Мәдәни җомга

РИВАЯТЬКӘ ТИҢ ГОМЕР

Быел татар халкының беренче профессиональ хатын-кыз режиссеры, актриса, педагог, радио дикторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашеваның тууына 110 ел тулды. Бу олы юбилейга багышланган чаралар Кәшифә Тумашева 8 ел дәвамында баш режиссер булып эшләгән, 30га якын спектакль әзерләп, тамашачы хозурына тәкъдим иткән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия...

Быел татар халкының беренче профессиональ хатын-кыз режиссеры, актриса, педагог, радио дикторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Кәшифә Тумашеваның тууына 110 ел тулды. Бу олы юбилейга багышланган чаралар Кәшифә Тумашева 8 ел дәвамында баш режиссер булып эшләгән, 30га якын спектакль әзерләп, тамашачы хозурына тәкъдим иткән К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында башланып киткән иде.

Тинчуринлылар шушы вакыйгага багышлап, «Сакла, шартламасын!» (К.Тинчурин) спектаклен куйдылар. Ул кайчандыр К.Тумашева сәхнәләштергән спектакльләрнең берсе булган. Шулай ук театрга килүчеләргә күргәзмәләр залында режиссер турындагы истәлекләр тупланган экспозиция дә тәкъдим ителде.

Аннары юбилей чараларын К.Тумашеваның туган төбәге - Балтач районының Нөнәгәр авылы мәдәният йортында «Риваятькә тиң юллар» дип исемләнгән кичә дәвам иттерде. Режиссерны искә алу кичәсендә Тинчурин театрының бертөркем әйдәп баручы артистлары Исламия Мәхмүтова, Әнәс Галиуллин, Нуретдин Нәҗмиев, Наил Шәйхетдинов, Зөфәр Харисов һәм театр музее җитәкчесе Рузалия Чабатова, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, төбәкнең әдәбият-сәнгать әһелләре, К.Тумашеваның кызы Зөмәррә Халитова, оныгы Нияз Халитов һ.б. туганнары, авылдашлары катнашты.



...Сәхнәдә бер кыз бала өзгәләнә.5 яшьлек Кәшифә ул. Әтисе Җамалетдин абзыйның ерак Себердән кайткан туганы Газизҗамал белән җизнәләре, өй эшләрендә булышыр, кибетләрендә эшкә өйрәнер дип, аны үзләре яшәгән Өркет шәһәренә алып китәргә тели. Ә кызчыкның әти-әнисеннән, туган авылыннан һич кенә дә аерыласы килми.

Җитез, хәрәкәтчән, зиһенле, елгыр кыз Кәшифә бик тиз кул арасына керә башлый. Җизнәсе аны якшәмбе мәктәбенә урыс теле һәм арифметика өйрәтергә йөртә башлый. Кәшифә инде 11 яшендә «Мәдрәсәи Исламия» дигән кызлар мәдрәсәсен бик яхшы билгеләргә тәмамлый. Тора-бара асрау хезмәтен үти-үти гимназиядә дә белем ала. Мәдрәсәдә укыганда ул әдәби кичәләрдә катнаша, драма түгәрәгенең үзәгендә үк кайный башлый. Язмыш аны биредә режиссер Рәхим Тумашев белән очраштыра. Нөнәгәр кызы инде талантлы артистка әверелә.

1921 елда Семипалат шәһәре мәгариф бүлеге мәдәният йорты каршында татар театр труппасы оештырыла. Кәшифә Тумашева-Зауральская белән Рәхим Тумашевны шунда чакырып алалар. Кыз урыс драма театры каршындагы татар драма театрында да сынатмый, сәхнәдә 20дән артык образ иҗат итә.

Әмма яшьләрне татар пайтәхете үзенә тарта, Кәшифәне Казан театр техникумының 2 нче курсына кабул итәләр, уку йортын тәмамлагач, аны шунда ук педагог-режиссер итеп калдыралар.

Мавыктыргыч итеп әзерләнгән кичәдә талантлы режиссерның тормыш сәхифәләре генә түгел, батыр холкы, кешелеклелеге, гадилеге кебек сыйфатлары да ачыла барды. Әйтик, үзен талантлы педагог, радио дикторы, актриса итеп таныткан белгечнең ире Рәхим Тумашев вафат булгач, ике кечкенә баласын - Зөмәррә белән Равилен җитәкләп, Мәскәүгә, ГИТИСка укуын дәвам итәргә китүен батырлык димичә, тагын ничек атыйсың?! Мәскәүдән режиссер дипломын алып кайткан Кәшифә Тумашеваны Татар академия театрына режиссер итеп билгелиләр. Билгеле, аңа дәрәҗәле, көчле ир-егетләр белән янәшә сәхнә тотуы җиңел булмагандыр. Әмма яшь белгеч диплом спектакле итеп куйган «Күзләр»е белән үк тамашачыны үзенә җәлеп итә. Аннары инде режиссер «Хуҗа Насретдин»не сәхнәләштерергә алына. Ул тамашаны җиңел музыкалы булырга, җыр-биюләр белән үрелеп барырга тиеш, дип таба. Ул чакта: «Бу - безнең театр стиле түгел, Кәшифә балаган кора», - дип әйтүчеләр дә табыла. Әмма спектакльнең премьерасы зур уңыш белән үтә, ул Мәскәүдә үткән Татар әдәбияте һәм сәнгате декадасында да югары бәя ала.

Кәшифә Тумашеваның Сара Садыйкова белән якын дуслыгы да ул заман кешеләренә яхшы мәгълүмдер. Режиссер М.Фәйзинең «Ак калфак» драмасын куярга ниятли. Бу - Сара Садыйкованың «яраксыз» дип эшеннән читләштерелгән, хәсрәтле чагы була. Яклаучысыз калган ханым кая барып бәрелергә, нишләргә белми. Шул чакта композиторның өенә Кәшифә Тумашева килеп керә, спектакльгә музыка язарга күндерә.

Камал театрында 15 ел режиссер булып эшләгән, үзен талантлы белгеч итеп күрсәткән Кәшифә Тумашеваны 1955 елда Печән базары мәчетенә урнашкан Республика күчмә театрына баш режиссер итеп билгелиләр. Соңрак коллективка Спас манарасыннан урын бирәләр. Әмма К.Тумашева кыенлыклардан куркып калмый, җиң сызганып эшкә керешә. Бер-бер артлы «Яшерен эзләр», «Беренче мәхәббәт» (Х.Вахит), «Көлкегә калган ир» (Мольер), «Карагол» (Д.Юлтый), «Рәйхан» (Н.Исәнбәт), «Терезаның туган көне» (Г.Мдивани), «Сәер кеше» (Н.Хикмәт), «Галиябану» (М.Фәйзи), «Үлмәс җыр» (Р.Ишморат) кебек спектакльләр тамашачыга тәкъдим ителә.

Кичә-тамаша Нөнәгәр һәм Кили авыллары мәдәният йортлары драма түгәрәкләрендә шөгыльләнүчеләрнең чыгышлары, Кәшифә Тумашеваның якташлары, авылдашлары Рәмзия Әсхәдуллина, Нурҗиһан Ишморатова, Нәҗип Әминов башкаруындагы җыр-моңнары белән үрелеп барды.

Кичәне Тинчурин театры артистлары, Кәшифә Тумашеваның кызы Зөмәррә Халитова, оныгы Нияз Халитов истәлекләре тагын да баетып җибәрде. Әйтик, Татарстанның халык артисты Әнәс Галиуллин Кәшифә Тумашеваның үзен эшкә алу тарихын, ул куйган әсәрендә уйнаган рольләрен искә төшерде. «Мин Кәшифә апа белән берничә ел эшләдем. Аның белән бергә иҗат итү - үзе бер могҗиза иде. Кәшифә апаның бөтен тәрбиясе эш вакытында булды. Аның дәресләре гомерем буена җитте. Ул үзен һәрвакыт гади итеп тота, кешенең хәленә кереп, мөмкин булганча булыша иде», - дип сөйләде Әнәс ага.

Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтовага да Кәшифә Тумашева белән бергә эшләргә насыйп булган. «Авылдан Казан күрергә килеп, күчмә театр яныннан узып баруым иде. Керәсем, күрәсем килде. Озак уйлап тормастан, ишеген ачып эчкә уздым», - дип башлады ул сүзен. Аны театрның директоры Мөхәммәт Хәмзин, режиссер Кәшифә Тумашева күреп ала. Кыз югалып калмый: «Мине театрга эшкә алыгыз әле, артист буласым килә», - дип, күңел түрендә яткан теләген белдерә. Аңардан нәрсә эшли белүен сораштыралар. Исламия җырлап та, биеп тә, шигырь сөйләп тә күрсәтә. Кызны эшкә кабул итәләр. «Кәшифә апаның өйрәтүе белән, шөкер, шушы дәрәҗәгә җиттем. Ул спектакльләргә җыр-бию кертергә тырыша иде. Җырлы булсын, безнең халык көй-моң ярата», дип әйтә торган иде. Кәшифә апа янып торган хатын-кыз булып хәтеремдә калды. Ул артистларны, театрны яратты. Без аны бик тә хөрмәт итә, һәр сүзен күңел түренә сала бара идек», - дип сөйләде Исламия ханым Мәхмүтова. Аның «Өй түребез гөлбакча» җырын бии-бии башкаруы исә залны тагын да җанландырып җибәрде.

Кәшифә Тумашеваның оныгы, архитектура фәннәре докторы Нияз Халитов та дәү әнисенең бик тә гадел, кешелекле булуын искәртте. «Ул тыныч кына гомер итә белмәде, янып яшәде», - диде. Галим шулай ук Кәшифә Тумашеваның тормышында коллективлаштыру, шәхес культы, байларны сөрү, иренең вафаты, Ватан сугышы кебек авырлыкларны күрүен, әмма бирешмәвен, нык булып кала алуын әйтте. «Ул нәрсә эшләсә дә, үзе булып кала алды», - диде Нияз әфәнде.

Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, үзенә Кәшифә Тумашева белән бергә эшләргә туры килмәсә дә, аны режиссер, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Кәшифә апаның улы Равил Тумашев һәм өлкән артистлар аша яхшы белүен әйтте.«Хезмәттәшләрем күңелендә аның турында матур хатирәләр генә саклана, - диде ул. - Авылда туган, чишмә сулары эчеп, инеш буйларының ямен күңеленә сеңдергән кеше генә Кәшифә Тумашева ирешкән үрләргә ирешә ала. Чәчәк асфальтта үсми».

Кичәне тамаша кылганда күңелдә, ирексездән, Нөнәгәрдә, гомумән, Балтачта режиссер-артистның эшен дәвам итүчеләр, һичшиксез, тагын да булыр әле, дигән уй да ныгыды. Бу кичәдә драма коллективлары сәхнәләштергән күренешләрдә дә чагылды. Әйтик, кечкенә Кәшифә булып уйнаган 4 нче сыйныф укучысы Эльвира Әүхәдиева осталыгы белән һәр тамашачыны сокландыргандыр, дип уйлыйм.

Аннары районда Кәшифә Тумашевага багышланган чараларның узган елның март айларында ук башланып китүен дә әйтергә кирәк. Иң әүвәл Нөнәгәр мәктәбе базасында «Сәнгать тарихында райондашларыбызның якты эзләре» дигән темага төбәкара фәнни-гамәли конференция үткәрелгән. Балтач районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе оештырган бу фәнни җыенның икенче турында гына да 18 мәктәптән 28 эш катнашкан, конференциядә 5 секция эшләгән, 1 һәм 2 нче урыннарга Нөнәгәр мәктәбе укучылары хезмәте лаек дип табылган. Нөнәгәр мәктәбендә шулай ук, режиссерның юбилеена багышлап, район укучылары арасында «Микрофон алдында яшь диктор», «Мәктәп драма коллективлары бәйгесе» үткәрелгән. Кичәдә бу конкурсларга да йомгак ясалды. Җиңүчеләрне район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәйруллин һәм район мәгариф идарәсе башлыгы Гөлнара Габдрахманова котлады.

Кәшифә Тумашеваның кызы Зөмәррә Халитованың сәхнәгә чыгуын тамашачылар алкышлап каршылады. «Әнием рухы белән батыр, көчле кеше иде, өйдә дә хезмәтендәге кебек, һәр мәсьәләгә гадел килә иде. Ул татар сәнгатендә беренче хатын-кыз режиссер булса, радио дикторы, әдәби җитәкчесе сыйфатында да юл ярып җибәрүчеләрнең берсе иде. Балтач районы, Нөнәгәр авыл җирлеге, мәктәп җитәкчеләренә, укытучыларга, Кәшифә Тумашева исемендәге Туган як музее җитәкчесе Дания Кәримуллинага, кичәне оештыруда күп көч куйган районның мәдәният бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Радик Михайловка олы рәхмәтләремне җиткерәм. Музейда һәр экспонат кадерләп саклана. Музейны киләчәктә хөкүмәт үз химаясенә алсын, ул Татарстан Милли музееның филиалы булсын иде, дигән теләк тә белдерәм», - диде ул. Зөмәррә Рәхим кызы үзе дә, истәлекләрен барлап, әнисе турында «Против ветра» дигән документаль повесть язган.

Кичәдә дә З.Халитова әнисе турында кайбер истәлекләре белән уртаклашты. «Әнием дәвалап булмаслык чир белән соңгы тапкыр хастаханәдә ятканда, аның янына хәл белергә сабакташы, режиссер, Татарстанның халык артисты Хәким Сәлимҗанов килә. «Син барыбыздан да яхшы кеше булдың», - ди ул аңа. Әниемнең күзеннән яшь бөртеге тәгәрәп төшә», - дип сөйләде ул.

Истәлекләр туплау дигәннән, кичәдә иң күп рәхмәт сүзләре К.Тумашева исемендәге Туган як музее җитәкчесе Дания Кәримуллина исеменә әйтелгәндер, мөгаен. Музейның якты бер бүлмәсе Кәшифә Тумашевага багышланган. Биредә баш режиссерның киемнәре, пианиносы, эш өстәле, телефон аппараты, кулланган китаплары һ.б. урын алган. Моннан тыш, Дания ханым, хатлар язып, К.Тумашева турындагы истәлекләрне барлаган (бу эш бүген дә дәвам итә), алар юбилей көнендә «Мирас» дигән китап булып нөнәгәрләр кулына да килеп иреште.

Кичәне бик тә җанлы итеп Фәнзия Төхвәтуллина алып барды. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев кичәдә искәртеп үткәнчә, «Бу көнне 106 ел элек күз яшьләренә буыла-буыла авылдан чыгып киткән нәни Кәшифәнең хезмәттәшләре истәлекләре белән кабат кайтты. Бу зур тормыш дәресе кебек булды».

Соңыннан Тинчурин театры артистлары нөнәгәрләргә бүләк итеп алып кайткан «Сакла, шартламасын!» (режиссеры - Рәшит Заһидуллин) спектаклен тәкъдим итте. Әлеге чараны оештыруда театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов та зур көч куйды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: