Мәдәни җомга

ОЛЫ ЮЛНЫҢ ЧАКРЫМНАРЫ

Бер уйласаң, ничек тиз үтә гомер. Узган гасырның шаулаган-гөрләгән 90 нчы еллары әле генә иде кебек. Шул вакыт эчендә ул чагында әле тумаган яңа буын да үсеп җитте. Буыннар элемтәсе өзелмәсен өчен, яшьләргә кумирлар, үрнәк булырлык рухи баһадирлар, сокланырлык, яңа җиңүләргә өндәрлек шәхесләр кирәк. Бар безнең андый пәһлеваннарыбыз. Тик онытылып...

Бер уйласаң, ничек тиз үтә гомер. Узган гасырның шаулаган-гөрләгән 90 нчы еллары әле генә иде кебек. Шул вакыт эчендә ул чагында әле тумаган яңа буын да үсеп җитте. Буыннар элемтәсе өзелмәсен өчен, яшьләргә кумирлар, үрнәк булырлык рухи баһадирлар, сокланырлык, яңа җиңүләргә өндәрлек шәхесләр кирәк. Бар безнең андый пәһлеваннарыбыз. Тик онытылып кына баралар...

Шушы көннәрдә филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе, Халыкара информатизация академиясе, Гуманитар фәннәр академиясе, Халыкара педагогика академиясе академигы, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Рүзәл Юсуповка 75 яшь тула. Олы шәхеснең олы бәйрәме... Ул узган тормыш юлына бер борылып карасаң, Татарстан файдасына эшләнгән колач җитмәслек эшләр ята. Узган гасырның 90 нчы еллары башында Татарстан Дәүләт Советы депутаты буларак(1990-1995), дәүләт мөстәкыйльлегебез өчен, үз Конституциябезнең (Конституция Советы әгъзасы буларак) һәр хәрефе өчен барган аяусыз көрәшнең иң алгы сафында иде ул. Шунысын да әйтеп китү артык булмастыр, шул еллардагы безнең Дәүләт Советы чын демократик юл белән сайланган иң куркусыз, иң сугышчан парламент иде. Ике дистә еллап вакыт үтсә дә, Рүзәл Юсупов кебек депутатларның ут чәчрәткән чыгышлары әле дә күпләрне сокландыра.

Ул - авыл малае. Кайчандыр Казан артындагы Мәңгәр волостена кергән Кышкар (Наянгуш) авылында Ватан сугышы алдыннан дөньяга килгән. Әлеге Наянгуш авылы зур булмаса да, тарихы кызыклы. Беренчедән, аның исеме гадәти үк түгел. Симет елгасының башланган урынында (тау буенда) урнашкан бу авыл бер-берсенә керешеп беткән (хәтта урамның бер ягы бер авылга, икенче ягы икенче авылга карый) Кышкар һәм Наянгуш дигән ике авылдан тора. Кышкарны халык Казаклы, Наянгушны Ясаклы дип йөрткән. Татарларда мондый исемле авыллар байтак: патша армиясен атлы солдатлар белән тәэмин итеп торган авылны Казаклы дип, дәүләткә ясак түләп торган авылны Ясаклы дип йөрткәннәр.

Кушылып беткән булса да, әлеге авылларның һәркайсы аерым колхоз тәшкил иткән. Хәзер инде бу ике авыл тарих кына булып калган: икесе дә бер исем белән - Кышкар булып йөри.

Октябрь революциясенә кадәр авыл мәдрәсәсе белән данлыклы булган. Зур байлар салдырган Кышкар мәдрәсәсендә бик ераклардан, хәтта Оренбурдан, Казаннан, башка губерна шәһәр-авылларыннан да килеп укыганнар. Монда Габдулла Тукайның атасы (Мөхәммәтгариф хәзрәт), Габделҗаббар Кандалый кебек шәхесләр белем алган.

Рүзәлнең балачагы, үсмер чоры, авылда туып үскән күп меңләгән сугыш еллары балаларыныкы кебек, авырлыкта уза. Әмма кыенлык бар кешедә дә бертөрле булмый: кемгәдер бик авыр, икенче бер кешегә җиңелрәк тә туры килә. Рүзәл өлешенә беренчесе эләгә.

Крәстиән тормышы безнең илдә хәзер дә җиңел түгел, ә узган гасырның 50 нче елларында (сугыш чорын әйтеп тә торасы юк инде!) бигрәк тә авыр иде. Моны авылда үскән өлкән яшьтәге кешеләр яхшы белә. Ул чакта халыкның михнәт чигүен сөйләп бетерерлек түгел. Рүзәл Юсуповның балачагы, үсмер чоры әнә шундый шартларда уза да инде.

Ниһаять, 7 классны тәмамлаганлыкка таныклык кесәдә. Инде моннан соң нишләргә? Ул елларда малайларның һөнәр училищеларына кереп укуы гадәткә кергән була. Кермәслек тә түгел: 2 ел буена бушлай ашатып-эчертеп, киендереп, тулай торакта яшәтеп укыталар, һөнәр биреп чыгаралар.

Әмма Рүзәл ул юлдан китми, башына техникумда укырга кирәк, дигән уй керә. Бу елларда Казан шәһәрендә берничә техникум була. Механика-технология, химия-технология, авиация техникумнарының ул чорда мәртәбәлеләрдән саналганын белә. Исәбе - шуларның берсенә керү. Әмма аңа җил каршы булып чыга: малайга мәктәпне «биш»легә тәмамлаган өчен Мактау грамотасы бирергә кирәклеген онытканнар, ансыз исә техникумга кабул итү имтиханнарын бирәсе икән. Кечкенә генә татар авылында 7 классны татарча укыган малайга урысча имтихан бирү мөмкин эшме икән? Мактау грамотасын бирәсе кеше - мәктәп секретаре башта озак вакыт авылда булмый, ул, кайтып, грамотаны биргәндә, техникумнарга инде документлар тапшыру вакыты да үтеп китә. Шулай да Рүзәл, таныклыгын кесәгә тыгып, Казан каласына юл тота.

Менә шулай башланып китә аның, әле 14 яше дә тулмаган малайның, мөстәкыйль тормышы. Кемнәндер ишетепме, урамдагы белдерүдән укыпмы, кооперация техникумына әле гаризалар кабул ителгәнлеген белә. Бу техникумны үзе эзләп таба, көч-хәл белән гариза яза һәм, шулай итеп, Казан кооперация техникумы укучысы булып китә.

Дәресләр һәр көнне 7-8әр, - татар мәктәбендә укыган 4 малайга - атнага 2-3 мәртәбә урыс теленнән өстәмә дәрес керә. Урыс теле укытучысы, такта тутырып, су буе озынлыгындагы катлаулы кушма җөмләләр яздырта да, шуларга, тирләп-пешеп, синтаксик һәм морфологик анализ ясыйсың. Урыс теленнән шулай итеп алган белемнең файдасы гомерлек була.

7 класс татар мәктәбендә алган белем белән техникумда урысча укуның ничек авыр бирелгәнлеген чамаларга буладыр. Ләкин тырышалар, укыйлар. Сессиядә билгеләр «дүрт»ле- «биш»ледән ким булырга тиеш түгел. Бер генә «өч»ле эләктерсәң дә, семестр буена стипендия (14- 18 сум)алмыйсың. Авылдан, ата-аналардан бер тиен дә өмет итеп булмый: стипендия - бердәнбер яшәү чыганагы.

Аннан соң армия, Таҗикстанда чик буе заставасы. Монда да Рүзәл барлык күрсәткечләр буенча «биш»легә генә барып, җәмәгать эшләрендә актив катнаша.

Армиядән соң Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияте бүлегендә уку... Докторлык диссертациясе язу, фәннәр докторы дигән гыйльми дәрәҗә алу, аннары тиздән профессор исеме бирелү Рүзәлнең эшендә һәм, гомумән, тормышында җитди борылышларга нигез була.

Мирфатыйх Зәкиевне Г.Ибраһимовның Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры итеп күчерүләре сәбәпле, ректор урыны бушап кала. Гадәттәгечә, кандидатура сайлап алу чоры башлана. Дөресен әйткәндә, Рүзәл Габдуллаҗан улының ректор булу турында уй башына да килми. Аны партия өлкә комитетына чакырып, сездә кемнәрне ректорлыкка тәкъдим итәргә була, дип сорыйлар. Ул берничә кешенең исемен атый. Тегесен-монысын сорашалар, вуз хәлләре белән кызыксыналар.

Берничә көннән тагын чакыралар, тагын сорашалар. Әңгәмә азагында: «Ректорлыкка сине тәкъдим итсәк, нәрсә әйтерсең?» - диләр. Партия өлкә комитеты секретаре Рәис Беляев Рүзәл Юсуповны өлкә комитетының беренче секретаре Гомәр Усмановка тәкъдим итә. Гомәр Исмәгыйлевич, бәхеткә, озак сөйләшеп тормый, Рүзәлнең кандидатурасына риза була.

1986-2002 еллар - Р.Юсуповның ректорлык чоры - Казан дәүләт педагогика институты (университеты) өчен чын мәгънәсендә реформа еллары була. Вуз нык үзгәрә, сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да күзгә күренеп үсеп китә. Үсеш аның бөтен өлкәләрендә дә бара, ул, дәрәҗәсе буенча йөз педагогик вуз арасында беренче унлыкка кереп, Русиянең һәм Татарстанның әйдәп баручы вузларыннан берсенә әверелә.

Институт коллективы алдында авыр, ләкин изге бурыч - югары квалификацияле, культуралы педагог-укытучылар әзерләү, югары сыйфат дәрәҗәсенә ирешү бурычы куела.

Бу чорда факультетлар һәм кафедраларның саны икеләтә арта, студентлар һәм укытучылар контингенты да күпкә ишәя, яңа белгечлекләр кертелә. Казан дәүләт педагогика университетының Чаллы филиалы оештырыла, уку йорты тарихында беренче мәртәбә вузның чит ил вузлары белән элемтәләре булдырыла һәм алар елдан-ел җәелә һәм ныгый; докторлык диссертацияләре яклау советлары ачыла, укыту өчен матди база ныгый, хезмәткәрләрнең һәм укытучыларның тормыш хәле яхшыра төшә. Фәнни-тикшеренү эшләренең сыйфаты вуз тормышында бик әһәмиятле күрсәткеч икәнлеген аңлап, ректор Казан педагогика институты укытучыларының гыйльми үсешенә мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша.

Бу елларда вузның фәнни потенциалы да нык киңәя: 1986 елда фән докторлары һәм профессорлар саны 16 булса, 2002 елда алар 60ка җитә. Фән кандидатлары һәм доцентларның, мактаулы исемнәргә лаек булган укытучыларның, Фәннәр академияләре әгъзалары, Сорос профессорлары һәм доцентларының саны нык арта.

Казан педагогика институты коллективының киеренке һәм тырыш хезмәте нәтиҗәсе буларак, 1994 елда вуз яңа статус ала - педагогика университетына әверелә. Рүзәл Габдуллаҗан улы җитәкчелек иткән чорда университетның матди базасын ныгыту өчен күп нәрсәләр эшләнә. Берара КДПУ финанс мәсьәләсендә бик авыр чор кичерә: 5-6 ел рәттән Мәскәү акчаны бары тик хезмәт хакы һәм стипендия түләү өчен генә биреп килә. Һәм ул елларда, башка күп вузларның матди базасы таркалып барганда, Казан педагогика университеты, киресенчә, ныгый гына бара. Республикада үткәрелгән смотр-конкурсларда Казан педагогика университетының тулай торакларына берничә ел рәттән призлы урыннар бирелә.

Республикабызда демократияне җәелдерү, дәүләтебезне, мәдәниятне һәм рухи өлкәне торгызу һәм ныгыту өчен көчләрне туплау, шулай ук халыкның тормыш хәлен яхшыртуга ярдәм итү максатында 1992 елның азагында Татарстан Республика партиясе оештырыла. Бу эштә башлап йөрүчеләр арасында Рүзәл Юсупов та була. Аны оештыру җыелышында әлеге партиянең рәисе итеп сайлыйлар. Бу хәл Р.Юсуповның тормышында, һичшиксез, зур вакыйга, рухи борылыш була.

Тиздән партиянең басма органы - «Татарстан Республикасы» исемле гәзит оештырыла. Ул татар телендә дә, урыс телендә дә чыгып килә. Республика партиясе Татарстан үсешендә уңай роль уйный. Ул үз әгъзаларын һәм алар аша республика халкын демократик казанышларны саклауга һәм ныгытуга туплый. Партиянең җитәкче органы - даими комитеты 1993-1994 елларда үз гәзитендә республика Конституциясенең төп положениеләрен тупас бозулар уңаеннан җитди белдерүләр бастырып чыгара.

Ректорлар корпусында - республика вузларының ректорлар советында да Рүзәл Габдуллаҗан улына зур иҗтимагый эшләр башкарырга туры килә. Татарстан Республикасы халыкларының Телләре турында закон кабул ителү уңаеннан, югары уку йортларында кайбер дисциплиналарны татарча укыту һәм студентларны татарчага өйрәтү ихтыяҗы туа. Шуны исәпкә алып, вуз ректорлары советы карамагында татар телендә укыту һәм татарчага өйрәтү буенча махсус фәнни-методик совет төзелә. Аның рәисе итеп Рүзәл Юсуповны билгеләп куялар. 90 нчы елларда бу совет югары уку йортларында татар теленең статусын күтәрүдә әһәмиятле роль уйный. Вуз галимнәре тарафыннан татар телендә укыту әдәбияте буларак язылган дәреслекләр, кулланмалар, сүзлекләр, бастырылырга бирелгәнче, шушы фәнни-методик советта экспертиза үтә.

Бу советның башлангычы һәм ярдәме белән вузларда татар телендә укыту мәсьәләләре буенча киңәшмәләр һәм гыйльми-гамәли конференцияләр уздырыла. Совет югары мәктәптә татар теле укыту белән бәйле башка вазифаларны да башкара.

Татар һәм урыс телләре буенча белгеч, галим һәм педагогика уку йортының җитәкчесе буларак, Р.Юсуповка берничә ел рәттән Татарстан Республикасы халыкларының Телләре турындагы законны гамәлгә ашыру буенча Татарстан Министрлар Кабинеты карамагындагы комитет эшендә катнашырга туры килә.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты әгъзасы буларак та, ул аның эшенә дә үзеннән хәлкадәри өлеш кертә. 2007 елда Рүзәл Габдуллаҗан улын Татарстан Фәннәр академиясе академигы һәм вице-президенты итеп сайлап куялар.

Әйе, тормышның ачысын-төчесен татып, аның олы мәктәбен узган, зур тәҗрибә туплап чыныккан Рүзәл Юсуповка Казанның атаклы педагогика университетын күчеш чорының иң авыр елларында җитәкләргә туры килә. Шунысы гаҗәп: бу елларда ректор университет хезмәткәрләренең дә, студентларның да яшәү, уку һәм эш шартларын күпкә яхшырта, түләп һәм түләмичә уку кагыйдәләренең киртәләрен киңәйтеп, гадел үзгәрешләр кертүгә ирешә. 16 ел буена югары уку йортын җитәкләгән бу тынгысыз шәхеснең фәнни хезмәтләре 400дән, дәреслекләре, монография һәм уку әсбаплары гына да 80нән артык.

Бу язманы Рүзәл Юсуповның кайбер үз уйланулары белән йомгаклыйсы килә: "...Илдәге бөтен җитешсезлекләргә, бәла-казаларга китергән иң беренче, төп сәбәп - ул бездә тәрбия җитмәү.

Менә шуннан безгә ил, республика, халык, милләт, ниһаять, үзебезнең балаларыбызның, якыннарыбызның язмышы өчен борчылган һәркемгә дә яшь буынга гаиләдә, мәктәптә дөрес тәрбия бирергә кирәклеге турында чаң сугарга, һәр ата-ана, дәүләттән көтеп тормыйча, балаларына яхшы тәрбия бирүне үзенең изге бурычы итеп санарга тиеш.

Тәрбиянең нигезе гаиләдә салына, әлбәттә. Ләкин безнең илдә тормыш шулай корылган: күп кешенең, матди хәле җитешсез булу аркасында, баланы тумышыннан алып аягына бастырганчы тәрбияләү мөмкинлеге булмый. Монда ярдәмгә дәүләт килергә, дөресрәге, хәзерге шартларда тәрбия эшен тиешле югарылыкта тоту дәүләтнең иң әһәмиятле вазифаларыннан берсе булырга тиеш.

Иманым камил: акыллы җитәкчеләр килеп, тәрбия эшен, махсус программа кабул итеп, дәүләт күләмендә нәтиҗәле кискен чаралар күреп, халыкны, бигрәк тә яшь буынны чын-чынлап тәрбияләүгә керешмәсә, бернинди полиция белән дә, хокук саклау органнары ярдәмендә дә илдә тәртип урнаштырып булмаячак, чын цивилизацияле, алдынгы, югары әхлаклы демократик җәмгыять төзүгә дә ирешелмәячәк. Тәрбия кылу, әхлак, тәрбия нормаларына ия булу иң югарыдан, төрле инстанцияләрдәге иң дәрәҗәле кешеләрдән башланырга тиеш.

Әгәр дә олигархлар миллион-миллиардларын, үз теләкләре белән, фатирлар, балалар бакчалары, хастаханәләр, мәктәпләр төзергә тотса, яки ил башлыгы үзенең хокукы белән аларны шундый гамәлләр кылырга мәҗбүр итсә, чамасыз табыш алуга, котырынып баюга чик куелса, менә шул чагында гына гадел җәмгыять төзү һәм халыкны, яшь буынны тәрбияләү турында сөйләргә мөмкин булачак. Җитәкчеләр, шуны аңлап, кискен чаралар күрмәсә, социаль гаделсезлек дәвам итсә, илнең, дәүләтнең киләчәге әйбәт булмаячагы көн кебек ачык.

Тәрбия - ул тирән мәгънәле сүз. Әхлак тәрбиясе дә була, эстетик тәрбия, физик тәрбия, патриотик тәрбия дә һәм башка күп төрле тәрбияләр бар. Шулар арасында иң әһәмиятлесе - әхлак тәрбиясе. Моңа гаделлек, инсафлылык, миһербанлылык кебек кешелек җәмгыяте өчен бик әһәмиятле сыйфатлар тәрбияләү керә..."

Артык та түгел, ким дә түгел - алтын сүзләр! Традицияләрен, гореф-гадәтләрен саклый белгән илләрдә, нигездә, имин һәм мул тормыш хөкем сөрә. Тәрбия традицияләре һәр халыкның хәзинәсе, рухи тазалыгы, киләчәге ул.

Кайбер чигенүләргә дә карамастан, узган гасырның 90 нчы елларыннан башлап, Татарстан аз биеклекләр яуламады. Бу казанышларның нигезендә Рүзәл Юсуповның да борчулы, йокысыз төннәре, хезмәте аз түгел.

Әнвәр ХУҖИӘХМӘТОВ,
академик.

Рәниф ШӘРИПОВ,
язучы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: