Мәдәни җомга

СЕЗГӘ ӨМЕТ ҺӘМ ЫШАНЫЧ БЕЛӘН КАРЫЙБЫЗ

Татарстан Милли музеенда даими рәвештә уздырылып килә торган "Әдәби салон" утырышларының берсе күренекле галимебез Миркасыйм Госманов иҗатына багышлап үткәрелгән иде. Анда ул үзе дә бик теләп катнашты һәм чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылар арасында галим һәм әдипнең каләмдәшләре Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим шәкертләре Искәндәр Гыйләҗев, Җәүдәт Миңнуллин һ.б.лар бар...

Татарстан Милли музеенда даими рәвештә уздырылып килә торган "Әдәби салон" утырышларының берсе күренекле галимебез Миркасыйм Госманов иҗатына багышлап үткәрелгән иде. Анда ул үзе дә бик теләп катнашты һәм чыгыш ясады. Чыгыш ясаучылар арасында галим һәм әдипнең каләмдәшләре Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим шәкертләре Искәндәр Гыйләҗев, Җәүдәт Миңнуллин һ.б.лар бар иде. Бүген инде Миркасыйм ага да, Туфан ага да Аллаһ хозурына китеп барды.

Бу сәхифәдә без укучыларыбыз игътибарына Туфан Миңнуллинның әлеге утырышта ясаган чыгышын тәкъдим итәбез. Ул ике бөек замандашыбызның да рухына дога булып барып ирешсен.


Мин мәктәптә ике сүз укып белдем. Берсе аның «профессор», икенчесе «академик» дигән сүзләр иде. Бу ике сүз дә миңа бик серле булып тоелды. Әгәр дә кемне дә булса профессор дип атасалар, мин инде аңа пәйгамбәргә караган кебек карый идем. Чөнки безнең авылда да шундый акыллы, төпле кешеләргә һәрвакыт «профессор» дияләр иде. Менә гомерләр үтеп, укый торгач, профессорларның һәм академикларның кемнәр икәнен күрә башлагач, мин кем профессор, кем профессор ук түгел, кем академик һәм кем академик түгеллеген аерырга өйрәндем. Соңгы елларда бу исемнең шактый ук арзанаюын күреп, бер эпиграмма кебек әйбер дә яздым.

Сарык димик, бака димик,
Хәзер бар да академик.

Чыннан да, язучылар арасында табигать тарафыннан бүләк ителгән сәләткә ия зур әдипләр, язып караучылар, ияреп баручылар һәм әдәбияткә бөтенләй ялгыш килеп кергән кешеләр бар. Фәндә дә шулай икән. Бар фәнгә зур елеш керткән чын академиклар, һәм шулар янында төрле юллар белән академик дип йөртелгән ясалмалары да бихисап.

Ни кызганыч, безнең чын академикларыбыз, чын галимнәребез менә шушы көтү арасында еш кына күмелеп тә кала. Юк, хезмәтләре белән күмелеп калмый, әмма аларга бәя биргән вакытта, алар тирәсендәге ялган академиклар безнең чын академик исеменең кадерен бетерә, чын галимлегенә тап төшерә.

Мин кайвакытта кулыма берәр фәнни «хезмәт» алам да аның исеменә игътибар итәм. Адәм аңламаслык исем. Эчтәлеге исә аннан-моннан алып язылган чит-ят сүзләр, терминнардан тора. Кеше аңламаслык икән, гыйльми хезмәт була, имеш. Югыйсә, «хезмәт»тә бернинди ачыш та юк, «фикер» бутап кына әйтелгән.

Менә бүген безнең янда хөрмәтле академигыбыз Миркасыйм Госманов утыра. Аның фәнни хезмәтләре чын хезмәт инде. Минем чыгышым да аның хезмәтләренә ниндидер бәя биреп, аларга сокланудан түгел. Әмма ул язганнарны укыгач, мин татар тарихына икенче төрлерәк карыйм. Күп нәрсәләрне белмәвем, аңламавым ачыклана. Галим-остаз буларак, ул әзерләгән яшь галимнәрнең эшләрен күзәтеп барам. Төпле, белемле егетләр, шөкер, чын галим булып җитешкәннәр. Боларга академик исемен сатып алу кирәк булмаячак. Искәндәр Гыйләҗев, Җәүдәт Миңнуллин... Җәүдәт белән бер районнан булганга, аның өчен бигрәк тә куанам. Мин әле Миркасыймның башка укучыларын да беләм. Фәрит Ляпин белән Иваново шәһәрендә очраштык. Ул Ивановодагы татарларны берләштереп, бик күп игелекле эшләр белән шөгыльләнә. Фәннән бераз киткән булса да, барыбер халыкка, милләткә хезмәт итә.

Сүземне шуннан да артыкка сузарга теләмим. Биредә утыручы яшьләр игътибарына берничә сүз генә әйтергә телим. Сезнең алда мөхтәрәм татарның мөхтәрәм, бөек кешесе утыра. Урыс мәктәпләрендә укучы татар балаларының башына татарның тарихын кечерәйтеп, хәтта хурлап язылган фикер тутырыла. Шуңа күрә безнең бик күп егет-кызларыбыз милләткә кимсетеп карый, аның бөек затларын белми. Әгәр чын тарихка кереп китсәң, андагы байлыгыбызны күреп шаккатасың. Миркасыйм ачкан тарих - әле безнең бөек тарихыбызның бер өлеше генә. Ул аны яшерми. Ул безгә тәрәзә ачып күрсәтә: «Кара үз йөзеңә, татар баласы, кара үткәнеңә, синең бабаларың кемнәр?» - ди. Менә шуңа күрә мин һәрвакыт аның белән очрашканда-аралашканда нәрсә дә булса алып китәм. Һәр очрашуыбызда без татар язмышы, аның үткәне, киләчәге турында борчылып сөйләшәбез. Аның сүзен тыңлаганнан соң, мин үземә бик күп сабак алам. Киләчәктә дә Миркасыйм Госманов кебек чын академикларның эшен дәвам итәрлек яшь галимнәр кирәк булачак. Адәм баласына, дөньяга килгән кебек, кайчан да булса дөньядан бер китәргә дә туры киләчәк. Шул чакта аның артында кем кала, бу турыда мин еш уйланам. Сезгә өмет һәм ышаныч белән карыйбыз. Иншалла, Миркасыйм Госманов йөзенә кызыллык китерерлек гамәлләр кылмассыздыр.

Туфан МИҢНУЛЛИН.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: