган галим. Борынгы ядкәрләребездә теркәлеп калган рухи кыйммәтләрне барлап, фәнни монографияләр әзерләп чыгару - галим эшчәнлегенең иң әһәмиятле өлеше. Ул бик борынгы чорларга караган язма ядкәрләрдәге халык акылын - мәкаль-әйтемнәрне һәм башка төр гыйбарәләрне әтрафлы өйрәнеп, аларның бүгенгәчә үсеш-үзгәрешен күзәтеп, тирән анализлый, бу төр әсәрләрнең тирән хикмәтен, нәзберек шигъриятен нечкә тоемлап яза. Аның "Мәңгелек ядкәр" (2002), "Борынгылар әйткән сүзләр" (2002) кебек монографияләре - шушы өлкәне колачлый торган зур хезмәтләр. Болардан тыш, татар халкының борынгы фольклорын тикшерүгә галимнең дистәләгән саллы мәкаләсе багышланган, шушындый характердагы тикшеренүләре төрле хрестоматия һәм фәнни, фәнни-популяр җыентыкларга кертелгән. Халкыбызның борынгы чыганакларда теркәлеп калган гыйбарәләрен табу, аларны фәнни әйләнешкә кертү - искиткеч зур казаныш, галимнең шушы өлкәгә багышланган хезмәтләре үзләре дә - киләчәк буын өчен әйтеп бетергесез хәзинә.

Х.Мәхмүтовның табышмакларның жанр үзенчәлеген өйрәнүгә багышланган "Кечкенә дә төш кенә" (1980), халык календаре серләренә төшендерә торган "Ел тәүлеге - 12 ай" (1991), фольклорда әдәп-әхлак мәсьәләләренә багышланган "Язылмаган кануннар" (1995), халык сөйләмендә очрый торган сүз-гыйбарәләрнең хикмәтен, тарихын, нинди уңай белән әйтелүен тәфсилле аңлатып-төшендереп, сүз эченә яшерелгән энҗе бөртеген күрсәтеп бирә торган "Канатлы сүз - хикмәтле сүз" (1999), "Гыйбарәләр тарихыннан сәхифәләр" (2008) кебек саллы монографияләре фәнни-теоретик яктан да, киң катлам укучыларның гамәли ихтыяҗын кайгыртып язылган булуы белән дә гаять әһәмиятле. Галимнең тырышлыгы, иҗат мөмкинлекләре һәм язу куәсе һәркемне сокландырырлык: аның каләменә гыйльми дә, үтемле һәм кызыклы да итеп язу сыйфаты хас.

Галимнең монографик хезмәтләре арасында югарыда телгә алынмый калганнары да шактый. Бер кеше гомеренә шул кадәр күп хезмәт башкарылган! Монографияләрдән тыш, Х.Мәхмүтов - "Татар фольклоры жанрлары" (1978), "Татар фольклорында социаль мотивлар" (1986), "Поэтика татарского фольклора" (1991), "XX гасырның күренекле тюркологы Рәшит Рәхмәти Арат" (2001), "Хәмит Ярми: галим һәм шәхес" (2004) һ.б. җыентыкларның да җитәкчесе, төзүчесе, төп авторларыннан берсе. "Энҗе чәчтем - энҗе җыям" дип аталган гомуми исем белән мәктәп-гимназияләр өчен татар халык иҗатыннан уку ярдәмлеге буларак чыгарылган китапларның 4есе шулай ук аның тарафыннан әзерләнгән. Галим милләттәшләребезгә "Тел күрке - сүз" дип атала торган, инде менә 40 елга якын чыгып килә торган радиотапшыру аша да яхшы таныш. 2003 елдан ул - Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Галим буларак, Х.Мәхмүтовның эшчәнлеге, әлбәттә, фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясау һәм яшь галимнәргә юнәлеш бирү белән тыгыз аралашып барган. Х.Мәхмүтов җитәкчелегендә 2 докторлык, 6 кандидатлык диссертациясе якланган. Ул озак еллар дәвамында Казанның филология профильле югары уку йортларында Дәүләт аттестация комиссиясе рәисе булып эшләде. 2004 елда, гыйльми хезмәтләре белән бергә педагоглык эшчәнлеген дә исәпкә алган Югары аттестация комиссиясе карары нигезендә, галимгә "профессор" дәрәҗәсе бирелде.

Хуҗиәхмәт аганың һәрбер хезмәте, кылган гамәле, әйткән сүзе, хәтта кайбер очракларда дәшми калуының тирән мәгънәгә ия икәнлеге хакында гына да озак сөйләргә мөмкин булыр иде. Ә менә осталыкны кыскалыкта күргәндә, аның хакында халкыбызның талантлы улларыннан берсе, фольклорчы галим, шагыйрь Рәшит Ягъфәровтан да төгәлрәк һәм кыскарак әйтеп булмастыр. Шуңа күрә язмамны нәкъ менә шул юллар белән тәмамлыйсым килә:

Насретдиндәй тапкыр, зирәк зат ул,
Тагын ни дим аңа багышлап? -
Язганы хак аның, гамәле - сак,
Сүзе - мәкаль, үзе - табышмак.

Лилия МӨХӘММӘТҖАНОВА,
филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел,
әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: